«Люция»
«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр».
Габдулла Тукай
Люция
(Мәгъсүм Латыйфуллин сүзләре, Фасил Әхмәтов көе)
Чулпан йолдызына тиңләр идем,
Тиң йолдызлар күктә юк сиңа!
Ә мин тиңлим яшьлек йолдызына
Кара күзем, дустым, Люция.
Үрелеп үскән чәчәк дияр идем,
Тиң чәчәкләр җирдә юк сиңа!
Бар нәрсәдән гүзәл син, кадерлем,
Кара карлыгачым, Люция.
Күңел гөле хисләр бәйләменнән
Җырлар үреп бирәм мин сиңа.
Оныта алмам серле күз карашың,
Көләч йөзең, дустым, Люция.
Күренекле композитор Фасил Әхмәтовка нисбәтле бер язмада («Музыка аның өчен шатлык һәм бәхет чишмәсе иде», авторы – композиторның сеңлесе Суфия Бәдретдинова, «Безнең мирас», №8, 2024 ел) әлеге җырга нисбәтле мондый юллар бар: «Сәләтле егет (ягъни Фасил Әхмәтов. – Л.Л.) 2-3 нче курсларда ук көйләр-җырлар яза башлый. Әлбәттә, тәүге җырын ул беренче мәхәббәте – шомырт кара күзле гүзәл классташы – Лесхоз (Саба районындагы бистә) кызы Люциягә багышлый:
«Үрелеп үскән чәчәк дияр идем,
Тиң чәчәкләр җирдә юк сиңа!
Бар нәрсәдән гүзәл син, кадерлем,
Кара карлыгачым, Люция».
Бу җыр, әлбәттә, Ф.Әхмәтовның «гүзәл классташы – Лесхоз кызы Люция»гә дә багышлануы ихтимал. Ләкин тагын бер фараз бар һәм ул да чынбарлыкка туры килергә мөмкин. Язучылар Вахит Имамов һәм Ләбиб Лерон 2023 елның гыйнварында Санкт-Петербургта булып, каһарман шагыйребез Муса Җәлилнең Зәкия Садыйковадан туган кызы Люция ханым белән күрешеп сөйләшкән чакта, әлеге җыр турында искә алып, ул аның үзенә багышлап язылуын әйтте. Көй авторы Ф.Әхмәтов һәм аның дуслары Мирсәет Яруллин, Ренат Еникиев белән яшьлек чорыннан ук бик якын дуслар булалар. Ф.Әхмәтовтан тыш, М.Яруллин белән Р.Еникиевның да «Люция» исемле җырлары булуы билгеле. Шагыйрь әйтмешли, «ул шулайдыр әле – уйласаң...»
Үз вакытында бик популяр булган «Люция» җыры Илһам Шакиров репертуарында бар.
Күренекле композитор, ТАССРның (1977) һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1981), РСФСРның М. Глинка исемендәге Дәүләт бүләге (1975), Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе (1988), ТАССРның Тәкәнеш районындагы Салтык Ерыклы авылы тумасы Фасил Әхмәтов (1935-1998)
Каһарман-шагыйрь М.Җәлилнең Зәкия Садыйковадан туган кызы Люция һәм Рауза Хисмәтуллинадан туган улы Альберт.
Сәхифәне Ләбиб Лерон әзерләде.
«Безнең мирас». – 2025. – №5. – Б.110.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА