Шагыйрь Габдулла әфәнде Тукаев белән беркадәр танышлыгым булганга күрә, мин ара-тирә аның белән күрешеп, кайбер вакыт утырышкалый да идем. Бигрәк тә бу соңгы 1912 елда «Аң» журналын чыгара башлау тугрысында киңәшләшер өчен, аны күргәләргә тугры килде. Мин бу урында Габдулла әфәнде белән башка очрашу, күрешүләрне язмыйча, бары иң соңгы, иң актык күрешүемне генә укучылар белән уртаклашып китмәкче булам.
Уң көн кадәр читтә йөреп, бу ел беренче апрельдә Казанга кайтуым белән, мин Габдулла әфәнденең хәле шул ун көн эчендә бик күп начарланганын ишеттем. Ләкин үзем Казанда булмавым белән өелгән эшләр мине бушатмадылар: мин ул көнне бик мәшгуль булдым, иртәгесен, 2 апрельдә, кич 6 сәгатьтә генә, Габдулла әфәнденең бер айдан артык авыру хәлдә кереп яткан Клячкин шифаханәсенә барырга муаффәкъ булдым.
Мин Габдулла әфәндегә килгәндә, аның янында Әмин әфәнде Мостафин саклап тора иде. Кердем, исәнләштем, барып, Габдулла әфәнде, аннан соң Әмин әфәнде белән күрештем. Габдулла әфәнде исәнләшүемә яткан җиреннән ишарә белән генә җавап бирде, күрешер өчен кулын сузды.
Габдулла әфәнде ак күлмәк-штаннан, соры оектан, яланбаш хәлдә караватка аякларын җыеп, куырылып кына яткан иде. Авыр-авыр мышнап сулу алуы, күзләрен бер ачып тегәлеп карап, бер йомып ятуы кызганыч иде. Аның өстенә битләренең, кулларының ап-аклыгы, шабыр тиргә батуы, арыклыкның чигенә чыгып, тәмам бетерешкәнлеге карарга бигрәк тә аяныч иде. Габдулла әфәнде шулай ята торгач, әле бер якка, әле икенче якка әйләнеп, күкрәкләре тугрысына китереп укмаштырган кулларын кузгаткалый, читкә алып яисә башы астына тыгып куя, кайвакыт торып, тезләрен чәнечтереп, куллары белән тезләренә тотынып утырып тора иде. Ара-тирә җиңелчә генә йөткерә, савытка төкерә, шулай итеп, күптәннән дучар булган чахотка хәстәлегенең җәфасын чигә иде.
Мин, билгеле, бу авыр хәлне күреп, Габдулла әфәнде белән күп сөйләшмәдем, фәкать: «Габдулла әфәнде, сәламәтләнәсезме?» — дип, хәлен генә сорадым. Соравыма Габдулла әфәнде җавап бирмәде. Мин Әмин әфәндедән, шыпыртрак кына, дәваларны истигьмал итү, докторның килеп карауларын, шифаханәдәге тәрбиянең ничек икәне тугрысында сораштым. Әмин әфәнде үз белгәннәрен сөйләде.
Мин кереп, чирек сәгать кадәр торгач, Габдулла әфәнде көтмәгән җирдә миңа бер сөаль бирде, авыз эченнән ишетелер-ишетелмәс кенә, карынкы вә зәгыйфь бер тавыш белән:
— Актык корректура кайчан? — диде.
Габдулла әфәнде «Аң»да бастырган шигырьләренең соңгы корректураларын үзе караучан иде. Бу юлы да 8 нче сан «Аң» да дәрҗ ителгән (басылган) өч шигыренең матбага хаталарын тәсхих итәргә (дөресләргә, төзәтергә) теләп соравы иде.
Шул хәтле авыру, авыр хәлдә яткан Габдулла әфәнденең бу соравыннан мин бик тәэсирләндем, аңар ни дип җавап бирергә бераз аптырап та тордым. Ул сораган корректура ул вакыт минем янымда булса да бирсәң, я шул минутта ук торып төзәтә башлар да, үзенең сәламәтлегенә тагын да зарар итәр дип, бирмәскә уйладым.
— Корректура иртәгә була, — дидем.
Ул шуның белән бетте. Габдулла әфәнде, минем җавабыма канәгатьләнеп, сөкүт итте (тик торды, туктады).
Без сөйләшеп, бераз вакыт үткәч, Габдулла әфәнде әлегечә торып, өстәлдәге стаканлы чәйгә кулын сузды. Ләкин чәй күптән ясалып куелганга күрә, салкынча булганга, Әмин әфәнде:
— Бу суынган, икенчене сорыйкмы? — диде.
Габдулла әфәнде аңар баш белән генә ишарәт итте.
Икенче чәй китерелде.
Тагы бераз вакыт үтү белән, шифаханәдәге авырулар янында йөри торган бер марҗа бүлмәгә керде. Габдулла әфәнденең йөзендәге тирләрен сөртеп алды. Кулыннан тотып, берничә минутлар чамасы тамыры типкәнне тикшерде дә:
— Дару эчәсезме? — дип сорады.
Габдулла әфәнде моңар ни ишарә, ни тел белән җавап бирмәде. Марҗа уртачарак бер рюмкага бер төрле дару салып бирде. Габдулла әфәнде, марҗа һәм Әмин әфәнденең ярдәмләшүләре белән, урыныннан торып утырып, рюмкадагы даруны үз кулы белән тотып, төбенә кадәр эчеп бетерде.
Габдулла әфәнденең, болай көчләнеп-көчләнеп, бирелгән даруны рюмка төбенә кадәр эчеп бетерүен карап тору минем күз алдыма бик кызганыч күренешләр китерде. Габдулла әфәнде үзенең тиздән үләчәгенә ышанып та, сәламәтләнү өмете белән болай дару эчүе аның һич үләсе килмәгәнен, үлем белән иң актык чиккә кадәр көрәшкәнен, никадәр көрәшсә дә, никадәр дәваланса да, залим әҗәл аны якасыннан тоткан, ул аңар бүген бирелмәсә, иртәгә дигәндәй, биреләчәк, җиңеләчәк икәне күренеп торганга күрә, карарга бик аяныч иде…
Даруны эчкәннән соң, Габдулла әфәнде янәдән ятты. Мин, бераз утыргач, сәгатемне карадым — җиде ярым иде. Габдулла әфәнде янында үткән бер ярым сәгать вакытны мин тоймый да калдым, вакыт бик тиз үткән; шулай да сәламәт түгел кеше янында бих озак тору ялыктыру, тартындыру булмасын дип уйлан, мин китәргә ният иттем. Габдулла һәм Әмин әфәнде белән күрешеп чытып киттем. Габдулла әфәнде,бу юлы миңа кулын сузмады, мин аның кулын тотып күрештем.
Габдулла әфәнде Тукаев белән минем бу күрешүем актык мәртәбә булды. Шул кичне мин китеп, өч чирек сәгать вакыт үтүгә, Габдулла әфәнде вафат итте. «Аң» журналы үзенең исем кушучысын, мөәссисләреннән (оештыручы, нигезләүчеләреннән) берсен, иң эшлекле мөхәррирен вә бөтен татарларның мактанычы булган иң кадерле шагыйрен һич кайтмаска югалтты…
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала