Журнал «Безнең мирас»

Дәртле «гыйшык җырлары»

 

 

 

Игътибарыгызга тәкъдим ителә торган җырларны Татарстанның Буа районындагы Яңа Шәйморза авылыннан Йосыф Әсәдуллин җыеп алган һәм 18 битле дәфтәр итеп төпләгән.

Кулъязма башында: «Бу җырлар Буа кантоны Иске Шәйморза волосте Яңа Шәйморза авылының мәхәббәт дәрьясында йөзүче, гыйшык авыруы белән авырган, битләренә ап-ак пудра сөрткән, кызыл иренле кызлары тарафыннан алынды. 1928 нче ел, 9 нчы гыйнвар», – дип язылган.

Кулъязманың баш бите китап тышы төсле итеп эшләнеп, авыл урамында гармун уйнап, җырлап баручы егетләрне ясаган буяулы рәсем белән бизәлгән. Артында да каләм белән ясалган рәсем бар.

Әлеге җырлар КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе фондына Татарстан Мәгариф Халык Комиссариаты каршындагы Гыйльми Үзәк материаллары белән 1930 нчы елларда кабул ителә. Ул китап киштәсендә «285 т» шифры белән саклана.

 

 

«Син җаныйга гашыйк булдым...»

Алма өздем сабыннан

Бай помещик садыннан.

Син җаныйга гашыйк булдым

Сабый бала чагымнан.

 

Ыстинада ике сәгать,

Күтәрә алмыйм герләрен.

Сине ташлап вафат булсам,

Моңсу торыр гүрләрем.

 

Аклы ситсы күлмәк киеп,

Төшемдә урак урасың.

Искенәмнән дә чыкмыйсың,

Күз алдымда торасың.

 

Әй, алма син, алма син,

Шикәрем син, балым син.

Шикәрем син, балым син,

Гомерлеккә ярым син.

 

Уйлый күңел, уйлый күңел,

Уйлый күңелләребез.

Тиңсенмәсәгез, сөймәгез,

Бетмәс үз тиңнәребез.

 

Тәрәзә төбе рәшәткә,

Тезелегез бер рәткә!

Агач булса, янар иде

Бу ачы хәсрәткә.

 

 

«Әйдә, җаный, түбән садка...»

Кара бүрек киясең,

Күз өстеңә төшереп.

Рәхмәт яусын килгән өчен,

Мине искә төшереп.

 

Һавада болыт күп булыр,

Тирә-яны ут булыр.

Башлашкан кебек ташлашмыйк,

Дошман сүзе күп булыр.

 

Әйдә, җаный, түбән садка,

Анда чәйләр эчәрбез.

Агар сулар, сайрар кошлар,

Анда ничек түзәрбез.

 

Ыстинадагы сәгатьнең

Күтәрә алмыйм герләрен.

Үлгәч тә сине эзләрмен,

Тар булмаса гүрләрем.

 

Ыстинадагы сәгатьне,

Бормыйча торган идем.

Ике кулым канат булса,

Күрмичә тормас идем.

 

Аргы якта каз кычкыра,

Ак Идел казы икән.

Кыз баланың төшәр җире

Нинди тирән баз икән.

 

Коелып торган каз йоннарын,

Кем очраса, шул җыяр.

Моңлы күздән яшьләр чыкса,

Белмим, тагы кем тыяр.

 

 

 

«Сине уйлап мин саргаям...»

Яндыралар күмерне,

Көйдерәләр күмерне,

Янган-көйгән күмер кебек,

Үткәрәбез гомерне.

 

Үтә гомер, үтә гомер,

Әкрен искән җил кебек.

Сине уйлап, мин саргаям,

Яфрагын койган гөл кебек.

 

Иртән торып бардым суга,

Алдым суның аруын.

Кемгә генә сөйлим инде

Йөрәгемнең януын.

 

Пар сандугач даулашалар

Мәчет башы ай өчен.

Таһир үлгән Зөһрә өчен,

Мин үләм синең өчен.

 

Күк күгәрчен күккә менә,

Башлары әйләнмәсә.

Барам, диеп, баралмыйсың,

Чәчләрең бәйләнмәсә.

 

Яңа ызба салдырсаң,

Кыйгач җәйдер болдырын.

Өзмә өметең, ташламыймын

Гомерлеккә, былбылым.

 

«Сине уйлап мин саргаям»

Ак Иделдә җефәк яулык

Батмый, җилфердәп ага.

Күңелем уйлый, бәгърем яна,

Яшем мөлдерәп ага.

 

Абау, Алла, бу башым,

Авыртадыр уң кашым.

Кайгыртмагыз, дуст-иптәшләр,

Күрер лә калган башым.

 

Зәңгәр чәчәк ямьләртәдер

Ак Иделнең буйларын.

Синең белән үтсә иде

Минем гомер буйларым.

 

Сандугачлар талга кунган

Ерактан таный алмассың.

Сине уйлап мин саргаям,

Күрсәң, таный алмассың.

 

Мәчет яны ак тамыр,

Яңа яуган кар кебек.

Син җаныйны сагынамын

Никахланган яр кебек.

 

«Сөям, бәгърем, сөям бәгърем...»

Сөям, бәгърем, сөям, бәгърем

Сөймим синнән башканы.

Сөймә, бәгърем, сөймә, кадерлем

Син дә миннән башканы.

 

Яңа ызба ышкафына

Алып куй сәгатеңне.

Килеп җитми китәм, дисең,

Ташла ул гадәтеңне.

 

Кара бөдрә чәчләремне

Куйдым яхшылап үреп.

Син җаныйга гашыйк булдым,

Кичен төшемдә күреп.

Текстларны басмага Энҗе Сабирова әзерләде.

 

«Безнең мирас». – 2025. – №8. – Б.100-103.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру