Шаян мирас Уку өчен 1 минут

«Америкада начар!..»

Мәшһүр тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин Америкада булып кайткач, коллегалары сораштыра: – Ничек соң анда тормышлар: яхшымы, начармы? – диләр.

Мәшһүр тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин Америкада булып кайткач, коллегалары сораштыра:

 

– Ничек соң анда тормышлар: яхшымы, начармы? – диләр.

 

– Начар анда, начар, – ди Рафаэль Мостафин.

 

– Ничек анда начар? Башкалар мактый лабаса...

 

– Башкаларда эшем юк, әмма начар Америкада, начар, – дип кабатлый тәнкыйтьче. – Кибетләренә керсәң, тауар да тауар, азык-төлекнең дә исәбе-хисабы юк. Ала башласаң, сайлый-сайлый җаның чыга. Анысы бер хәл, әле сатучылары гел елмаеп тора, җитмәсә. Алар елмайгач, сиңа да елмаерга туры килә. Минем дә елмая-елмая авыз-иреннәрем талып бетте. Ярый әле хатын янда булмады, юкса, очраган бер хатын-кызга ник елмаясың, дип, җанымны алган булыр иде. Әйтәм бит, начар анда – Америкада, безнең халыкка бик начар...

 

"Безнең мирас". – 2023. – №4. – Б. 113.

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи