Журнал «Безнең мирас»

Нәни гигант Галимҗан

Дөнья күләмендә беренче номерлы спорт булып футбол санала. Шулай да үз осталыклары белән стадионнарга һәм телевизор каршына меңнәрчә тамашачыларны җыйган футболчылар бармак белән генә санарлык. Дөнья күләмендә болар – Пеле, Марадона, Платини, Беккенбауер, Зидан... Безнең илдә исә Яшин, Стрельцов, Блохин, Дасаев... Милләттәшебез Галимҗан Хөсәенов та шундыйлар рәтенә керә.


Татарстанның Октябрь районындагы Яңа Иглай авылында туып, гаиләләре Самарага күчкәч, шундагы «Крылья Советов» командасында, аннан соң атаклы «Спартак»та (Мәскәү) 36 яшенә кадәр туп типкән Салих малае Галимҗанның спорт биографиясендә истә калырлык җиңүләре, соклану уята торган мизгелләре шактый. Буе 1 метр 64 сантиметр гына булуга карамастан (хәзер мондый буй белән икенче лига командасына да алмыйлар), ул 10 елдан артык данлыклы «Спартак» командасының капитаны булган һәм СССР җыелма командасында 40тан артык уен үткәргән шәхес. Гадәттә, көндәшләре капкасына тупны баш белән бәреп озын буйлылар кертә. Ә менә Хөсәенов СССР кубогының ике финалында – 1965 һәм 1971 нче елларда командасына җиңү китергән хәлиткеч тупларны нәкъ менә башы белән бәреп кертә. Шуннан соң иптәшләре аны шаяртып «һава короле» дип йөртә башлыйлар.


Футбол уйнаучыларны командада сакчы, ярым сакчы һәм һөҗүмчеләргә бүләләр. Галимҗан исә тренер кая куя – шунда уйный: сакчы да, ярымсакчы да, уң як, сул як һәм үзәк һөҗүмче дә була. Ә инде ун ел буе атаклы «Спартак»ның капитаны вазифасын башкаруы аның гадел, таләпчән, иптәшләре арасында абруй казанган футболчы икәнлеге хакында сөйли.


СССР беренчелегендә 100 һәм аннан да күбрәк туп кертүчеләрне берләштерә торган «Григорий Федотов» дигән символик клуб бар. Менә шул исемлектә, ил җыелма командасында һәм кубок ярышларында керткәннәрен дә кушып, Г.Хөсәенов 142 туп белән сигезенче урынны алып тора. Янәшәсендә – Эдуард Стрельцов, Рамаз Шенгелия, Константин Бесков, Эдуард Маркаров кебек осталар. Танылган журналист, футбол белгече Лев Филатов үзенең «Форварды» дигән китабында милләттәшебезгә сокланып болай дип яза: «Хөсәенов күп голларын капка алдында торып түгел, ә еш кына капкадан уңда яисә сулда торып кертте. Ул көче белән түгел, ә күбрәк төгәллеге белән алдырды. Әмма тамашачылар аның гол кертүен түгел, ә голга ничек килүен күбрәк хәтерлиләр. Ул тупны көндәшенең аягыннан бик җиңел генә «каерып ала» да, үзенекенә «ябыштырып куя». Бу вакытта ул тукталып тормыйча алга ыргыла, кыска аяклары белән аңа каршы куелган бик күп аякларны сикереп үтә. Әгәр һөҗүм барып чыкмый икән, ул икенчесен башлый, аннан өченчесен... егерменчесен – шулай гол керткәнгә кадәр».


1966 елгы дөнья беренчелегендә Чили командасына каршы уенда икенче таймда, Михаил Воронинны алыштырып, көндәшләре капкасына гол керткән Хөсәенов турында әлеге ил газеталары: «Советларның яшерен коралы дөньяга чыкты!» – дип яздылар.


...Малай чакта без хәзергеләр кебек телевизор, интернет каршында утырмый идек, ә буш вакыт булуга туп тибә һәм кәшәкә суга идек. Шулай да телевизор аркылы Хөсәеновның берничә матчтагы уенын карарга туры килде. Миңа атаклы милләттәшебезнең ветераннар командасында уйнавын якыннан күзәтергә һәм бер елны Мәскәү Сабан туена баргач, үзен дә күреп сөйләшү мөмкинлеге эләкте.


1986 елның җәендә Чистайда үткән «Авыл егетләре» дип аталган ярышлар тәмамлангач, стадионга җирле футболчылар һәм «Спартак»ның ветераннары чыкты. Алар арасында Хөсәенов та бар иде. Шунда «Восток» сәгать заводы стадионына җыелган тамашачылар атаклы уенчыларның 45-50гә җиткәч тә туп белән ювелирларча оста идарә итүләренә сокланып утырдылар. Гадәттә мондый иптәшләрчә матчлар ничьяга тәмамлана. Әмма бу уенда 1:0 исәбе белән «Спартак» ветераннары яшьләрне җиңде. Тупны Хөсәенов биргән пас белән Георгий Ярцев кертте.


Халык командасы дип йөртелгән Мәскәү Сабан туен, ягъни Измайлово паркында үткән милли бәйрәмебезне моннан егерме еллар чамасы элек атаклы футболчы белән янәшә утырып карадык. Ул милли көрәшне, уеннарны бик игътибар белән күзәтеп, кызыксынып карап утырды. Минем сорауларга да бер-ике сүз белән тыйнак кына җавап кайтарды (әйе, гадәттә күп эшләүчеләр аз сүзле булалар). Мин: «Ничек яшисез, хәзерге тормышыгыздан канәгатьме?» – дип сорагач, бер сүз белән: «Нормально», – дип кенә әйтте. Шулай дисә дә, заманында ил даны өчен шактый сәламәтлеген биргән спорт ветераннарының күбесенең хәлләре бик үк шәп булмавын белеп, күреп торабыз. Соңыннан аны белүче мәскәүлеләр Хөсәеновның хатыны белән гап-гади ике бүлмәле фатирда яшәп ятуын әйттеләр. Бердәнбер кызлары балконнан егылып төшеп үлгәч, Галимҗан абыйның үзенең дә депрессиягә бирелеп урын өстенә егылуы, берничә тапкыр «Спартак» клубы ярдәме белән Германиядә дәваланып кайтуы билгеле.


2007 елның 27 июнендә татар футболчыларыннан беренче булып СССРның атказанган спорт остасы исемен алган, 5 тапкыр ил чемпионы, 4 тапкыр ил кубогы хуҗасы, 1966 елда дөнья беренчелегеннән бронза медальләр алып кайткан командада уйнаган милләттәшебезгә 70 яшь тулды. Аны барлык укучыларыбыз, футбол сөючеләр исеменнән тәбрикләп «Татарстан яшьләре» газетасында күләмле язма да бастырган идем.


Ни кызганыч, 2010 елның 5 февралендә танылган милләттәшебез бакыйлыкка күчте. Никадәр авыр булса да, бу хакта да «Татарстан яшьләре» газетасында язып чыгарга туры килде. Ә «Комсомольская правда» үзенең мәрсиясен (некрологын) «Легенда китте» дип исемләгән иде... Әйе, мондый легендар шәхесебез йөз елга бер генә туа.


Футбол мәйданында дан казанган татар егетләре аз түгел. Ренат Дасаев, Вәгыйз Һидиятуллин, Руслан Нигъмәтуллин, Алмир Каюмов, Динияр Билалетдинов, Марат Измайлов, Эльмир Нәбиуллин, Ленар Гыйльмуллин, Руслан Мөхәммәтшин исемнәре дә тамашачыларга яхшы таныш. Ә менә Галимҗан Хөсәенов күп кенә күрсәткечләре белән алардан өстен тора. Ул – шундый зур үрләр яулаган, тамашачылар ихтирамына ирешкән татар футболчыларының беренчесе.

Теги: Атлас Гафиятов Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру