Рипитисия
Урысчадан тәрҗемә ителгән бер спектакльдә ферма мөдире – бер әлкәш булып уйнаганнан соң, каты эләгә Ирек Баһманга. Дөресрәге, аның хәләл җефете Рәшидә апага.
Кичен әлеге тамашаны карап кайткан күрше әби икенче көнне Рәшидә апаны очратып, болай ди:
– И-и, балакаем, син ул ирең белән ничекләр генә яшисеңдер, беткән әлкәш икән ләбаса ул! Кичә күреп, исем-акылым китте!
– Ни сөйлисең, әби җаным? Ул бит артист! Үзен түгел, башкаларны уйный ул, – ди Рәшидә апа.
– Өегездә дә уйныймы? Ишетәм бит мин... Һе!
– Өйдә репетиция ясый ул, – дип, һаман аңлатырга тырыша Рәшидә апа. Ләкин әбине ышандыра алмый.
– Һе, беләбез без андый рипитисияләрне! Үземнең киявем дә һәр көнне кичен шундый рипитисияләрне ясамыйча калмый!
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА