Бертуган Шәрәфләрнең Казанда типография ачуы татар китабын басу тарихында аерым бер урын алып тора. Биредә барлыгы 272 исемдәге 868 меңнән артык татарча китап нәшер ителгән.

«Матбагаи Шәрәф» типографиясе хуҗасы Гыйльметдин Шәрәф (1885-1942) хәләл җефете Рәхимә белән.
Моңарчы эшләп килгән бер генә типографиянең дә моның кадәр матур әдәбият һәм фәнни-популяр әсәрләр бастырып чыгарганы булмаган. Шуңа да «Матбагаи Шәрәф» дип аталган бу басмаханә «Бертуган Кәримовлар типографиясе» белән беренче татар типографиясе буларак кереп калган тарихыбызга. Моңа өстәп әле Тукайның беренче китабы биредә басылуын әйтергә кирәктер. Тора-бара Шәрәфләр халык яратып укыган шагыйрьнең 14 китабын бастырачак. Ләкин моңа кадәр әле Гыйльметдин Шәрәфкә патша хакимиятенең татарларга карата күрсәтелгән барлык кысу-кыерсытуларын татырга, бик күп киртәләрне үтәргә туры киләчәк.
Бүген Татарстанның Буа районына керә торган борынгы Аксу авылы бер Гыйльметдин Шәрәфне генә биргән булса да, күренекле татар авылы булып керер иде тарихыбызга. Ә ул ун Шәрәфне биргән! Сәүдә белән чит җирләргә чыгып йөргәнлектән дөньяга күзе ачылган, шактый җитешле тормышта яшәүче Шәрәфетдин авылдагы мәдрәсә хуҗасы, укымышлы мулла кызы Гайнелнәвал белән тормыш корып җибәргәннән соң, дөньяга бер-бер артлы 26 бала туа. Шуларның уналтысы яшьли мәрхүм була. Ә калган биш ир бала һәм биш кыз бала татарның күренекле кешеләре булып җитешә.


Габдулла Тукайның Шәрәфләргә язган ачык хаты.
Ир туганнарның барысы да бабалары үрнәгендә Казандагы иң абруйлылардан саналган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала. Шәрәфләрнең иң олысы – Шиһабетдин, югары белем алганнан соң, авылдагы бабасын алыштыра – мулла була. Икенчеләре – Шәһретдин үзе укып чыккан «Мөхәммәдия»дә укытырга кала. Тора-бара күренекле җәмәгать һәм дин эшлеклесе булып таныла. Бу урында тагын бер фактны искәртеп китәргә кирәктер – авылдашлары һәм туганнары Шәрәфләр эзеннән «Мөхәммәдия»гә татарның тагын бер асыл заты булып танылачак Борһан Шаһиди укырга килә. Күрәсең, Аксуның суы чыннан да ак һәм шифалы булгандыр. Өченчесе – Борһан Шәрәф шулай ук күренекле журналист, укытучы һәм галим. Иң кечеләре – Галимҗан Шәрәф тә тарихка татарны дәүләтле халык итү өчен күп көч куйган шәхес буларак кереп кала.
Дүртенчесе – Гыйльметдин Шәрәф. Нәкъ менә аның тырышлыгы һәм үҗәтлеге белән барлыкка килә дә инде данлыклы «Матбагаи Шәрәф» басмаханәсе. Ул башта бу эшнең асылын өйрәнергә алына. Петербургтагы алдынгы Шәрык типографиясенә барып танышканнан соң, ул Оренбургтагы кодалары Гыйльман Кәримиләрнең типографияләренә эшкә урнаша. Аннары Казанга кайтып «Волжский вестник» газетасында эшләп ала. Патша хөкүмәтенең Россиядә яшәүче барлык милләтләргә матбугат иреге бирә торган манифестыннан соң, типография ачарга рөхсәт бик тиз бирелергә тиеш кебек булса да, Казан губернаторы укымышлы Шәрәфне ышанычсызлар исемлегенә керткәнлектән, бу эш озакка сузыла. Хакимият түрәләре Гыйльметдин булган һәр җирдән аңа характеристика соратып ала. Ахыр чиктә 1906 елның августында Шәрәфләргә типография ачарга рөхсәт ителә.
Татар китабын нәшер итүдәге күтәрелешнең чираттагысы шушы вакыттан башлана. Петербург һәм Оренбург наширләренең бай тәҗрибәсен өйрәнеп, бертуган Шәрәфләр китап укучыга һәм бизәлеш, һәм эчтәлек ягыннан сыйфатлы китаплар чыгара башлый. Аларның бу даны татарлар яшәгән бөтен төбәккә барып ирешә. Шул исәптән Җаектагы типографиядә эшләп иҗат итүче Габдулла Тукаевка да. Үзенең шигырьләр җыентыгын нәкъ менә шул «Матбагаи Шәрәф»тә чыгарасы килеп, ул Шәрәфләргә хат юллый. Озак та үтми шагыйрьнең беренче җыентыгы басылып та чыга. Җиңел кулдан башланган эшнең нәтиҗәсе яхшы килеп чыга – Шәрәфләр нәшриятында Тукайның барлыгы 14 җыентыгы дөнья күрә дип раслый татарның китап белгече, академик Әбрар ага Кәримуллин.
«Тукайның әлегә кадәр басылган егермегә якын әсәре эчендә беренче чыгуында ук иң күп таралганы «Печән базары» булды», – дип яза Гыйльметдин Шәрәф. Тукайның бу яңа поэмасын газеталарда кисәкләп басып тормыйча, тулаем зур тиражлы китап рәвешендә бастырып тарату фикеренә дә аны шул Гыйльметдин күндерә.
Шул ук Шәрәфләрнең берсе – журналист Борһан Шәрәф хат аша дуслашкан Тукайны Казандагы иҗат әһелләре белән, аерым алганда шагыйрьнең шигъри осталыгын үстерүдә зур роль уйнаган Фатих Әмирхан белән дә үзе таныштыра. Менә шундый игелекле гамәлләре өчен генә дә тарихка алтын хәрефләр белән язылырлык «Матбагаи Шәрәф». Ләкин моннан тыш та әле игелекле, заманасына күрә зур кыюлык, тәвәккәллек сорый торган гамәлләре дәвам итәчәк. Кыю фикерле, максатчан өч бертуган Шәрәфләр оештырган басмаханәнең 5 ел дәвамында нинди кыенлыклар белән көрәшкәнлеген сөйләп чыгу өчен бик күп урын кирәк булыр иде. Ябылудан, тыюлардан котылу өчен алар күп төрле чаралар күрергә мәҗбүр була: судлаша, исем алыштыра, хәйләли. Ләкин ахыр чиктә жандарм идарәсе барыбер үз дигәненә ирешә – 1911 елның июлендә типографияне ябарга дигән карарын чыгара.
Ни кызганыч, милләткә хезмәт итү уе белән янган Шәрәфләрне патша хакимияте генә түгел, татарга ирек алып килер дип өмет уяткан советлар да ышанычсызлар исемлегенә кертеп, миллионлаган зыялы, алдынгы карашлы асыл уллары һәм кызлары белән бергә репрессия машинасы авызына озата.
Казанга китеп зур кеше булганнан соң да үз авылларын онытмаган, мәктәп салдырган, авылдашларын татарга хас булмаган яшелчә үстерү эшенә өйрәтеп калдырган Шәрәфләрне Кишер Аксуы халкы гына түгел, ә барыбыз да хәтердә сакласын, кулыннан килгәнчә шул Шәрәфләр кебек халкым дип яшәргә тырышсын, тарихтан сабак алсын иде.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала