Болгар. Көнчыгыш төрбә
Көнчыгыш төрбә (Никола чиркәве) ак таштан, урта гасыр көнчыгыш мөселман төрбәләре тибында – чыгарылма порталлы итеп төзелгән. XIY гасырның 30 нчы елларында корылган. Эчке өлешендә ярымсфера рәвешендәге гөмбәзе бар. Диварның периметры буенча билгеле бер урыннарына балчык савытлар уелган.Портал уемы тоташтырылган керү өлеше көньякка юнәлтелгән. Бинаның турыпочмаклы формасы кыйшату нәтиҗәсендә салмак кына сигез кырлы рәвешкә күчә. Туф кирпечләрдән төзелгән ярымсфералы гөмбәз яхшы сакланган.
Күләм-план төзелмәсе буенча Көнчыгыш төрбә – Урта Азия төрбәләренә, ә төзелеш материаллары, техник алымнар һәм деталь формасы буенча Кавказ арты һәм Кырым төрбәләренә охшаш.
1712-1735 елларда, Болгар шәһәрлеге территориясендә Успение монастыре булган чорда, Көнчыгыш төрбә православие храмына әйләндерелә. Бу тарихи ядкяр археологлар тарафыннан 1964-1966 елларда һәм 1991 елда тикшерелгән. Биредә Алтын Урда чорына караган агач һәм таш төрбәләрнең җидесенең сакланып калган өлешләре чистартылган, кайберләрендә күмелгән кешеләрнең сөякләре табылган. Реставрация эшләре 1967-1968 елларда үткәрелгән, ә 2011-2012 елларда төрбәнең нигезен ныгыту, уратма галереяны урнаштыру буенча ашыгыч төзекләндерү-коткару эшләре башкарылды. Төрбәнең эчке һәм тышкы диварлары махсус эретмәләр белән эшкәртелде, нигезе төзекләндерелде. Объект музейлаштырылды – анда мультимедиа экзпозициясе булдырылды.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА