Сәнгати мирас Уку өчен 4 минут

«Юллар» җыры

Юллар (Әхмәт Ерикәй сүзләре, Ләбиб Айтуганов көе)

«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр».

Габдулла Тукай

 

 

Бизмәгәндәй яшәү бәхетеннән,
Юл йөрүдән мәңге бизмәм мин;
Юллар, юллар, инде ничә еллар
Аерыла алмыйм сездән мин.

 

Алларымда якты йолдыз төсле
Мавыктыргыч утлар яналар;
Юллар, юллар, борма-борма юллар
Шул утларга таба баралар.

 

Яшьлек хисен, тынгысызлык дәртен
Вакыт яңгырлары юмасын.
Юллар, юллар, авыр булса булсын,
Тик соңгысы гына булмасын.

 

Тибрәндереп якты уйларымны,
Җәйрәп ята данлы, киң илем;
Юллар, юллар, алга таба дәшә,
Бармый калыр хәлем юк минем.

    

 Ләбиб Айтугановның җырлары турында.

Л.Айтуганов сүзләренә язылган җырлар: «Һаман истә» (И.Шакиров көе, бу җыр Ф.Кудашева, И.Шакиров, М.Сөнгатуллин репертуарында бар); «Ышанам» (Р.Яхин көе, бу җыр З.Сөнгатуллина репертуарында бар); «Балыкчы җыры» (И.Хисамов көе); «Кыр казлары» (А.Монасыйпов көе); «Сандугач җыр суза» (А.Монасыйпов көе); «Әй, Кабаным!» (Ф.Әхмәтов көе); «Язлар җитсә» (И.Шәмсетдинов көе).

Л.Айтуганов үзе көйләрен язган җырлар: «Безнең күңелләр» (Р.Гарипов шигыреИ.ШакировФ.СәлаховӘ.Авзалова, В.Гыйззәтуллина  репертуарында бар); «Төнбоек» (И.Юзеев шигыре); «Юллар» (Ә.Ерикәй шигыре); «Карлыганым, бөрлегәнем» (И.Юзеев шигыре); «Белсәң иде» (С.Хәким шигыре); «Башыңдагы шәльяулыгың» (Х.Мәхмүтов шигыре).

 

«Юллар» җыры Илһам Шакиров, Айдар Галимов, Риф Сафиуллин, Филүс Гәрәев, Гали Хәмзин репертуарында бар.

 

Фото:

Композитор, шагыйрь, радиожурналист, Татарстанның Әгерҗе районындагы Нарат авылы тумасы Ләбиб Айтуганов (1935-1964)

 

Шагыйрь, бихисап җыр текстлары авторы, 1934 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Башкортстанның Дуван районындагы Өлкенде авылы тумасы Әхмәт Ерикәй (1902-1967) оныгы белән

 

 

  

Сәхифәне Ләбиб Лерон әзерләде.

 

«Безнең мирас». – 2025. – №3. – Б.110.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи