Журнал «Безнең мирас»

Көлке куа килә...

Якташка хөрмәт

 

1960 нчы елларда Муса Җәлилнең туган якларына – Оренбург өлкәсендәге бер авылга килдек. Ялгызы гына яшәүче бер абзыйга фатирга керттеләр. Абзыйның кәефе бәйрәмчә. Бераз гына төшереп тә алган. Рафаэль Мостафинның якташ икәнен белгәч, аңа өстенлек күрсәтергә теләп, иң яхшы урынны аңа тәкъдим итте:

 

– Менә, энем, синең караватың... Һич тә борчылма, изге урын бу: әле берничә көн элек кенә шушында карчыгым җан тәслим кылды...

 

Әдәби кичәдән соң без ул өйгә кайтмадык, әлбәттә.

 

"Безнең мирас". – 2024. – №7. – Б.112.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру