Сәнгати мирас Уку өчен 3 минут

ЯҢА СУЛЫШ, яки Иҗат тулы тормыш

Рәссам Роза Фәйзрахманованың яктылык сирпеп торган картиналары сәнгать сөючеләрне таң калдыра! Гомере буена архитектор булып хезмәт куйган ханым бүген бөтен күңеле белән иҗат дөньясына чумган.

 

Татарстанның атказанган архитекторы, «Рус рәссамнары берлеге» сәнгать берләшмәсе әгъзасы Роза Фәйзрахманова.

 

 

– Роза ханым, сезнең «Нәсел агачы» дип аталган картинагыз игътибарны җәлеп итте. Әңгәмәбезне дә нәсел-нәсәбегезне барлаудан башлыйк әле.

 

– Мин Яшел Үзәндә гади эшче гаиләсендә туып үстем. Балачактан рәсем ясарга яраттым, сәнгать мәктәбендә укыдым. Югары белемне Казан дәүләт архитектура-төзелеш институтының архитектура факультетында алдым. Казанда «Татгражданпроект» оешмасында архитектор булып эшләдем. Бераздан гаиләбез белән Баулыга күчендек, анда баш архитектор вазифасын башкардым. Бу беренче чиратта җитәкче вазифасы булса да, иҗади юнәлештәге проектларны гамәлгә ашыруга да өлеш керттем: яңа парк һәм скверларга нигез салу – шундыйлардан. Моннан берничә ел элек Казанга әйләнеп кайттык. Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында хезмәт куйдым.

 

 

«Нәсел агачы». /Фотолар – Р.Фәйзрахманованың шәхи архивыннан.

 

 

Хәзер инде мин лаеклы ялда. Иҗади уй-хыялларымны тормышка ашырырга азмы-күпме вакытым барлыкка килде. Әйтерсең, яңа сулыш алдым. Бүген картиналарым аша күңел халәте, хисләремне башкаларга җиткерергә омтылам. Баштарак акварельне үз иттем, реалистик жанрдагы натюрмортлар, пейзажлар ясадым. Бер-ике ел элек интерьерларны бизәү юнәлешендә белемемне күтәрдем. Бүген мин фактуралы сынлы сәнгатькә, абстракциягә гашыйк. «Нәсел агачы» картинасын да киндергә текстуралы паста, акрил буяулар, поталь файдаланып ясадым. Минемчә, нәсел шәҗәрәсе, тамырлар – җәмгыятебездә актуаль темаларның берсе.

 

– Сезнең архитектор карашына таянып ясаган хезмәтләрегез дә бар бит.

 

– Алар Казанга багышланды. Моннан бер-ике ел элек майлы буяуларга мөрәҗәгать итеп, диңгез күренешләре, хайваннар дөньясын күп сурәтләдем, шулай ук шәһәр пейзажларын иҗат иттем. 2024 елда Татарстан Рәссамнар берлегенең «Борынгы Казан» Бөтендөнья пленэр-симпозиумында катнашып, хезмәтемдә риваятьләргә бай Кабан күлен чагылдырган идем. «Күккә омтылган манаралар»да Кол Шәриф мәчетен тасвирладым. Ул – башкалабызның төп архитектура һәм тарихи символы. Бу эшем «Чыганакларга юл. Әхрамнар» конкурсында җиңде. Узган ел Мәскәүдә оештырылган «Халыкара рәссамнар АРТельләре»нең «Яраткан калам» конкурсында шулай ук Казан Кремле сурәтләнгән «Кич җитеп килә» эшем лауреат булды.

 

 

«Кич җитеп килә».

 

 

– Архитекторлык тәҗрибәсе картиналар урын алачак мохитне күзалларга ярдәм итәме?

 

– Әйе, картиналарымның күбесен минимализм, неоклассика, арт-деко, бохо стильләрендәге интерьерларны тулыландырып торачагын күзаллап иҗат итәм. Шуңа күрә сәнгать сөючеләрнең күңеленә хуш килгәнен, кабатланмас әсәрне сайлап алу мөмкинлеге бар.

 

 

«Үтәкүренмәле яктылыкта».

 

 

– Рәссамнар еш кына иҗатта төрле техника һәм материалларга мөрәҗәгать итә...

 

– Мин дә тәҗрибәләр яклы. Моңа кадәр коры һәм майлы пастель каләмнәре дә кулланып карадым, алар белән ясалган сурәтләр гомумән башкача, бәрхеттәй килеп чыга. Соңгы ике елда майлы буяулар, текстуралы пасталардан кала, ком, тукыма, балавыз һәм патина кулланып, картиналарны күләмле итеп ясауга өстенлек бирәм.

 

 

«Ай нурында».

 

 

Хатын-кыз буларак, әлбәттә, чәчәкләргә битараф кала алмыйм. Баулыда үз өебез белән гөлбакча эчендә яшәдек. Хәзер дә киндергә төсле буяулар белән шомырт, сирень чәчәкләрен язам, орхидеяларны сурәтләргә яратам.

 

Картиналарымдагы яктылык минем өчен төсләр-төсмерләр уены гына түгел, ул – рухи башлангыч та. Күңелемнән агылган бу якты нурларны тамашачы тоемласа, үз итсә, димәк, мин максатыма ирешкәнмен…

 

 

«Чиксезлеккә очыш».

 

 

– Сез онлайн-күргәзмәләрдә еш катнашасыз. Бу айларда картиналарыгызны кайларда күреп булачак?

 

– Кытайның Хайнань утравында урнашкан Хайкоу шәһәрендә апрельдә узачак Халыкара күргәзмә-ярминкәдә сәнгать сөючеләр хозурына ат сурәтләнгән картинам һәм диңгез пейзажы тәкъдим ителәчәк.

 

– Әңгәмә өчен рәхмәт, уңышлар телибез!

 

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 3
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи