Журнал «Безнең мирас»

Мирзалар авыруы

Гайнетдин Гайнетдинович Сәкыймов, Мәскәүдән съезддан кайтып җитеп, йокы урынына яткач та, авыр бер уйланышка бирелде:
– Һә, так. Тәки теге шовинистлар җиңделәр бит. Имеш, татар-башкорт эшче-крестьяннарына үз җөмһүриятләре кирәк.
Имеш тә, башкаларныкы шикелле үк аның да җөмһүрияткә хакы бар. Имеш тә, татар-башкорт эшчеләре бөтен эшләрен үз кулларына алырга хаклылар! Чорт возьми, иртәгә шул турыда губкомга доклад ясарга кирәк. Лев Абрамович ни әйтә инде, моны ишеткәч? Иван Иванович ни әйтә? Ә Мария Иосифовна? Ул бөтенләй иронически көлеп җибәрә инде. «Сез соң нинди көч белән җөмһүрият алып бармакчы буласыз?» – ди инде ул, билгеле. Позор! Бөтен губком алдында көлке. «Сез нинди шовинистлар соң?» – диләр инде. Әле бу көн бюрога әгъзалар кабул итү правасы бирелсен иде, дип просить иткәч тә, Матвей Иваныч, көлеп җибәреп: «Сез һаман иске националистлыгыгызны онытмыйсыз!» – дигән иде.


Гайнетдин Гайнетдиновичның уйлары бер-берсеннән авыр, бер-берсеннән кәефсез иде. Ул үзенең һәм бөтен татар коммунистларының губком алдында нинди уңгайсыз хәлдә калачакларын күзе белән күргән кебек күреп тора, Адам Петровичның: «Сез коммунистлар түгел, сез шовинистлар, больше ничего!» – диячәген колагы белән ишеткән шикелле ишетеп тора иде. Сәкыймов озак йоклый алмады, берничә мәртәбәләр үз-үзенә генә «позор, позор!» диенде, «тфү!» диде, төкеренде, төн уртасында гына йоклап китте. Ләкин тыныч йоклый алмады: әллә нинди шәүләләр аны мыскыл итеп көләләр, әллә нинди шүрәлеләр аңар яныйлар, әллә нинди өрәкләр аңар: «Ах, гололобый татарин!» – дип бармак селкиләр иде. Бераздан бу тынычсызлык бөтен бер рәвешкә, куркыныч бастырылуларга әйләнде. Гүяки бик күп кешеләр моның өстенә җикеренеп килгәннәр, имеш, алар моны бик тиргиләр, бик ачуланалар, имеш, алар арасыннан Лев Абрамыч белән Иван Ивановичның тиргәүләре бигрәк аерым-ачык ишетелә, имеш.


– Без сине соң Мәскәүгә татар-башкорт җөмһүрияте алып кайтырга җибәрдекмени? Ах, контрреволюционер, ах, шовинист, ах, оятсыз! – диләр, имеш. Сәкыймов Иван Ивановичка җавап бирә, имеш:


– Товарищ барин, ә товарищ барин, ей-богу, мин гаепле түгел, мин әйтәм, мин барысын да әйтәм: татар эшче-крестьяннары үз җөмһүриятләрен теләмиләр, дидем. Татар ярлы халкы үз җирендә һәрбер учреждениеләрдә татарча да сөйләшүне бер дә теләмиләр, без русча белмәсәк тә, безнең белән русча гына сөйләшсәләр иде, дип требовать итәләр иде, дидем. Татар эшчесе властьның үз кулына күчүеннән бик курка, мин баринсыз тора алмыйм, дип әйтә, дидем. Татар эшче-крестьяны кулыннан чүп тә килми, ул бариннан башка харап булачак, дидем. Ей-богу, товарищ барин, мин верноподданный! Мин... 1918 ел маеннан халык комиссарлары тарафыннан җыелган Татар-башкорт җөмһүрияте комиссиясен татарлардан безнең иптәш берүзе демонстративно ташлап чыгып киткән иде...


Сәкыймовның бастырылуы озак сузылды. Йокысыннан уянгач та, ул саташудан айный алмады. Аңар доктор чакырдылар. Доктор карт коммунист икән. Сәкыймовның авыруын тиз таныды:


– Бу авыруны «лакейлар тифы» дип атыйлар, әүвәл заманда бу авыру белән татар мирзалары гына авырый иде; хәзер простой халык арасына да кергән икән. Шулкадәресе бар: әүвәл заманда мондый авыру белән авырган мирзалар «ваше превосходительство» дип саташалар иде, хәзерге заман халкы «товарищ барин» дип саташалар икән. Авыруны татар һәм башкорт ярлылары һавасында озак йөртергә кирәк, – диде.


Авыру һаман саташа иде: «Товарищ барин, барин товарищ, зделай милость...»


Теги: Фатих Әмирхан Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру