Запчастьларсыз Габделхәй
Язучы Габделхәй Сабитов гомере буе шаян вә җор телле булды. Ул еш кына үз-үзеннән дә көләргә ярата иде. Бу мәзәк аның үзе сөйләвеннән чыгып язылды.
Бервакыт Габделхәй Сабитов белән шагыйрь Разил Вәлиев Чистай якларына сәфәр чыга. Юллар чокыр да чакыр. Үзләре утырып барган «уазик» шоферына Разил әйтә:
– Чү, туган, машинаңны акрынрак алып бар, югыйсә Габделхәй абыйның сөякләре таралып китүе мөмкин. Ичмаса, сөякләрен кире җыю өчен схемасын да алмаган идек, – ди.
Габделхәй җирән сакалын дерелдәтеп көлә:
– Һы-һы-һы! Схемасы гына түгел, запчастьларым да Казан ашханәсендә калды әле. Теге, ашарга кергәч, син кимереп, минем алдыма өйгән идең бит, сиңа запчастька дип, шулар онытылып калган, – ди ул.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА