Казанның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында танылган рәссам Чыңгыз Әхмәровның картиналары күргәзмәгә куелган. XX гасырда иң зурлар рәтендә булган бу кылкаләм остасының һәр экспозициясе алтын бәясенә тиң.

«Шаһзадә әнисе белән».
Чыңгыз Әхмәров 1902 елда Троицк шәһәрендә бик мәгърифәтле гаиләдә дөньяга килә. Аның әтисе Габдрахман ага үткән гасыр башында Троицкида «Хезмәт» китап нәшер итү җәмгыяте һәм мөселман кызлары өчен беренче мәктәп ачкан кеше буларак билгеле. Үзенең унбер баласын тәрбияләүгә дә ул күп көч куйган. Һәрберсен, укытучылар яллап, музыка уен коралларында уйнарга, рәсем ясарга өйрәткән. Өйләрендә кичләрен еш кына спектакльләр уйналган, әдәби-музыкаль кичәләр үткәрелгән. Габдрахман аганың бөтен балалары үз чоры өчен мәгърифәтле, мәдәниятле шәхесләр булып калыплаша.

«Кыз портреты».
Улы Чыңгыз иң элек Пермь сәнгать техникумын, аннары В.И.Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын, И.Э.Грабарь остаханәсендә аспирантура тәмамлый. 1930 елда Габдрахман абый гаиләсен алып Сәмәркандка китә. Чыңгыз Әхмәровның гомере шунда үтә. Үзбәкстанның борынгы сәнгате тәэсирендә ул нечкә зәвыклы рәссам булып формалаша. Чыңгыз Әхмәровның иҗаты бик бай – китап иллюстрацияләреннән алып, спектакль бизәлешләре, зур-зур монументаль панноларга кадәр башкарган ул. Урта Азиядә генә түгел, Россиянең күп кенә шәһәрләрендә эшләгән, шуңа күрә аның исеме күпләргә мәгълүм.

«Сылу кыз».
Ташкентта монументаль эшләрен Шәрыкне өйрәнү институтында, Алишер Нәваи метро станциясендә һәм башка җәмәгать урыннарында күрергә мөмкин. Сочида ял итүчеләр аның «Үзбәкстан» кунакханәсендәге панноларын күреп сокланмый калмыйдыр. Мәскәүдә «Киевская» метро станциясендәге «Халыклар дуслыгы» исемле мозаикасы да гаҗәеп оста башкарылган. Ни кызганыч, Казан халкы Әхмәровның иҗаты белән әллә нигә бер оештырылган күргәзмәләрдә генә таныша ала. Ә бит безнең шәһәрдә дә рәссамның күңел җылысы белән өретелгән рәсемнәре бар иде. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында күрергә мөмкин иде аларны. Бинаның проект авторы архитектор И.Гайнетдинов интерьерларны бизәр өчен 1954-1955 елларда зур останы махсус чакырган була. Татар рәссамы аңа кадәр Казан каласы турында заманында монда Казан фельдшерлар мәктәбендә хезмәт иткән әтисе сөйләгәннәреннән, 1929 елда Үзбәкстанга күченгән Павел Беньков исемле бик талантлы рәссамнан һәм ярты гомерен читтә каңгырып үткәрергә мәҗбүр булган мәшһүр Бакый Урманчедан ишетеп кенә белә. Әхмәровның опера һәм балет театрындагы «Музыка», «Бию», «Рәсем сәнгате» паннолары ярты гасыр диярлек тамашачының күзләрен иркәли. Ни аяныч, 2000 елларда төзекләндерү вакытында алар юкка чыга.

«Шагыйрь».
1990 елларда ерак илләргә сибелеп яшәүче милләттәшләребез Казаныбызга күпләп кайта башлагач, Чыңгыз Әхмәров та борынгы калага ашыга һәм беренче тапкыр картиналарын казанлылар игътибарына тәкъдим итә. Ташкенттан 156 картина махсус китерелә. Бер өлешен рәссам Казан музейларына бүләк итеп китә. 1994 елда исә оста кабат Казан халкын күргәзмәсе белән сөендерә. Бу юлы ул «Казан» милли мәдәният үзәгенә унлап иҗат әсәрен калдыра. Шул вакытта Чыңгыз Әхмәровка Татарстанның халык рәссамы исеме бирелә. Ә 1997 елда үзе үлгәннән соң Әхмәровны Үзбәкстанның иң зур дәүләт билгесе – «Ватан алдында казанышлары өчен» ордены белән бүләклиләр.

«Иске фотосурәт».
Чыңгыз Әхмәров өйләнеп нибары ике-өч ел яши. Ике гашыйкны ни-нәрсә аерганы әлегәчә күпләр өчен сер булып кала. Ул бүтән беркайчан да өйләнмәячәк, үз балалары да булмаячак. Аның каравы яшьли әти-әнисез калган бер егетне кызганып, үз акчасына укытачак, өйләнгәч, аның балаларын үзенекедәй якын күреп үстерәчәк, һәркайсына югары белем бирәчәк, башлы-күзле итәчәк. Бүген тәрбияләп үстергән оныкларның берсе – Үзбәкстанда танылган рәссам һәм сәнгать белгече. Чыңгыз Әхмәров Сәмәрканд сәнгать училищесында белем бирә, аның кул астыннан берничә буын рәссамнар үсеп чыга. Һәркайсы Әхмәровны киң күңелле, ярдәмчел, шәкертенә бернәрсәне дә кызганмаучы фидакяр җан дип искә ала…
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала