Журнал «Безнең мирас»

Зыялы галим – затлы хезмәтләр

 

Филология фәннәре кандидаты, археограф Раиф Фәтхулла улы Мәрданов.

 

 

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге – халкыбызның язма мирасын туплау, аны фәнни өйрәнү һәм кулланышка кертү юнәлешендә нәтиҗәле эшләүче оешма. Аны нигезләүчеләрнең берсе филология фәннәре кандидаты, археограф Раиф Мәрдановның фидаиларча эшчәнлеге турында матбугатта бер язып чыккан идем («Мәдәни җомга», 2015, 18 декабрь.). Аннан соң инде ун ел узып та китте. Ә безнең коллегабыз бәрәкәтле хезмәтенең уңышлары белән һәрдаим сөендереп тора. Шушы вакыт аралыгында «Татар археографиясе» сериясендә ул тагын 20 хезмәт төзеп бастырды һәм аларның гомуми саны 34 кә җитте. Янә башка темага караган бер китапның авторы, алтысының автордашы булды. Бу язмамның максаты – әнә шул казанышларның кайберләре белән киң гавам укучыны таныштыру.

 

Билгеле булганча, Беренче бөтендөнья сугышында Россия ягыннан татарлар да күпләп катнаша. Шуңа күрә халкыбыз тарафыннан бу афәт турында шактый бәетләр чыгарыла. Фольклорның бу төр жанры, хәтта, әсирлектә булган милләттәшләребез тарафыннан да иҗат ителгән. Хәзерге Әгерҗе районы Төрдәле авылы кешесе Мифтахетдин Габделгалим угылының сакланып калган дәфтәре нигезендә бастырылган «Без плиндә ятамыз читлектәге кош кебек...» (2014) дигән китап моңа ачык дәлил булып тора. Анда урын алган «Сугыш әхваленнән», «Ятимнәр бәете», «Плиннәрнең бәете», «Сугыш бәете» текстлары белән укучылар һәм тикшеренүчеләр беренче мәртәбә таныша.

 

Китапның керешендә бу сугышка багышланган бәетләрнең 1914-1917 елларда нәшер ителгән басмалары, кулъязма нөсхәләре турында әтрафлы анализ ясалган. Шулай ук әсирлек темасына язылган мәкаләләр хакында мәгълүмат китерелгән.

 

Бу теманың дәвамы буларак, ләкин элгәрерәк дәверләрне чагылдырган халык авыз иҗаты тупланган хезмәт тә дөнья күрде («Сугыш һәм солдат бәетләре» (2016). Анда XIX гасырдагы рус-француз, рустөрек, Кавказ, рус-япон сугышларына һәм солдат хезмәтенә багышланган бәетләрнең 43 тексты урнаштырылган.

 

Әлеге хезмәтләр тезмәсендә «Матрос Әхмәдулла дәфтәре» (2017) дигән китап та бар. Ул Балтыйк флоты броненосецында хезмәт иткән, рус-япон сугышы вакытында 1905 елның язында Цусима янында әсирлеккә төшкән милләттәшебез Әхмәдулла Шәһидулла улының көндәлек язмалары нигезендә төзелгән. Анда бу сугышка багышланган тугыз бәет тә урнаштырылган.

 

Узган гасырның 90 нчы еллар башында илдә һәм җәмгыятьтә башланган тамырдан үзгәрешләр үткәндәге тарихыбызны барлауга зур этәргеч бирде. Бу уңай белән авыллар тарихын өйрәнү буенча да сизелерлек эшләр башланды. Самара өлкәсендәге Гали исемле иң зур татар авылына багышлап нәшер ителгән китап әнә шул юнәлештә башкарылган хезмәтнең бәрәкәтле нәтиҗәсе («Гали авылы тарихы» (2014). Анда XVII йөздән башлап 1930 елларга кадәр булган хәл-вакыйгалар тасвирлана, авылга исеме бирелгән Гали бабайның нәсел шәҗәрәсе китерелә. Китапта беренче мәртәбә урнаштырылган Хәбибулла Алтынбаевның истәлек дәфтәре, Мөхәммәтгариф Морадыйның көндәлекләре Гали авылы тарихына караган мәгълүматлары булуы белән әһәмиятле һәм кызыклы. Тарихта тирән эз калдырган шәхесләребезнең берсе мулла Морадның Гали авылы кешесе булуы да бу хезмәттә ышанычлы дәлилләр белән раслана.

 

2015 елда татар әдәбияты классигы Кәрим Тинчуринның (1887-1938) моңа кадәр беркайда да басылмаган әсәрләрен туплап, берьюлы ике китап әзерләп нәшер итте. Аның беренчесендә әдипнең «Каракүз» дигән музыкаль мелодрамасы һәм «Нәни абый» исемле комедиясе урнаштырылган. Аларны әдипнең башка әсәрләре белән бергә 2014 елда Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла Милли китапханәгә тапшырган. Китапның икенчесе «Чит илләрдә: хыялый комедия» дип атала. Ул рус язучысы Алексей Толстойның (1882-1945) «Машиналар бунты» һәм чех драматургы Карел Чапекның (1890-1938) «Р.У.Р.» исемле пьесаларына ияреп иҗат ителгән. Комедиянең үзәгенә бөтендөнья революциясенең гамәлгә ашу хыялы куелган. Димәк, әлеге басма Кәрим Тинчуринның иҗат эшчәнлеген тагын да тирәнрәк өйрәнергә, аның дөнья әдәбияты белән багланышларын ачыкларга ярдәм итәргә мөмкин.

 

Идел буенда үткәндә таралыш алган суфичылык хәрәкәте һәм аңа бәйле әдәбият язма мирасыбызның аерылгысыз бер өлешен тәшкил итә. Шул ядкярләребезнең берсе – авторы Мөхәммәтәмин дип фаразланган «Гыйлем Хакка илтер» (2016) дип атала. Ул ТР Милли музеенда тел-әдәбият белгече Зәйнәп Максудова (1897-1980) фондыннан табыла.

 

Галим башта суфичылык һәм татар суфичылык әдәбияты турында тәфсилле мәгъүмат китерә. Аннары әсәрдәге дини һәм суфичылык мәгънәләргә аңлатмалар бирә, әсәрнең эчтәлеге белән таныштыра, иҗат ителү вакыты һәм авторлык мәсьәләләренә ачыклык кертә, тел һәм кулъязманың палеографик үзенчәлекләренә туктала.

 

Бу әсәр киләчәктә татар әдәбияты тарихына караган хезмәтләрдә үз урынын алырга тиеш. Чөнки ул безнең җирлектәге суфичылык хәрәкәтенең шигърияттә чагылыш тапкан күп кенә серләренә төшенүдә чыганакларның берсе булып тора.

 

Элек халкыбыз арасында киң таралган, мәдрәсәләрдә уку әсбабы сыйфатында да кулланылган «Мәликә китабы» исемле бер китап мәгълүм. Әмма аның чыганагы билгеле түгел иде. «Дастане җайә» (2017) дигән хезмәт моңа ачыклык кертергә ярдәм итә. 2016 елда Арча районы авылларына оештырылган археографик экспедиция вакытында табылган әсәрнең XVII гасыр кулъязмасы моңа дәлил булып тора. «Мәликә китабы» дигәнебез шуның кыскартылган варианты икән.

 

Галим әзерләп бастырган китапта тәфсилле һәм әтрафлы кереш мәкалә, әсәрнең транскрипциясе һәм хәзерге татар теленә тәрҗемәсе урнаштырылган, тасвирламасы бирелгән.

 

XVII гасырда иҗат ителгән һәм «Чыңгызнамә» («Дәфтәри Чыңгызнамә») (2019) дип аталган дастаннар китабы – язма мирасыбыз хәзинәсендә киң билгеле ядкярләрнең берсе. Аңа багышлап чыгарылган хезмәттә әсәрнең ике варианты һәм текстларның унбиш варианты тупланган. Кереш мәкаләдә дастанның кулъязмалары, типография ысулы белән нәшер ителгән басмалары, өйрәнелү тарихы, авторлык мәсьәләсе, дастаннарның теле һәм палеографик үзенчәлекләре яктыртыла.

 

Бүлектә бик күп борынгы җырлар да саклана. Алар, нигездә, анда эшләүче хезмәткәрләр тарафыннан Россиянең татарлар күпләп яши торган төбәкләренә оештырылган археография экспедицияләре вакытында тупланган. XVII-ХХ йөзләргә караган кулъязмаларда теркәлгән лирик һәм кыска җырларның «Халык җырлары» (2019) дигән аерым китап булып дөнья күрүләре фольклорның бу жанр төрләрен өйрәнүдә тагын бер уңышлы адым. Хезмәтнең ахырында һәр җырның табылу тарихы китерелгән, язылган кәгазьләрнең палеографик үзенчәлекләре күрсәтелгән.

 

Нәсел шәҗәрәләре – халкыбызның борын-борыннан килә торган һәм хәзерге вакытта үзенең яңарышын алган язма мирасның үзенчәлекле бер өлеше. Шундый 25 татар шәҗәрәсе галим тарафыннан «Шәҗәрәләр» (2021) исемендә китап итеп бастырылды. Аларның күпчелеге ТР Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар, өчесе Казан (Идел буе) федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе Сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлекләрендә, берсе ТР Милли музее фондында саклана.

 

«Шигъри ядкярләр» (2021) китабына XII-XIX гасырларга караган шигъри әсәрләр тупланган. Хосусан, алар Сөләйман Бакыргани, Мәүла Колый, Габди, Габденнасыйр дивана, Һибәтулла Каргалый, Габделҗаббар Кандалый, Мөхәммәтхарис Каратайи иҗатлары. Шулай ук исемнәре әлегә билгеле булмаган шагыйрьләрнең шигырьләре дә урын алган. «Бәдәвам» китабына, Өмми Кәмал, Адниш хафиз, Габди, Габдессәлам, Ибраһим ахун, Лотфулла Галиулла, Әхмәтшакир Заһиди кебек каләм ияләренең тормышы һәм иҗатларына күзәтү-анализлар татар әдәбияты тарихын өйрәнүчеләрдә кызыксыну уятырга мөмкин.

 

Хосусый актлар, ягъни килешү-хокук язмалары халкыбыз яшәешенең бик күп өлкәләрен чагылдыра. Бу юнәлештә максатчан эшләп нәшер ителгән «Килешү-хокук язмалары (XVIII-ХХ гасыр башы)» (2023) дигән китапта 120 шундый документ тупланган. Алар арасында, мәсәлән, солыхнамә, сату-алу, васыятьнамә, эшкә яллану, вакыфнамә һ.б. бар. Хронологик яктан алар 1736-1923 елларны иңли һәм, нигездә, Россия дәүләт борынгы актлар архивы фондларында, ТР Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар, Казан (Идел буе) федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе Сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлекләрендә, берсе ТР Милли музее фондында саклана.

 

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына чыгарылган «Бөек Ватан сугышы хатлары, солдат хатирәләре» (2020) исемле китап каһарман ата-бабаларыбызларның батырлыгына ядкяр буларак саваплы эшләрнең берсе булып саналырга хаклы. Анда Татарстаннан, Башкортстаннан, Самара һәм Ульяновск өлкәләреннән, Пенза шәһәреннән фронтта һәлак булган һәм исән кайткан 22 милләттәшебезнең йөз данә хатлары, ике кешенең әсирлек хатирәләре урнаштырылган.

 

Язма мирасыбызда татар әдәбиятын, аерым алганда аның шигъриятенә өстәрдәй яңа исемнәр табылып тора. Нигъмәтулла Солтанбәков (1841-1928) әнә шундый шагыйрьләрнең берсе. Ул хәзерге Мамадыш районы Югары Ушмы авылында туган һәм шунда яшәгән, 1891 елга кадәр имам вазифасын башкарган. Физик яктан авыр хәлгә дучар булгач, урын өстендә яткан килеш әдәби иҗат белән шөгыльләнергә көч таба. Аның әсәрләре үз вакытында халык арасында киң таралыш алган. Археографик экспедицияләр вакытында табылып, хәзерге вакытта фәнни оешмаларның, югары уку йортлары китапханәләре фондларында саклана торган кулъязмалары моны ачык дәлилли. Аның бу эшчәнлегенә багышлап бастырылган җыентыкта («Нигъмәтулла Солтанбәков әсәрләре» (2024) 1895-1925 елларда язган шигырьләре, дүрт мәрсиясе, үзе төзегән нәсел шәҗәрәсе тупланган.

 

Керештә шагыйрьнең әсәрләренә җентекле күзәтү ясалган, аның нәселе турында мәгълүмат китерелгән. Ахырда шагыйрьнең кулъязмаларына фәнни тасвирлама һәм сүзлек урнаштырылган.

 

Шунысын билгеләп үтү зарур: Нигъмәтулла Солтанбәков сәламәт вакытында кабер ташларына уеп язучы-бизәүче хаттат буларак танылган. Җыентыкта хәбәр ителгәнчә, аның тарафыннан эшләнеп куелган ташлар хәзерге Мамадыш, Кукмара, Балык Бистәсе, Балтач зиратларында бар.

 

Галимнең «Милли китапханәнең археографик экспедицияләре» (2022) дигән китабында Милли китапханәдә Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең оешу тарихы, 1992-2022 еллардагы археографик экспедицияләрнең (Казан университеты белән берлектә үткәрелгәннәре дә бар) 30 еллык эшчәнлегенә багышлана. Анда экспедицияләрнең географиясе, катнашучылар, табышлар бәян ителгән. Аннан күренгәнчә, шул вакыт аралыгында 8 меңнән артык кулъязма берәмлек тупланган. Гыйльми сәфәрләрдә катнашучыларның китапта урын алган истәлекләре дә бу юнәлештә эшләүнең үзенчәлекләрен аңлауда өстәмә материал булып тора. Гомумән, зур булмаган бүлек тулы бер институтның гына көченннән килә торган эшләр башкара икән. Галим гарәп хәрефендәге язма мирас белән эшләүнең күпьеллык тәҗрибәсе нигезендә «Гарәп хәрефле татар кулъязмаларының палеографик үзенчәлекләре» (2022) исемле китап чыгарды. Анда язу матераиллары, каралар, кулъязмаларның төрләре, сакланышы, тышлыклар, авторлар һәм күчереп язучылар, гарәп язуының төрләре һәм башка четерекле мәсьәләләр карала. Шулай ук гарәп язулы татар чыганакларын матбугатта бастыруда күзәтелгән кимчелекләр, хосусан, даталарны ачыклаудагы хаталар, сүзләрнең ялгыш укылышлары, кайбер текстологик фантазияләр турында тәфсилле язылган. Бу хезмәтне гамәли яктан методик ярдәмлек буларак кулланырга мөмкин.

 

Зур булмаган күзәтү ясалган хезмәтләрдә әсәрләрнең факсимилеләре, әтрафлы аңлатма-шәрехләр, хәзерге укучыга аңлашылмаган сүзләргә бирелгән сүзлекләр, бай кереш мәкаләләр – үзләре генә дә зур фәнни тикшеренү дип аталырга хаклы.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру