Беренче басма календарьның авторы - Арча ягыннан
Арча шәһәрендәге «Казан арты» тарих-тарих-этнография музееның әдәбият-сәнгать бүлегендә календарь тарихына багышланган күргәзмә эшли. Календарь — елның барлык көннәре исемлеге һәм белешмә мәгълүматләр туплаган вакытлы матбугат басмасы. Календарь көндәлек, атналык, айлык, еллык итеп төзелә. Татар телендә беренче календарьны Арча районы Яңа Кишет авылында туып-үскән мәгърифәтче, тәрҗемәче Рәхмәтулла бине Имәнколый бине Нурсәед әл-Кишети (Рәхмәтулла Әмирханов) “Горрәнәмә” исеме белән 1841 елда Казан университеты типографиясендә бастыра. Аннан соң “Горрәлек”, «Тәкъвиннамә» “Салнамә” исеме белән календарьлар нәшер ителә. 1871-1995 елларда Каюм Насыйри, беренче мәртәбә календарь сүзен кулланып, 24 өстәл календаре чыгара. 1890 елларда стенага эленә торган айлык, атналык календарьлар нәшер ителә. ХХ йөздә кесәдә йөртелә һәм ертып алына торган календарьлар барлыкка килә. 1990 еллардан татар мөселман өстәл календарьларын төзү һәм бастырып чыгару җайга салына.
Күргәзмәдәге 1995 елгы календарьда баш мөхәрриребез Ләбиб Леронның фотосы бар.
Хөрмәтле укучылар! Әгәр дә сездә элекке календарьлар бар икән, аны һич икеләнмичә, Арчадагы «Казан арты» музее фондына тапшыра аласыз. Алар анда кадерләп сакланачак һәм төрле күргәзмәләргә куелачак.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА