Тарихи мирас Уку өчен 2 минут

Җаның булсын җәннәт-оҗмахта...

Үткән гомерләренең хәсрәтле сагышын кемнәргә сөйләде икән Зәйнәп апа? Әллә үзенекен эчкә йотып, башкаларны күбрәк юатты микән?

 

Язучы, тәрҗемәче, нашир Әхмәтгәрәй Хәсәнинең (1883-1934) хатыны, журналист һәм «Аң» журналының (1912-1918 елларда чыккан) сәркатибе Зәйнәп Хәсәни (1885-1965). 1912-13 еллар.

 

 

Тышкы матурлыгы белән генә түгел, затлы гаиләдә туып, чын зыялы ханым булып танылган һәм замандашларының олы хөрмәтенә хаклы рәвештә ирешкән Зәйнәп Кәримова-Хәсәни хакында сүземне болай башлавым сәеррәк булыр, бәлки. Әмма репрессияләнгән ирен югалту өстенә 5 баласының вафатын да кичергән яралы йөрәкнең ачысын ничек тоймаска, сизмәскә соң?

 

Үз гомерендә татарның игелекле байларыннан саналган, милләте өчен хәләл акчасына 13 мәчет һәм 7 мәдрәсә салып калдырган Ногман хаҗи Габделкәримов кызы ул Зәйнәп апа. Туган йорты, шөкер, әле дә сакланган, Казанның Нариман һәм Фатих Кәрим урамнары чатында тора. Совет власте урнашкач, хаҗиның гаиләсе аннан куылуын әйтеп тормасак та аңлашыладыр. Анда башта хәрбиләр, соңрак сәламәт булмаган балалар мәктәбе урнашкан.

 

Ногман хаҗиның үзе хакында, ягъни туган авылы Түбән Көектән (Әтнә районы) 12 яшендә чыгып китеп, казакъ җәйләүләрендә көтү көтеп, Оренбург һәм Казан байларына тырыш хезмәте нәтиҗәсендә байлыкка ирешүен язсам, сүз озынга китә. Тик аның үз балаларына (4 кызы һәм 2 ир баласы була) искиткеч матур тәрбия бирә алганын гына искәртеп китәм.

 

1887  елның сентябрендә олы кызы Зәйнәп тууга, ул гувернантка яллый. Чын милли тәртипләр генә яшәгән йортта рус, француз телләре дә ишетелә башлый, пианино тавышы да яңгырый. Зур гына китапханә оешып, анда татарча, төрекчә китаплар белән бергә, рус һәм Европа халыкларының классик әдәбиятларыннан да үрнәкләр табарга мөмкин булган.

 

Үсеп буйга җиткәч, Зәйнәп нәкъ әтисе кебек тәрәккыйпәрвәр сәүдәгәр Сибгатулла хаҗи улы Әхмәтгәрәйгә кияүгә чыга. Сибгатулла хаҗи да чыгышы белән Әтнә ягының Ашыт авылыннан. Шунысы да кызык: Сибгатулла абзый үзенең икенче улы Габделбарины да Ногман хаҗиның кызы Гайшәгә өйләндерә. Туганлык, дуслык хисләре көчле булган күрәсең кодалар арасында.

 

Әхмәтгәрәй Хәсәни (1883) исә Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем алган, егет, өстәвенә әтисе укытучы яллап өйдә дә укыта. Шуңа күрә белеме бик югары – рус, төрек, француз, гарәп телләрен дә яхшы белә. Рус, Европа әдәбияты, сәнгате, тарихы буенча киң мәгълүматлы егет шәрык мәдәниятен дә яхшы белгән. Шул ук вакытта, татар мәгърифәтчелеге йогынтысында тәрбияләнгәнгә күрә, яшьтән үк язучылык, тәрҗемәчелек өлкәсендә дә көч сынап караган. Сибгатулла абзый аның коммерсант булуын теләсә дә, егетнең күңеле әдәбиятка тартыла. «Гасыр» исемле нәшрият ачып, рус классик әдәбиятын татар телендә бастырып дөньяга чыгаруга күп көч куя. 1910 елда басмаханә эшләрен өйрәнү максатыннан Швейцария, Польша, Франция, Германиядә булып кайта.

 

Менә шулай матур тәрбия алган ике тигез шәхестән гаилә төзелә. Зәйнәп белән Әхмәтгәрәй бик бәхетле була. Уй-фикерләре, дөньяга карашлары уртак, бергә-бергә даими хезмәттә яши алар.

 

Әдәбиятны яхшы белгән Зәйнәп нәшрият эшләренә дә якыннан катнаша. Әхмәтгәрәе дә башта аның белән киңәшә, хәтта үзе белән бертигез җаваплы нашир итеп тануны сорап, органнарга ике тапкыр үтенеч яза. Алар янына татарның иң алдынгы, күренекле яшьләре тартыла. Хәсәниләрнең чәй табынында татар язучыларының бергә җыелып, әсәрләре хакында фикер алышулары гадәти күренешкә әйләнә. Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Газиз Гобәйдуллин һәм Гафур Коләхмәтов Әхмәтгәрәйне әдәби журнал чыгарырга күндерә. Тукай тәкъдиме белән «Аң» дип исемләнгән бу журналның җаваплы сәркатибе Зәйнәп Хәсәни була. Биредә Зәйнәп ханымның әдәбиятны яхшы белүе өстенә искиткеч талантлы шәхес булуы да төп рольне уйнагандыр дияргә урын бар.

 

Зәйнәп ханымның җәмәгать эшләрендә дә актив катнашып йөрүе мәгълүм. Фатиха Аитованың татар кызлары өчен ачылган мәктәбендә дә (1909) һәм соңрак 1916 елда ачылган гимназиясендә ул попечительләр советы әгъзасы һәм Аитованың ярдәмчесе була. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, мөселман яралылары өчен махсус лазарет ачуны башлап йөрүчеләр дә алар икесе. Лазарет өчен кирәкле бөтен нәрсәләр Хәсәниләр йортында тегелә. Моның өстәвенә, сугыштан качып Казанга килгән мөселман качакларга да ярдәм оештыруны да үз өстенә алган игелекле ханымнар алар. Бу хакта архивта документлар сакланган.

 

1917 елда Бөтенрусия мөселман хатын-кызлары корылтаен оештыруда башлап йөргән Хәдичә Ямашева-Таначевага ярдәм күрсәтүчеләрнең берсе дә Зәйнәп Хәсәни. Корылтай делегатларының бергәләп төшкән рәсемнәрендә ул Фатиха Аитова белән янәшә утырган.

 

Октябрьдән соң татарның көйләнә башлаган тормышы җимерелә. Әхмәтгәрәй китап нәшриятында эшләвен дәвам итәргә тырышып карый, тәрҗемә белән шөгыльләнә. Татар язучыларының әсәрләрен халыкка тарату өчен НЭП чорында Шиһаб Әхмәров, Хәбибрахман Зәбиров, Ибраһим Биккулов, Ибраһим Аитов һ.б. белән бергә «Яңа китап» дигән исемдә бер ширкәт тә оештыра. Тик Совет хөкүмәтенең махсус рөхсәте белән ачылган бу ширкәтнең гомере кыска була. Ул ябыла, ә ширкәтне оештыручылар кулга алына. Бу хәлләр совет властеның да изелгән халыкларга карата патша хөкүмәте тарафыннан алып барылган мәдәни геноцид, ягъни халыкның милли аңын буу, телен кысу, мәктәбен бетерү, матбугатын кисү сәясәтен дәвам итүен ачык аңлатып тора.

 

Әхмәтгәрәй Хәсәни 1931 елның 7 гыйнварында кулга алына. Сәбәбе: имеш ул ак эмигрант Гаяз Исхакый белән хат алышкан, аның әсәрләрен бастырган. Моның өстәвенә, тентү вакытында типографиядә гарәп хәрефләре табылган икән. Бу инде ширкәт әгъзаларын Коръән бастырып таратуда гаепләү өчен җитәрлек сәбәп була.

 

Әхмәтгәрәй камерада Шиһаб Әхмәров белән бергә утыра. Алар сөйләшкәндә искә алынган исемнәр махсус шымчы тарафыннан органнарга җиткерелеп тора. Үзләренә передача китергән Хәдичә Ямашева хакында алар: «Исән-сау гына булса ярар иде, безнең хәлгә төшәргә Ходай язмасын», – дип рәхмәт сүзләре белән искә ала. Хәдичә апа иртәгесен үк төрмәгә ябыла.

 

Хәдичә апаның язмышы хакында мин радиодан сөйләгән һәм матбугатта язып чыккан идем инде. Әхмәтгәрәйнең хәлен белергә барган җирдән Зәйнәп апа үзе дә кулга алына. Ә аңа кадәр аны Әхмәтгәрәй белән бергә яшәгән йортыннан куалар. Аның төрмәдә күпме утырганын ачыклый алмадым, һәрхәлдә, озак утырмагандыр. Чөнки 1933 елда Әхмәтгәрәйнең: «Мине сөргенгә җибәрәләр, яныма килә алырсыңмы?» – дигән хатын ул үзе ала. Җавабында: «Дөньяның кайсы почмагында сиңа урын бирсәләр, мин шунда синең яныңа барам», – дип язган.

 

Сорау алган вакытта үзләренә карата нинди ерткычлыклар, җәза методлары кулланылганын Шиһаб абзый язып калдырган. Бу язма архивта саклана. Ак диңгез – Балтыйк каналын төзүгә җибәрелгәнче, Әхмәтгәрәйгә дә бу тәмугны үтәргә туры килә. Тән һәм җан сырхауларыннан ул сәламәтлеген тәмам югалта. Эшли алмас хәлгә җиткәч, аны Себергә мәңгелек сөргенгә җибәрәләр. Юлда барганда, Иркутск тирәсендә, ул җан бирә. Кабере билгесез. Бу хәл 1934 елда була, җәсәден поезд тәрәзәсеннән ыргыталар.

 

Совет оешмалары Казандагы Зәңгәр мәчетне ябып, анда 9 гаиләлек коммуналь квартира ясый. 1933 елда Хәсәниләрнең төзүче-инженер уллары Әхмәтгалигә дә шунда 2 бүлмә бирелә. Зәйнәп апа, ниһаять, улы янына күчеп тора башлый. Тик бәла ялгыз йөримени ул. Зәйнәп апага балалар хәсрәте ишелеп төшә. Әхмәтгалие Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югала. Коканд шәһәрендә адвокат булып эшләгән кызлары Әминә тиф белән авырып үлә. Мәскәү институтына «халык дошманы» улы булу сәбәпле кабул ителмәгән уллары Рәфкать баш авыруыннан һәм 1951 елда Мәскәүдә инженер булып эшләгән уллары Чыңгыз йөрәк авыруыннан бер-бер артлы вафат була. Хәсәниләрнең Казанда яшәүче туганнары Радә Хәсәнова сөйләвенчә, алар барысы да 2 нче үрнәк мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган балалар булган. «Мәктәпнең горурлыгы иде алар, – дип сөйләде Радә ханым.– Әмма Зәйнәп апа түзде, беркемгә дә үз хәсрәтен сөйләп елап йөрмәде. Минем әтием Бари да (Әхмәтгәрәйнең энесе), әнием Гайшә дә (Зәйнәпнең сеңлесе) аның иң якын кешеләре иде. Безгә килгәч тә, олылар үз сүзләренә балаларны катнаштырмый гына сөйләшә иде».

 

Зәйнәп апа эшкә урнаша алмаган. Совет хөкүмәтенә аның белеме дә, сәләте дә кирәк булмаган икән. Әмма тереклек итәргә бер чара кирәк. Ул бүлмәсенә квартирантлар кертеп яши башлый. Вафаты алдыннан үзен тәрбияләгән квартиранты Гөлшат ханымга квартирасын васыять итеп калдырган. Янына килеп йөргән әдипләр – Зәки Нури, Афзал Шамовлардан бу эшне рәсмиләштерүдә ярдәм сораган. Васыяте үтәлгән. Гөлшат ханым аның бу яхшылыгын һич онытмады. Ел саен аның рухына багышлап Коръән укытты. Зәйнәп апаның туганнары һәм күршеләре белән мин дә Гөлшат апа җыйган шундый гүзәл Коръән уку мәҗлесендә таныштым.

 

Зәйнәп апаның тагын бер изгелеге хакында әйтеп китүне мәгъкуль саныйм. Ул үзенә нинди авырлыклар килгәндә дә «халык дошманнары» Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Исхакый, Газиз Гобәйдуллин һәм башкаларның фотоларын яшереп саклаган һәм, еллар йомшара төшкәч, әдәбиятчыларга тапшыра алган. Нинди генә кыен шартларда яшәсә дә, матур зәвыклы ханым булып калган Зәйнәп Хәсәни янына язучылар, әдәбият сөючеләр, Әхмәтгәрәенең исән калган дуслары килеп торган. Күпме истәлекләр сөйләнгәндер халкыбызның хаксызга корбан булган асыл затлары хакында...

 

Зәйнәп апа яшәгән Зәңгәр мәчет Ногман хаҗи йортына каршы гына урнашкан. Гомеренең соңгы елларында ул йортларына карап утырырга яраткан. Янына килеп утырган дусларына ул йортта үткәргән матур яшьлеге хакында истәлекләр сөйләгән. Еламаган. Үзен шулай матур итеп тота алуы аксөяклегеннән килгәндер дип уйлыйм. «Ступени образования до Сорбонны» исемле китабымның тышлыгына аның калфак киеп төшкән рәсеме урнаштырылган. Йөзеннән хәзер дә нур балкып тора төсле. Мин аның якташы. Ул кайтып йөргән Түбән Көектә мин җидееллык мәктәптә укыдым.

 

Зәйнәп Хәсәни хакында истәлекләр сорап баргач, Фатиха Аитованың оныгы Диләрә ханым миңа ясмин гөл ботакларын бүләк итте. «Минем кебек кадерләп үстер исән чагыңда, Зәйнәп ападан калган гөл бу», – диде. Рәхмәт әйтеп кабул иттем. Ничә еллар бөртекләп истәлекләр җыеп йөргәндә, Зәйнәп апа үзе хәбәр җибәргән кебек тоелды. Бер елдан гөлем чәчәк атты, бүлмәм хуш ис белән тулды. Үзен онытмавыбыз, догада булуыбыз өчен Зәйнәп апаның рухы шатланды микән әллә, дип уйлап йөрим…

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 6
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи