Кыскача Уку өчен 1 минут

Арчага викисәфәр оештырылачак

Арчага викисәфәр оештырылачак

Бүген бу хакта Арча шәһәрендәге "Казан арты" тарих-этнография музеенда "Сәләт ВикиМәктәбе" җитәкчесе Тимерхан Шәйхетдинов белән очрашудан соң билгеле булды. 28 март көнне яшь википедчылар "Казан арты"...

Бүген бу хакта Арча шәһәрендәге "Казан арты" тарих-этнография музеенда "Сәләт ВикиМәктәбе" җитәкчесе Тимерхан Шәйхетдинов белән очрашудан соң билгеле булды. 28 март көнне яшь википедчылар "Казан арты" тарих-этнография музее, әдәбият-сәнгать бүлеге, "Әлифба" музее, Арчадагы тарихи объектлар һәм Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай әдәби-мемориаль музей комплексы белән танышачак.
Сәяхәт нәтиҗәсендә тупланган мәгълүмат һәм фотолар белән Татар Википедиясенә махсус мәкаләләр язылачак. Моңа кадәр викисәфәр Биләр һәм Иске Казан музей-тыюлыкларына оештырылган иде.

#Редакция #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи