Татарстанның халык рәссамы Рифкать Вахитов 1998-2019 елларда иҗат ителгән «Тарих һәм шәхес» картиналар шәлкеме белән җөмһүриятебезнең рәсем сәнгатенә зур өлеш керткәне өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде. XX йөздә дөньяга килеп, XXI гасырны күрү бәхетенә ия, ил таркалып, мөстәкыйль республикалар оешу шатлыгын кичергән 88 яшьлек бу рәссамның үзенең гомерен дә «Тарих һәм шәхес» темасы кысаларында карау гаять кызык.

Рәссам Рифкать Мөхәммәт улы Вахитов «Тарих һәм шәхес» (1998-2019 еллар) хезмәтләр сериясе белән Татарстанда сынлы сәнгать үсешенә зур өлеш керткән өчен 2026 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидат булып тәкъдим ителде. /Фотолар – Р.Вахитовның шәхси архивыннан.
Рифкать Вахитов – бик тере табигатьле, тынгысыз холыклы шәхес. Бу сыйфатлары аның тормышына да йогынты ясаганын күрәбез. Берәүләр туып үскән җирендә гомере буе яшәргә мөмкин. Рифкать ага исә андый тормыштан бик тиз туяр иде, мөгаен. Ижевск – Казан – Харьков – Ижевск – Ташкент – Чаллы – Казан – рәссамның тормыш маршрутында төп пунктлар әнә шулар. Моннан тыш, бераз гына яшәп алган чит илләр, төбәкләр никадәр! Юлларда никадәр күп йөрсә, рәссам иҗатының стиль-жанр колачы шулкадәр киңәя бара. Шуңа күрә сәнгать белгечләре Рифкать Вахитов картиналары турында сүз йөрткәндә, беренче чиратта, иҗатының төрлелеге, стиль һәм жанр ягыннан бай булуын билгели. Чыннан да, бөтен иҗат әсәрләрен күздән кичергәч, бер шәхес шулкадәр төрле эшләрне ничек иҗат иткән, дип хәйран каласың. 2026 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгән картиналары исә иҗатының иң биек ноктасыдыр, мөгаен, һәм рәссам аларга бик озын юлдан килә. Юлы озын булса да, кыйбласы һәрвакыт дөрес була аның. Рифкать Вахитовның кыйбласы – зур төрки дөньяның бер өлеше булган татар мәдәнияте.

Олуг Мөхәммәднең атлы портреты.
Ижевскида туган егет беренче тапкыр Казаныбызга сәнгать училищесына укырга килә. Безнең мәктәп СССРда һәрвакыт беренчеләр рәтендә була. Югары уку йорты юклыгы гына аяныч. Шуңа күрә талантлы егет һәм кызларыбыз Мәскәү, Санкт-Петербургка белем эзләп китәргә мәҗбүр. Рифкать Вахитов исә Харьков сәнгать институтын сайлый. Ә иң кызыгы шул – диплом эшен яклаганда ук Вахитовның исеме бөтен Союзга яңгырый – картинасы Мәскәү һәм Ленинградта СССР сәнгать югары уку йортларын тәмамлаучыларның диплом эшләре Бөтенсоюз күргәзмәсендә күрсәтелә. 1966 елда була бу хәл.

Сөембикә.
Удмуртиягә кайткач рәссамнар Петр һәм Николай Жарскийлар белән монументаль сәнгатьтә көчен сынап карый ул. Эшләре уңышлы килеп чыккан булса кирәк, юкса таштан симфонияләр тудыручы бу иҗат триосын Ташкентка чакырмаслар һәм монументаль сәнгать буенча берсеннән-берсе җаваплы вә кызыклы заказлар бирмәсләр иде. Ташкентта үзенең мөстәкыйль эшләре исә «Динамо» стадионы һәм «Ташкент-2» аэропортында тормышка аша. Рәссам иҗатындагы бу чорның гаять әһәмиятле булуын билгеләп үтәргә кирәк, чөнки моңа кадәр Казан һәм Харьковтагы сәнгать уку йортларында Европа, рус сәнгате өслүбендәге картиналар иҗат итәргә өйрәнгән булса, Ташкентта иҗатына шәрык буяулары, нәфис бизәкләр, төрки миниатюраларга охшаш сюжетлар килеп керә башлый. Андагы рәссамнар белән аралашу Рифкать Вахитовның иҗатын баетып, әти-әнисе күңеленә салган милли хисләрнең яңаруына сәбәп була. Рифкать Вахитовка йогынты ясаган кылкаләм осталары арасында СССРның халык рәссамы данлыклы Чыңгыз Әхмәров үзе генә дә ни тора.

Каюм Насыйри портреты.
Чаллыга күчеп кайткач, ул башта, 1980 еллар гадәтенә туры китереп, хезмәт геройларын данлый, зур-зур төзелешләргә монументаль гимннар багышлый. Шуның белән төзелеп килгән яшь каланың йөз-сурәтен матурлауга, таш биналарга җан өрүгә үзеннән шактый өлеш кертә. Әмма әти-әнисе тәрбиясе, Ташкентта күңеленә сеңеп калган төсләр һәм бизәкләр балкышы иртәме-соңгы калкып чыгарга тиеш иде. Һәм болар 1977 елда Чаллының «Татарстан» кунакханәсендә В.Николаев белән бергәләп башкарылган «Сабан туе» панносында тормышка аша. Татарстаныбызда моңа кадәр иҗат ителгән монументаль-декоратив эшләргә бер дә охшамаган ул. Бөтен кеше төзелешләргә дан җырлаганда, спорт осталарын күккә чөйгәндә, хезмәт геройларын данлаганда нинди Сабан туе, нинди бәйрәм? Көнкүреш жанрын шулай диварда зур итеп тасвирларга мөмкин эшме? Атлы җайдаклар, курайда уйнаучы малай, гармун күреген киң итеп тарткан егет, түрдә чәйләп утыручы аксакаллар, чәкчәк, пәрәмәч, шәрыкча эшләнгән чүлмәк, комганнар, бәйрәм авазларына кушылып сайраучы кошлар, бәйрәмне тагын да ямьләндерергә теләгәндәй чәчәккә күмелгән куаклар. Йөзләрдә шатлык, бәйрәм рухы. Әле җитмәсә болар кырыс совет сәнгате өслүбендә түгел, Урта Азия сәнгатенә охшатып башкарылган.

Шиһабетдин Мәрҗани портреты.
Шәһәр хакимияте бу иҗат эшенә каршы чыга, комиссия төзелә. Авторлар РСФСР Рәссамнар берлегенең монументаль сәнгать бүлекчәсенә һәм СССР Рәссамнар берлеге идарәсе сәркатибе Ю.Королевка ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Ул вакытта Вахитов һәм Николаев «Сабан туе»н саклап кала ала. Әмма XXI гасырда яңа хуҗалар монументаль композициянең башына җитә. Акча артыннан куучы алыпсатарларның совет заманыннан калган монументаль эшләрне ничек юкка чыгаруларын көн саен күреп торабыз. «Сабан туе» да шуларның куллары белән харап ителде.

Габдулла Тукай портреты.
1980 еллар уртасында Казаныбызга кайткач исә Рифкать Вахитовның иҗаты вулкан сыман ата башлый. Мең еллык тарихы булган башкалабызда тын алуы да бүтәнчә, күкрәкләр киңәеп киткән кебек була. Өстәвенә, 1990 еллар ахырында ирек җилләре исеп, чал тарихыбызны кайтаруга юл ачыла. Шуны гына көткәндәй, Рифкать Вахитов берсеннән-берсе кызыклы картиналарын иҗат итә башлый. Болгарга багышланган триптих, «Татарнамә» дип исемләнгән полиптих, аерым алганда Ибн Фадланның Болгарга килүе күренеше, Идегәй, Сөембикә, Олуг Мөхәммәд хан портретларында рәссамның иҗат стиле, башлангыч чор иҗаты белән чагыштырганда, үзгәргәнен күзәтергә мөмкин. Кеше фигуралары яссы сурәтләнгән, сюжет шәрык миниатюраларын хәтерләтә, декоративлык алга чыга, монументаль сәнгать белән охшашлык кына беркая да югалмый.

Лев Гумилев портреты.
Бу иҗат чоры олуг рәссамыбыз Бакый Урманче белән дуслык еллары буларак та истәлекле. Рифкать Вахитовның бериш картиналары һәм Урманченың эшләре арасында охшашлыкны да тоемларга мөмкин. 1989 елда исә Вахитов Урманче портретын иҗат итә. «Вахитовның Урманчесы – Татарстан портрет сәнгатендә иң шәп картиналарның берсе», – дип, аңа зур бәя бирә күренекле сәнгать белгече С.Червонная. Бакый аганың остаханәсеннән кеше өзелмәгән. Язучы, композитор, музыкант халкы бөек кылкаләм иясенең илһам чишмәсеннән авыз итәргә агылган. Ул бергәләп гәпләшеп утыруларны, җырлы-моңлы кичәләрне иҗат халкы бүген дә сагынып сөйли. Рифкать Вахитовны 1996 елда Казаныбызда беренче хосусый «Румия» галереясын ачарга да Урманче остаханәсендәге әнә шул очрашулар этәргәндер әле. «Румия» дә озак еллар милли мәдәниятебез үзәге буларак иҗат халкын үзенә ымсындырып тора. Ни кызганыч, бүген тышы мозаика белән бизәлгән бу бинада шәһәребездә мең дә беренче кунакханәне ачарга ниятлиләр. Әйтерсең, бездә чат саен мозаикалы йортлар күрергә була. Казаныбызда күзне иркәләрлек чын шәрыкча бизәкләр бөтенләй калмасын өчен тырышалар бугай. Кунакханә хуҗасы кадерле мозаиканы саклармы икән – ай-һай!
Гомумән, рәссам Рифкать Вахитовның республикабызның иҗтимагый тормышын җанландыруга керткән өлеше әйтеп бетергесез зур. 1973-1980 елларда ул Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләренең берләштерелгән сәнгать советы рәисе була, ягъни ул калалардагы сәнгатьне энәсеннән җебенә кадәр тикшерүче рәссамнар төркеменең башында тора. Бөтенсоюз татар иҗтимагый үзәге каршында рәссамнар секциясе оештырып үзе үк җитәкче була. 1991 елда Татарстан Рәссамнары берлеген оештыра һәм үзе үк анда биш ел рәислек итә. Монументаль һәм станок сәнгатьләрен колачларга, бер үк вакытта иҗтимагый эштә катнашырга бик сирәкләрнең генә кулыннан килә.
Әле Рифкать Вахитовның педагогик эшчәнлеген әйтергә онытып торабыз икән. Туган ягы Удмуртиядә, Ташкент театр-сәнгать институтында, Казан сәнгать училищесында, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының рәсем сәнгате һәм дизайн кафедрасында укыткан елларын исәпләсәң, үзе бер кеше гомеренә җитәрлек эшчәнлек килеп чыкканын күреп, шаккатасың.
Казаныбызда шәһәргә нигез салган Олуг Мөхәммәд ханның атлы һәйкәлен кую мәсьәләсен кем күтәреп чыкты, тарихчыларны моңа кем җәлеп итте? 2013 елда Универсиадага бөтен дөньядан җыелган яшьләр атлы һәйкәлне күреп Казанның күп гасырлар кичкән мәгърур кала икәненә инаныр, дип кем җәмәгатьчелекне уятырга тырышты? Салават Юлаевны атка күтәргән Уфа каласыннан, Петр патшаны гәүдәләндергән Санкт-Петербургтан, Богдан Хмельницкийны атка утыртып сынландырган Киевтан киммени Казан, дип төн йокыларын кем йокламады? Тагын Рифкать Вахитов. Һәйкәл проектының эскизын да тәкъдим итте. Ни кызганыч, теләк-омтылышларына тормышка ашарга гына насыйп булмас ахры...
Бездә тарих темасын сурәтләренә иңдергән рәссамнарыбыз бармак белән генә санарлык. Берән-сәрән остаханәләрдә япа-ялгыз интеккәнче, барысын бергә җыеп, тарихчы рәссамнар остаханәсен оештыру ничек әйбәт булыр иде. Алар тарихчы галимнәр белән элемтәдә торыр, үзара киңәшеп эшләр, тарихыбызны сурәтләү оешкан төс алыр иде. Бу уй да беренчеләрдән булып Рифкать аганың башына килде. Күпме бусагалар таптады, күпме хатлар язды ул максатын тормышка ашырыр өчен! Әмма бу уе да мәдәният идарәсен җитәкләүчеләрнең йөрәген кузгатмады.
Иҗтимагый эштә ничек киң колач белән эшләсә, күргәзмә эшчәнлегендә дә шулай ук армый-талмый хезмәт итте. Нәтиҗәдә, картиналары белән Италия, Франция, Венгрия, Германия, АКШ, Төркиягә кадәр барып җитте, Россия һәм Татарстаныбызның шәһәрләрен санасаң, үзе бер мәкаләлек булыр. Мәскәү, Санкт-Петербургта дәрәҗәле күргәзмәләр һәм һәрдаим уза торган «Зур Идел» төбәкара күргәзмәләрен әйтик тә, шуның белән чикләнеп торыйк. Картиналарының, Татарстандагы зур музейлардан тыш, Берлинда Тюркология институты каршындагы Шәрык халыклары музеенда, Мәскәүдәге Татарстан вәкиллегендә, Мәскәүдә Россия мөселманнары Диния нәзарәтендә, Парижда И.Тургенев исемендәге китапханәдә, Ташкент сынлы сәнгать музеенда һәм дөнья буйлап шәхси тупланмаларда саклануы да рәссам иҗатының кыйммәтен күрсәтә.
Казан метрополитенының «Тукай мәйданы» станциясендә исә Рифкать аганың эскизлары буенча эшләнгән «Кисекбаш» һәм «Туган тел» мозаика панноларын көн саен күреп йөрибез.
Менә шундый зур иҗат һәм тормыш кичеп, рәссам Габдулла Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән портретлар галереясына килә. Анда исә ханнардан башлап бүгенге мәдәният әһелләренә кадәр байтак күренекле шәхесләр бар. Олуг Мөхәммәд хан, Сөембикә, Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани, Дәрдемәнд, Гаяз Исхакый, Исмәгыйль Гаспралы, Лев Гумилев, Муса Җәлил, Бакый Урманче, Илһам Шакиров, Салих Сәйдәшев, Мирсәет Солтангалиев, Гази Заһитов, Эльмира Шәрифуллина, Роберт Миңнуллин һ.б. Борынгы чорлардан алып бүгенгәчә татар халкының йөз-сурәтен иҗат иткән ул. Анда затлылык, зыялылык, олпатлык ярылып ята. Монументаль сәнгать рәссамы буларак, ул күңелендә дәверләрне колачлап, иң-иңнәрне сайлап ала белә. Монументаль иҗатындагы кебек үк, картиналарында киңлек, хөрлек тоемлана. Чаллы кебек яңа шәһәрләрдә иҗатын киңәйтеп, Ташкент, Төркияләрдә күңелен нечкәртеп, совет чорының реалистик сәнгатен дә, төрки миниатюраны да бердәй оста белеп, ахыр чиктә үз татарына кайткан һәм алтын баганаларыбыз булырдай шәхесләребезне һәркайсын кадерен белеп сурәтләгән рәссамның бу картиналары, һичшиксез, олы бәягә лаек.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала