Журнал «Безнең мирас»

ЧЕМПИОНАТНЫҢ ИҢ ГҮЗӘЛ МИЗГЕЛЛӘРЕ

Казандагы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты берничә көн элек кенә тәмамланды һәм инде тарихның бер өлешенә әйләнде. Монда бик күп нәрсәләр беренче тапкыр эшләнде.
Беренче тапкыр Халыкара йөзү федерациясе тарихында су мундиале Россиядә узды.
Беренче тапкыр Су спорт төрләре буенча ярышлар “Казан Арена” футбол стадионы үзәгендәге бассейнда - Россиядә 2018 елгы футбол буенча Дөнья чемпионатын уздырырга дип төзелгән беренче стадионда узды.
Беренче тапкыр ярышлар программасына суга сикерүләрдә һәм синхрон йөзүдә катнаш дуэтлар кертелде.
Беренче тапкыр дөнья чемпионатлары тарихында спортчылар Авылга урнаштырылдылар.
Беренче тапкыр Россиядән булган халыкара мәгълүмат агентлыгы хост-мәгълүмат агентлыгы һәм хост-фотоагентлык дәрәҗәсен алды – ул “Россия сегодня” ХМА булды.
Беренче тапкыр Чемпионатның ачылыш тантанасы бассейнда узды һәм 7 тапкыр кабатлап күрсәтелгән мөстәкыйль шоу-спектакль булды.
Беренче тапкыр төп Чемпионат белән параллель рәвештә ветераннар һәм үзешчәннәр арасындагы “Мастерс” чемпионаты уздырылды.
ДЧ-2015 рәсми сайты редакциясе сезнең игътибарга узган ярышларны үзенчәлекле һәм кабатланмас иткән фактлар җыелмасын тәкъдим итә.
Яңа дисциплиналар
Казандагы ДЧ-2015тә тамашачылар беренче мәртәбә спортчыларны берьюлы ике яңа дисциплинада карый алдылар: мәҗбүри һәм ирекле программа белән синхрон йөзүдә катнаш дуэтларда, шулай ук суга сикерүләрдә катнаш парларда.
Америка дуэты Билл Мэй / Кристина Джонс, Россия пары Александр Мальцев/ Дарина Вәлитова һәм инглиз тандемы Томас Дэйли / Ребекка Галлантри шушы дисциплиналарда беренче җиңүчеләр буларак үз исемнәрен мәңгелеккә язып калдырырга өлгерделәр инде.
Big_rackmultipart20150728-3503-1dfy2k1
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
Чемпионат рекордлары
Казанда 12 дөнья рекорды куелда, шул исәптән:
Швед йөзүче кызы Сара Шёстрем баттерфляй белән 100 метрга йөзү ярымфиналында дөнья рекордын 55,74 секундка кадәр яхшыртты. Икенче көнгә инде Сара Шёстрем баттерфляй белән 100 метрга йөзүдә үзе үк куйган рекордны яңартты, дистанцияне 55.64 секундта йөзеп узды.
Россиянең танылган спортчысы Наталья Ищенко синхрон йөзүдә соло программасында рекорд куйды. Судьялар аның чыгышын 97,23 балл белән бәяләделәр.
АКШтан булган йөзүче кыз Кэти Ледеки, экспертлар бәяләвенчә, Чемпионат ачышы булды. Ул ирекле стиль белән 1500 метрга йөзүдә, 15 минут та 27,71 секундта финишка килеп, дөнья рекорды куйды. Икенче көнне инде Ледеки, шул ук араны15 минут та 25,48 секундта йөзеп узып, үзе куйган рекордны яңартты.
Венгрия кызы Катинка Хоссу 200 метрга комплекслы йөзү ярышында 2:06.12 секундлы нәтиҗә күрсәтеп, яңа дөнья рекорды куйды.
Көньяк Африка спортчысы Кэмерон ван дер Бург 50 метрлы араны брасс белән 26,62 секундта йөзеп узды һәм дөнья рекорды куйды. Бу рекордны иң кыска гомерле рекордлар исәбенә кертеп буладыр, чөнки инде кичкә брианияле Адам Пити бу араны 26,42 секундта узып булуын күрсәтте. Рекордларны куйган ике спортчыга да титул эләкмәде, ник дигәндә, ван дер Бург рекордны квалификациядә, ә Пити – ярымфинал стадиясендә куйган иде.
Бөекбритания җыелма командасы финалда 4х100 метрга катнаш кушма эстафетада алтын алды (3:41.71 секунд) һәм берочтан иртән генә Россия командасыныкы, көндез - Америкалыларныкы булган рекордны кабат яңартты.
Триумфаль кире кайтулар
Синхрончы кыз Наталья Ищенко, улы туганнан соң, профессиональ спортка кире кайтты. ДЧ-2015тә Россия кызы 3(!) алтын медаль яулады.
Big_8463-rackmultipart20150727-27422-1kkoc2b
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
Спортчыларның яше 10 яшьтән алып аннан да өлкән
Казандагы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында иң яшь катнашучы старт алды – Бәһрәйннән килгән йөзүче кыз Тарек Алазинга 10 яшь. 50 метрга баттерфляй белән йөзүдә, тулаем квалификациядә дә, Тарек соңгы булып килде. Әмма, нәтиҗәгә карамастан, яшь спортчы кыз журналистлар иң күп интервью ала торган популяр спортчыларның берсе булды.
ДЧ-2015тә иң яшь призер Кытай кызы Рен Цян булды, аңа быел гына 14 яшь тула. Ул 10 метрлы каланчадан суга сикерүләрдә көмеш медаль яулады.
ДЧ-2015тә иң олы призер немец йөзүчесе Ангела Маурер булды, ул үзенең 40 яшьлек юбилее көнендә ачык суда 25 километр арага йөзүдә бронза медальгә лаек булды.
Итальянча мәхәббәт- романтикасыз булмады
ДЧ-2015 итальян йөзүчесе Симоне Руффининың исендә озакка калачак, ул монда ачык суда 25 километрга йөзү буенча гына түгел, мәхәббәт өлкәсендә дә җиңүгә иреште. Фиништан соң ук марафончы үзенең сөйгән кызына тәкъдим ясады, сөйгәне дә йөзүче – ДЧ-2015тә катнашучы Аврора Понселе исә ризалык бирде.
Big_13790-rackmultipart20150801-29717-16ib98b
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
Тамашачылар һәм җанатарлар
Чемпионатның уңышлы узуына ярышларга килгән тамашачылар бик зур өлеш керттеләр. Күп илләрдән килгән спортчылар җылы кабул итүне, тамашачылар активлыгы, аларның көч биреп торуларын билгеләп үтми калмадылар. Көн саен спорт ареналарына уртача алганда 25 меңләп тамашачы килде.
Ярышларга билетлар сату барлык рекордлардан да артып китте. Спорт ярышларына булган 404 702 билеттан 316 259 билет сатылган (гомуми саннан 78 процент). Спорт ярышларына билетлар бәясе 50 сумнан алып 3000 сумга кадәр тора иде.
Казанда узган Чемпионатның аудиториясе 4,5 миллиард тамашачыга җитте. Трансляция 81 телевизион компания тарафыннан 107 илдә алып барылды.
Спортчылар авылы турында
Спортчылар авылы – шәһәр эчендәге шәһәр. Биредә почта, банк бүлекчәсе, китапханә, матурлык салоны, медпункт, даруханә, супермаркет, куркынычсызлык хезмәте, рестораннар, кафе һәм экологик яктан чиста электр транспорты бар. Атлетлар өчен берничә төрдәге кухня каралган иде: европа, урта диңгез, рус, татар, азия, хәләл, вегетариан кухнялары.
Атлетларны тукландыру, гомумән алганда, Авылның үзе кебек үк, спортчылардан бик күп уңай фикерләр җыйды, спортчылар биредәге атмосфераны Олимпиаданыкына тиңләделәр.
Чемпионат вакытынд Авылда 166 илдән 2638 спортчы яшәде.
Big_rackmultipart20150724-5985-aid4mg
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
Чемпионат волонтерлары
ДЧ-2015кә сайлап алынган 2500 волонтердан 2212се җәлеп ителде, калганнар мәҗбүри резерв булып, теләсә-кайсы мизгелдә эшкә чыгарга әзер тордылар. Командага РФнең 20 партнер-төбәгеннән һәм дөньяның 11 иленнән 540 башка шәһәрләр һәм чит илләр волонтерлары катнашты.
Спорт объектлары һәм шәһәрнең төп туристлык маршрутлары янәшәсендәге 11 City Volunteers станциясендә эшләделәр. Уртача волотер сменасы 4 сәгатьтән алып 8 сәгатькә кадәр сузыла.
Бер урынга 9,5 кеше – Kazan Volunteers командасында бер позициягә конкурс. 18-19 яшь – волонтерның уртача яше. Командадагы иң өлкән волонтерларга 2015 елда 76 яшь һәм 77 яшь тулган.
Волонтерлар командасындагы иң яшь вәкилләр – шәһәр һәм спорт волонтерларына 2015 елда 14 яшь тулган (аларның Чемпионатта катнашуы Казанның мәгариф учреждениеләренең һәм спорт мәктәпләренең махсус программалары һәм килешүләр белән каралган).
Казанга иң ерактан килүчеләр Владивостоктан 25 волонтер (8 308,4 км) һәм АКШтан бер волонтер (9 133 км).
ФИНА паркы турында
ФИНА паркы ачылган көннән алып (Парк 24 нче июльдән 16 нчы августка кадәр эшли) 5 гектарга сузылган паркка 303150 кеше килгән (9 августта – 36 400 кеше).
Шул вакыт эчендә Паркның төп сәхнәсендә 3992 артист чыгыш ясаган.
1 тоннага якын су көн саен “Искушение” театры артистларына “коела”.
Чемпионат партнерлары павильоннарында 16 көн эчендә 25 000нән артык сувенир уйнатылган, шул исәптән 1 Калина Кросс автомобиле.
Туристларның берсе Паркның бер кибетендә сувенир открыткаларга 10 000 сум акча тоткан. Сувенирлар арасында шулай ук Итил һәм Алсу магнитлары, брелоклар, кружкалар, уенчыклар аеруча популяр булган.
48 000 кеше Парктагы Милли ишегалдында (ашау зонасы) булган. Иң популярлары – рус һәм татар ашлары. Милли ишегалларында 2 тонна шашлык һәм 6 тонна яшелчә сатылган.
300дән артык иң яхшы волонтер Парк сәхнәсендә бүләкләнгән. Бүләкләрне волонтерларга көн саен Чемпионат илчеләре, атаклы спортчылар, күренекле мәдәният эшлеклеләре тапшыра, шулар арасында Дмитрий Саутин, Мария Киселева, Глеб Гальперин, Максим Шәрәфетдинов, Тимур Бәдретдинов, Нюша, Тимур Родригез, Эльмира Кәлимуллина, Антон Салакаев, Яна Чурикова, Александр Самокутяев, Орландо Дуке, "Детективное Агентство Лунный Свет" КВН югары лига командасы вәкилләре, Казанның “Большой куш” төркеме әгъзалары бар.
Дөнья чемпионаты - цитаталарда
ФИНА президенты Доктор Хулио Сезар Маглионе: “Без Казанда барыбыз да үзебезне өйдәге кебек тойдык, биредә безгә ярышларны оештыруның, трансляцияләүнең югары дәрәҗәсен күрсәттеләр. Бу чемпионат, бер дә шиксез, Халыкара йөзү федерациясе тарихында иң яхшысы булды”.
ФИНА башкарма директоры Корнель Маркулеску: “Волонтерлар биредә – искиткеч! Мондый дөнья чемпионатының булганы юк иде әле. Безнең беркайчан да мондый Авыл күргән булмады, объектлар да биредә бик шәп”.
РФ Спорт министры Виталий Мутко: “ФИНА орденын алу ул ниндидер шәхси сыйфатларны тану түгел, су спорт төрләрен үстерү буенча илебез эшен бәяләү, Россиядә Дөнья чемпионатын уздыру дәрәҗәсен бәяләү – безнең бу Чемпионатны нинди дәрәҗәдә уздыруга куелган бәя. Бар да әйбәт булды дияргә мөмкин, димәк, бу орден – иң яхшы Дөнья чемпионатын юридик яктан беркетү дә!”
Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан: “Медаль зачеты буенча Россия 9 алтын медаль алган, чынлыкта алар 10 булырга тиеш, чөнки Татарстан Республикасы һәм Казан 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатын оештырган өчен тагын бер медальгә лаек”.

Чад Ле Кло, Олимпия чемпионы, йөзү буенча күп тапкырлар дөнья чемпионы: “Мин Россиядә булуыма, шундый шәп бассейнда йөзүемә шатмын. Элек мин футболчы идем, шуңа да футбол стадионына куелган бассейнда йөзү минем өчен гаҗәеп булды. Мондый мөмкинлек өчен Казанда Чемпионатны оештыручыларга зур рәхмәт!”
Кэмерон ван дер Бург, Олимпия уеннары чемпионы, өч тапкыр дөнья чемпионы: “Минем хис-тойгыларым бары тик уңай гына. Биредәге тамашачы мине матур мәгънәсендә хәйран калдырды – алар барлык спортчыларга да көч биреп утырдылар! Хәзергә кадәр айный алмый йөрим – ярышларны оештыру шундый югары дәрәҗәдә оештырылган иде, стадион һәм бассейн бик шәп!”
Светлана Ромашина, өч тапкыр Олимпия чемпионкасы, күп тапкырлар дөнья чемпионкасы: “Мин 6-7 дөнья чемпионатында булдым, аерма бик зур. Баштарак сәер булды – трибуналар бик зур, без баштарак кайда икәнлегебезне аңламый да тордык. Аннары бик тиз күнектек һәм хәзер миңа бирегә бик күп кеше килә алуы зур плюс булып күренә. Миңа бар да ошый!”
Гэри Хант, Бөекбританиядән булган спортчы, хай-дайвинг буенча дөнья чемпионы, ДЧ-2015тә хай-дайвинг буенча ир-атлар турниры җиңүчесе:
“Биредә бар да бик яхшы! Безгә, югары нәтиҗәләр күрсәтер өчен, барлык шартлар да тудырылган”.
Орландо Дуке, хай-дайвинг буенча дөнья чемпионы, ДЧ-2015 Илчесе: “Атлетлар авылы – шәһәр эчендәге шәһәр, спорт өчен эшләнгән мондый урын күп шәһәрләрдә юк. Боларның барысыннан да файдалану мөмкинлеге булу бик шәп!”
Глеб Гальперин, Олимпия уеннарының ике тапкыр бронза призеры, ике тапкыр дөнья чемпионы, ДЧ-2015 Илчесе: “Шәһәр һәм бөтен ил шушы Чемпионат рухы белән яши, мин аны атмосферасы ягыннан Олимпия уеннарына тиңләр идем”.
Мария Киселева, өч тапкыр Олимпия чемпионкасы, өч тапкыр дөнья чемпионкасы: “Бар да югары дәрәҗәдә, моның шулай икәнлеге Универсиада уздырган чакта ук аңлашыла иде инде. Бу Чемпионатның чемпионатлар тарихында иң яхшысы булып тарихка кереп калачагына шикләнмим. Бу минем генә фикерем түгел, бу биредә эшләүчеләрнең һәм ФИНА президентының да фикере. Мин күп турнирларда катнаштым, чагыштырырлыгым бар. Россия өчен бик горурланам!”
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру