Журнал «Безнең мирас»

Арчалар Гомәр Бәширов мирасын барлый (ФОТОЛАР)

Гомәр Бәшировның юбилее уңаеннан Татарстан Язучылар берлегендә оештырылган кичәдә музеебыз куйган күргәзмәне Флүрә апа һәм Зөфәр абый бик яратып караганнар иде. Ә Арчада үткәрелгән чарада катнашканнан соң Зөфәр абый музеейда булып, әтисенең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган экспозицияләрне карады. Гомәр ага белән бәйле материаллар белән танышу өчен, ул безне Казанда яшәгән фатирына чакырды һәм без бу тәкъдимне бик теләп кабул иттек.


15 март көнне Яңасала авыл җирлеге башлыгы Айрат Илгиз улы Сафин белән Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның иҗатын өйрәнүне дәвам итү максатында Казан шәһәренә бардык. Безне язучының улы Зөфәр абый, аның тормыш иптәше Флүрә апа, кызлары Наилә якты йөз белән, бик якын итеп каршы алдылар. Гомәр ага кулланган җиһазлар, иҗатына ярдәм иткән һәм музей өчен бик кыйммәтле булачак әйберләр белән таныштык. Якташыбыз кулланган керосин лампасы, аны алыштырган абажурлы өстәл лампалары, татар шрифтына көйләнгән язу машинкасы, бик күп әсәрләрен утырып язган, имәннән эшләнгән ике тумбалы өстәле һәм урындыгы, утызынчы елларда ук бизәкләп эшләнгән комод бик пөхтә итеп, кадерләп сакланган.



Аларны күрсәткәннән соң Зөфәр абый: "Менә бу портфельне әти кая гына барса да, үзеннән калдырмый иде. Аның эчендә әсәрләренең кулъязмалары, кирәкле документлары була иде. Әти бер вакытны гади каләм белән язасым килә диде. Мин аңа пыяла кара савытлары, агач каләм сабы һәм гади каләмнәрдән торган бу җыелманы эзләп табып алып кайтып бирдем. Соңгы елларда күзе начар күрү сәбәпле, ул эш вакытында өстәлнең ике ягына ике лампа куеп эшләде. Бу пычакка ошатып пластмассадан ясалган кискеч китап битләрен кисү өчен кулланыла, чөнки элек типографиядән чыккан яңа китапларның битләре киселеп бетмәгән була иде, без кечкенә чакта әтинең аны кулланып утырганын хәтерлим. 30 елларда ук агачтан ясалган бу гөл кую җайланмасын әни бик яратты, анда иң матур чәчәкле гөлләр генә була иде. Без аны кая гына күченсәк тә, үзебездән калдырмадык. Әти тикшерүче булып эшләгәндә фотога төшерү серләрен өйрәнә, аның үзе төшергән фотолары күп иде. Мин үзем дә фотограф буларак әтинең “Фотокор -1” фотоаппаратын бик кадерләп саклыйм. Киноларда гына күрергә мөмкин булган, башка бөркәнеп төшерә торган фотоаппарат ул, менә аның штативы да биредә тора. Соңгы елларда әти лупа куллана иде, мин бүләк иткән пәкене карандаш очлаганда файдаланды, бу кечкенә счетта бөтен исәпләүләрен башкарды. Әтинең истәлеге булып Швейцариядә эшләнгән алтын кул сәгате калды, аны бүгенге көндә файдаланып булмый, бик күп җирләрдә ремонтка тәкъдим итеп карадым, ләкин ясый алмадылар. Әтигә бүләк иткән Габдулла Тукай бюсты, Володя Ульяновның бронзадан ясаган фигурасы, картиналар, сувенирлар безнең өчен бик кадерле. Киләчәктә әтинең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүчеләргә бу әйберләр ярдәм итәр әле”, - дип күрсәтеп йөрде.


Из личных вещей Баширова Г.Б: нож, увеличит.лупа, счеты.

Безне гаҗәпләндергәне, Гомәр абыйның басылып чыккан әсәрләре һәм башка язучыларның култамгалары язылган китаплары белән тулган шкафлар булды. Без анда “Намус” романының чит телләргә тәрҗемә ителеп басылып чыккан китапларын күрдек, ул әсәр 22 телгә тәрҗемә ителгән. Аларның күбесе бар, Зөфәр абыйның әйтүенә караганда Гомәр абыйга берничәсен җибәрмәгәннәр. Безгә Зөфәр абый тагын бер кызыклы истәлек сөйләде. “Арча комсомол оешмасы активисты, контон комитеты инструкторы Кадыйр Урманов Арчада әтием белән таныша һәм дуслашып китәләр. Бергәләп өмәләргә чыгалар, төрле җәмәгать, культура-агарту эшләрендә катнашалар, комсомол клубы каршындагы стена газетасын чыгаралар. Аларның дуслыгы гомер буе дәвам итә. Кадыйр Мәскәүгә эшкә киткәч, Балтачта халык тикшерүчесе булып эшләргә күчкән әтиемә Ленин әсәрләренең һәрбер томын сатып алып җибәреп баруны үз өстенә ала һәм сүзендә тора. Әти аларны шкафында саклады һәм рәхмәт әйтеп файдаланды. Музейга кирәк булса, бүләк итә алам”, - диде Зөфәр абый. Без дә шкафта тезелгән Ленин томнарын күрдек, Гомәр һәм Кадыйр абыйларның чын дус булуларына сокландык.


Бүлмә почмагында түгәрәк өстәл тора. Аның өстендә көмештән эшләнгән кофе һәм чәй сервизы, сөт һәм шикәр савытлары, бизәкле поднос, өстенә чәйнек куелган самовар тора.


Письменные принадлежности Баширова Г.Б: Чернильницы стеклянные-2, ручка деревянная перьевая.

Гомәр абый белән Кәримә апа шул өстәл янында сөйләшеп чәй эчеп утырган кебек тоелды. Гомәр абыйның 50 яшенә үзбәк язучылары бүләк иткән зур пылау тәлинкәсен күргәч, моңа пылау салып карадыгызмы, дип кызыксындык. Зөфәр абый моны тутырырлык пылау пешергән булмады, дип елмайды.


Стенада эленеп торган портрет якташыбызның нәкъ үзе кебек итеп ясалган. Аны Мәскәүдә, ул анда барган саен, Гомәр абыйның үзенә карап ясаганнар. Портрет мәдәният министрлыгы соравы буенча эшләнгән, ләкин ни сәбәптер Гомәр абыйның үзенә сатып алырга туры килгән. Зөфәр абый әтисенең портретын саклау өчен зур тырышлык куя, бүлмәдә температура режимын һәм дымлылыкны саклый. Ул безнең музейга бу портретның фотокүчермәсен бүләк иткән иде. Ә портретның оригиналын күреп без бик сокландык, Гомәр абыйның үзен кургән кебек булдык, янында фотога төштек.


Зөфәр абый үзе дә күренекле фотожурналист, ул бик күп фотоальбомнарның төзүчесе, бизәүчесе һәм фоторәсемнәр авторы. Ул музеебызга 150 дән артык күренекле шәхесләребезнең фотосүрәте тупланган “Онытылмас йөзләр” фотоальбомын бүләк итте.


«Әтигә мәкалә язу өчен обкомнан Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре”н китергәннәрен хәтерлим. Мин дә аларны тотып карау бәхетенә ирештем һәм Германия концлагерьларыннан исән калып Казанга әйләнеп кайткан бу документларның төп нөсхәләрен күрү мине тетрәндерде. Шуннан бирле уйланып йөрдем һәм “Моабит дәфтәрләре”нә багышлап фотоальбом төзедем”,- диде Зөфәр абый. Без дә бу альбом белән таныштык.


Оясында ни күрсә, очканда шул булыр, дигән халык мәкале бар. Флүрә апа һәм Зөфәр абыйның Гомәр абый белән Кәримә апа турында сөйләгәннәреннән чыгып, танылган язучының балалары аларның үрнәгендә ныклы тәрбия алып үскәненә, яшәгәненә ышандык. Бер-берсенә булган ягымлы мөнәсәбәт, ихтирам күренеп тора, нәкъ Гомәр абый белән Кәримә апа кебек.


Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның истәлек-хатирәләре, көндәлек язмалары тупланган “Күңел дәфтәре” китабын укыганда аның дусларына, хезмәттәшләренә, бигрәк тә кызы Лилия апа һәм улы Зөфәр абыйларның гаиләсенә карата булган уңай фикерләренә игътибар итәсең.


“Минем бүген туган көнем. Менә миңа 83 тулды. Мине якыннарым, улларым-кызларым, кайбер иптәш кордашларым тәбрик итте. Өйдәгеләр – Зөфәр, Флүрә, Наилә һәм Кәримә белән бик һәйбәтләп сыйландык. Флүрә килен тәмле ризыклар пешергән иде. 1984, 7 гыйнвар”.


“2 мартта, шимбә көн, Гариф Ахунов белән Арчадагы дусларыбыз алдынгылар слетына алып киттеләр. Арчага улым Зөфәрләрдән киткән идем. “Безгә кайтырсың” диделәр дә, аларга кайтып кундым. Анда без кечтеки кызый Камилә белән бик дус. Ул мине һәрвакыт матур киенеп каршы ала, без аның белән ничектер сөйләшергә сүз дә табабыз, аның янында мин үземне берникадәр сабыйлашкан, йомшак күңелле, мәрхәмәтле бер бабай итеп, сүзчән итеп тота башлыйм. Сабый баланың беркатлы самимилеге, күрәсең, ничектер миңа да тәэсир итәдер. 1996, 6 март”.


Письменный стол Баширова Г.Б. Двухтумбовый, дерево, шпон из дуба. 165х84х70см.

Бу истәлекләрдә телгә алынган Наилә — Гомәр абыйның оныгы, бүгенге көндә Казан консерваториясендә инглиз һәм итальян телләре, ә оныкчыгы Камилә Казан федераль университетында инглиз теле укыталар.


Без Зөфәр абыйлар гаиләсендә булып, әтисе Гомәр Бәшировның иҗатын өйрәнүне дәвам итүләрен, аның башкарган хезмәтләренә зур хөрмәт белән карап, киләчәк буыннарга җиткерү өчен тырышуларын күрдек. Без якташыбызның тормыш юлы һәм иҗатына бәйле өстәмә мәгълүматлар алдык, кызыклы яңалыклар белдек. Зөфәр абый Яңасала мәктәбендә урнашкан музейга мөмкин булганча ярдәм итәргә ышандырып калды.


Зөфәр Бәширов фотолары

“Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Теги: Шәфигулла Гарипов Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру