Шәхесләребез Уку өчен 6 минут

Туган телнең камил үрнәге

Татарстан радиосында хикмәтле хәл­ләр булырга тора. 21 мартта күренекле галим һәм язучы, нәфис сүз остасы, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Галимуллин үзенең 85 яшьлек юбилеен туган йортыдай якын күргән радиога килеп билгеләп үтә.

 

Диктор Фоат Галимуллин студиядә. 1960 еллар.

 

 

13 сәгать 10 минутта аның катнашында зур тапшыру эфирга чыга. Ул тәмамланып, бераз гына хәл алуга, 15 сәгать 10 минутта Фоат ага яңадан студиягә кереп, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харисның «И Туган тел» исемле яңа поэмасын тыңлаучылар игътибарына тәкъдим итә. (16+) Моноспектакль башланып китәр алдыннан әсәр авторы кереш сүз әйтә.

 

Әле беркайда да басылып өлгермәгән әлеге поэма беренче тапкыр безнең эфирда яңгырый. Һәм шуның белән Фоат Галимуллин үзенең туган көнендә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тапшырулар сериясен башлап җибәрә.

 

 

Галим Фоат Галимуллин язучы Лирон Хәмидуллинның 80 яшьлек юбилее уңаеннан уздырылган кичәдә. Казанда Г.Тукайның әдәби музее, 2012 ел.

 

 

Боларның барысы да, әйткәнебезчә, 21 мартта. Ә хәзер исә галим катнашында элегрәк әзерләнгән күп санлы тапшыруларның берсе белән танышырга чакырабыз. Ул 2017 елда Татарстан радиосының 90 еллык юбилеен каршылаган көннәрдә яздырылган иде.

 

 

Тимерче һәм гармунчы улы

 

Әңгәмәне укырга керешкәнче Фоат Галимуллинга кагылышлы мәгълүматны хәтердә яңартыйк әле.

 

Кукмара ягындагы Арпаяз авылының атаклы тимерчесе, оста гармунчысы Галимулла ага Бөек Ватан сугышына чыгып киткәндә төпчек улы Фоат әле тәпи басарга да өлгермәгән була. Әнә шул яшеннән атасыннан ятим калган малай сугыш елларының һәм аннан соңгы чорның бөтен михнәтен үз башыннан кичереп үсә. Мәктәпне тәмамлагач, хезмәт юлын колхозда тракторчы ярдәмчесе – сабанчы булып башлый. Матур җырлавын һәм гармунда уйнавын күреп, аны авыл клубында «Галиябану» спектаклендә Хәлил ролен уйнарга чакыралар. Һәм әнә шул мизгелдән аның тормышында яңа бер чор башланып китә. Үзешчән сәнгатьтә актив катнашып, яшьләрне үз тирәсенә туплап йөргән егетне клуб мөдире итеп куялар, комсомол оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. Фоатның таланты Арпаязга гына сыешып калмаячагын тора-бара колхоз җитәкчеләре дә аңлый һәм аңа укуга керү өчен паспорт бирергә мәҗбүр булалар. Алабуга мәдәният училищесы, Кукмарада комсомол, партия эше, район мәдәният йорты директоры баскычларын үтә һәм көннәрнең берендә аны язмыш Татарстан радиосына алып килә.

 

 

Уңнан: Фоат Галимуллин, Мәрьям Арсланова, Айрат Арсланов, Госман Әхмәтҗанов. /Фотолар – Татарстан радиосы архивыннан.

 

 

Кукмара радиосын кем ачкан?

 

Хәзер тәкъдим ителәчәк әңгәмә Фоат Галимуллинның радиога диктор булып килү тарихыннан башланып китә. Журналистның шушы хактагы соравына ул болай дип җавап бирә:

 

– Әйе, ул үзе бер тарих дисәк тә ярыйдыр, – ди Фоат Галимуллин. – 1960 елларда безнең авылга «чыбыклы» радио керттеләр, моңа кадәр андый әйберләрне күрмәгән яшүсмергә ул инде бер могҗиза булып тоелды. Казан сөйли торган вакыт җиткәч, бөтен эшләрне бетереп, тәлинкәнең эченә керердәй булып тыңлый торган идек. Ул елларда Әминә Сафиуллина, Камал Саттарова, Фатих Колбарисов, Рәшидә Җиһаншина, Айрат Арслановлар сөйли иде. Их, менә шундый диктор булсаң иде ул, аның өчен кайсы уку йортларында укырга кирәк икән, дип хыяллана идем. Һәм алар үрнәгендә тиешле паузалар ясап, газеталарны кычкырып укый торган идем. Ә инде Кукмарада комсомол райкомында эшли башлагач, радиоузелдан бирелә торган игъланнарга игътибар иттем. Башка бер уй килде: димәк, шушы юл белән район радиосы тапшыруларын да яңгыратып булачак бит. Райкомның пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире Шаһиев абыйга бу турыда әйткән идем, бик шәп фикер, әйдә үзең оештыр, дип, эшне үземә үк йөкләп тә куйды. Шул рәвешчә, текстлар язып, үзешчән артистларны чакырып, атнага берничә тапшыру оештыра башладым.

 

 Бераздан армиягә алдылар. Өч ел хезмәт иттем, шуның ике елын бөтен эшләрдән аерылган комсомол секретаре булып эшләдем һәм шунда да хәрби частьның радиоузелыннан тапшырулар оештырдым. Хәрби хезмәттән кайтып, Кукмарада яңадан эшли башлагач, тагын район тапшыруларын җанландырып җибәрдек.

 

 

Кар астыннан сикереп чыккан бәхет

 

Һәм бервакыт ишетәм: Татарстан радиосында диктор урынына конкурс игълан ителгән. Бардым. Күптәнге хыялым бит инде. Хәтерем ялгышмаса, кырыклап кеше килгән. Режиссер Әминә Шаһиәхмәтова магнитофонга яздырып алды. Ширияздан Сарымсаков, Рафаэль Ильясов, Ленар Җамалетдиновлар тыңлап карадылар да, ярар, комиссия үз сүзен әйтер, дип, мине кайтарып җибәрделәр.

 

1967 елның декабрь башлары иде. Кар яуган. Караңгы төшеп килә. Эштән өйгә кайтып кергәндә капка төбендә ниндидер бер кәгазь күрәм. Кар инде аны кап­лап киткән, бер кырые гына чыгып тора. Нәрсә икән бу, дип, тартып карасам, конверт икән. «Татарстан радио һәм телевидение комитеты» дип язылган рәсми хат. Өйгә – яктыга алып кердем. Сөенечме, әллә көенечме, анысын белгән юк бит әле. Ачып тиз генә укыдым да, шатлыгымннан түшәмгә кадәр сикердем, мине диктор итеп кабул итүләре турында хәбәр язылган иде. Бөтен эшләрдән үземне азат итеп, Казанга килдем, шул елның 7 декабрь көнендә беренче тапкыр эфирга чыктым.

 

Менә язмыш диген, әгәр дә шул чакта конвертны күрми калган булсам, аны кар тулысынча каплап китсә, яз көне генә табылса, язмыш юллары бөтенләй башкача булыр иде.

 

Фоат абый, гаярьлек булган инде үзегездә. Казан үзебезнеке, дисәк тә, анда бит әле барып урнашырга кирәк. Сез ул вакытта инде гаиләле. Батырлык кирәк бит мондый адымга.

 

– Батырлыктан бигрәк, хыялыңа тугрылык саклау кирәк. Ә инде торак мәсьәләсенә килсәк... Татарстан радиосының хәзерге җитәкчесе Тәүфыйк Камәретдин улы Сәгыйтов ул чагында сәнәгать бүлеге мөдире, бер үк вакытта радиокомитетның профсоюз оешмасы рәисе иде. Юлын каян тапкандыр, кем­нәрне күндергәндер, белмим, әмма өч ай дигәндә ул миңа фатир алып бирде. Шул фатирга килеп кергәч, көлке булса да әйтим инде, бу бит минем үз почмагым дип, идәнгә ятып бер тәгәрәдем. Өч ай гына булса да гаилә белән кеше өстендә тору туйдырган булгандыр, күрәсең.

 

– Менә хәзер аңлашыла, Фоат абый, Сез бит Татарстан Дәүләт Советы депутаты булган, Язучылар берлеге рәисе булып эшләгән вакытыгызда торакка мохтаҗ язучыларны кайгыртып, аларга фатирлар юллап йөрдегез. Димәк, Сез иҗат кешесе өчен яшәү урыны­ның никадәр кадерле икәнен үзегез белгәнсез.

 

– Кадерле әлбәттә. Мөмкин булганча, язучыларга ярдәм күрсәтергә тырыштык. Ул вакыттагы җитәкчеләребез безнең гозергә игътибарлы була килделәр, кешеләрне сөендерә алдык. Аннан андый мөмкинлекләр чикләнде, анысы инде базар икътисадының ныклап үтеп керүенә бәйле.

 

 

«Радиодан киткәнем юк әле»

 

– Фоат ага, Сез бит кабатланмас диктор, туган телебезнең барлык та­ләпләренә җавап бирерлек дәрәҗә­дә сөйли алучы бердәнбер кеше. Шуңа да без Сезне «татар теленең эталоны» дип атыйбыз. Мондый шәхеснең радиодан китеп баруы үз вакытында күпләргә аңлашылмагандыр.  

 

– Әйе, андый сорауны бирүчеләр күп булды. Чынлап та, тыңлаучылар үз итте, үзем дә бик яратып эшләдем. Ул вакытта тапшырулар җиде сәгать ун минутта башлана иде. Студиягә иртәнге алтыга килеп җитәсең. Җәяү бара идем, саф һавадагы хәрәкәттән соң сулыш иркенәя, микрофон алдында рәхәтләнеп укыйсың. Барганда өйләргә күз төшә, мин әйтәм, тагын бер сәгатьтән мин сезнең күбегезнең өенә «Казан сөйли!» дип килеп керәчәкмен. Үзем өчен бәхет дип саный идем. Шулай да бервакыт китәргә дә туры килде. Яши-яши, укый-укый мин уйлана башладым: диктор профессиясе ул, әлбәттә, бик мөһим эш, автор белән тыңлаучылар арасында арадашчы, ләкин минем үз сүземне әйтәсем, үзем язып карыйсым килде. Ул теләк көчәйгәннән-көчәя барды һәм беркөнне китәргә вакыт җитте. Казан дәүләт педагогика институтына чакыру алгач, минем карарым ныгыды, шунда татар әдәбияты кафедрасында фән дөньясына кереп китеп үз сүземне әйтергә мөмкин булачак дип уйладым һәм ялгышмадым.

 

Шөкер, радиодан да аерылмадым. Берәр әсәр укырга чакырулары була, ялт кына килеп тә җитәм, кайчак хәтта чакыруларын да көтеп тормыйм. Туган йортым кебек якын урын бит ул. Кыскасы, минем радиодан киткәнем юк әле.

 

Радиотапшыруның аудиоязмасын тыңларга тәкъдим итәбез. Анда Фоат Галимуллин башкаруындагы җырлар да урын алган. (16+)

 

 

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 6
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи