ХХ гасырның беренче чирегендә Төркиядә татарча нәшер ителгән «Төрек йорты» («Turk yurdu») журналы турында язганда, күпчелек галимнәребез аның әүвәл атаклы Оренбург сәүдәгәре Мәхмүт Хөсәенов (1845-1910) акчасына чыга башлавын хәбәр итми. Дөрес, Мәхмүт бай Хөсәенов ун мең сум акчаны (хәзерге заманда миллион сум чамасына тиң буладыр) башта Төркия тарафында югары белем алучы татар яшьләренә ярдәм өчен дип васыять иткән.

Ул чорда Каһирәдә урнашкан атаклы мөселман университеты Әл-Әзһәр дә әле Төркия йогынтысында була. Әл-Әзһәрдә татарның ике-өч дистәләп шәхесе белем алган. Мәсәлән, Җаек шәһәрендә 1871 елда атаклы «Мотыйгия» мәдрәсәсен ачкан Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин белән аның улы Камил дә шунда укыган шәхесләр. Алар – Габдулла Тукайның беренче остазлары. Мисырда нәшер ителгән милли матбугат белән танышып кайткач, Камил хәзрәтнең 1-2 ел дәвамында үз шәһәрендә кулдан язулы газета-журнал таратканлыгы мәгълүм. Ә 1905 елдан исә ул аларны, сәүдәгәр кайнатасыннан алынган акчалар исәбенә, типографиядә бастырган.
Сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, журналист Йосыф Хәсән улы Акчурин (1876-1935) Истанбулда «Төрек учаклары» хәрәкәтен һәм 1911 елда «Төрек йорты» журналын оештыруда катнаша, 1912-1917 елларда журналның әйдәп баручы мөхәррирләреннән була.
Аталы-уллы хәзрәтләр мисалында, «Мотыйгия»не тәмамлаган шәкертләр арасында да төрле тарафка барып укып, югары белем үзләштерүчеләр булган. 1905-1906 еллар тирәсендә Камил хәзрәт нәшер иткән «Фикер» газетасында үткер фикерле язмалары басылгалаган казакъ адвокаты да шундый шәхесләрнең берсе булгандыр, мөгаен. Җаектан 50-60 чакрымга көнбатыштарак урнашкан авылда туган мулла улы, булачак әдип һәм тарихчы Габделбари Баттал да югары белем үзләштерәсе уку йорты итеп Әл-Әзһәр университетын Камил хәзрәт үрнәгендә сайлагандыр. Ул чорда Самара губернасының көньяк-көнчыгыш почмагында урнашкан ике дистәләп татар авылы кешеләре өчен Җаек иң якын шәһәр саналган. Дөрес, Габделбариның 1920 еллар ахырынача Оренбург каласында мулла вазифасын үтәгән агасының улы шундый ук киңәшне аңа Троицкидагы мәдрәсә башлыгы да биргән, дип сөйләгән иде миңа. Әйе, Каһирәгә ул Зәйнулла Рәсүлев оештырган мәдрәсәне тәмамлагач 1904 елда китә. Әл-Әзһәрдә шул чорның атаклы мөселман галимнәре Җамалетдин Әфгани белән Мөхәммәд Габдеһ дәресләренә бик теләп йөри. Алар оештырган җыелышлардан калмаска, алар әйткән фикерләрне куен дәфтәренә теркәп барырга тырыша. Һәм Оренбургка кайтып, «Вакыт» газетасында эшли башлагач ук – 1908 елда остазларына багышлап китап бастыра. Соңрак Габделбари Батталның Төркиядән даими рәвештә газета-журналлар алдырып торуы турында да сөйләгән иде абыйсының улы. «Төрек йорты» журналы турында аерып сорамаганмын…

Оренбург уртасындагы элекке татар зиратында Мәхмүт бай Хөсәенов һәм җәмәгате Акалаевага куелган кабер ташы. Зиратка барып күрсәтүче – Мәдинә Рәхимкулва. 1970 еллар уртасы. /Лирон Хәмидуллин фотосы.
Мәхмүт бай Хөсәенов 1910 елның 10 августында Оренбургта вафат була. Шәһәр уртасындагы татар зиратында әле 1970 елларда кабере һәм җәмәгате Акалаева белән бергә искә алынган истәлек ташы бар иде. Уртакул сәүдәгәр Акалаев бертуган Хөсәеновларның Урта Азия төбәкләрендәге сәүдә вәкиле булган бугай.
Мәхмүтнең яңарак кына Төркиядә укып кайткан улы һәм варисы Шәрәфетдин Хөсәенов, мөгаен, атасы билгеләгән ярдәм фонды акчасының бер өлешен «Төрек йорты» журналын нәшер итәргә ниятләгән төркем башлыгы Йосыф Акчура остазына үзе теләгәнчә тотарга рөхсәт иткәндер. Шул төркемгә оешкан яшьләр 1-2 ел инде татар телендә журнал чыгарырга хыялланган була. (Садри Максуди кызы Гадиләнең атасына багышлап нәшер иткән китабында да шул хакта хәбәр бар. Һәм журналның иң беренче саннарында ук атасының Россиядәге сәяси вакыйгаларны чагылдырган язмасы чыкканлыгын да белдерә ул).
Шушы мәҗмуганы төркияле бер хезмәт авторы – Исмәгыйль бәй Төрек углы «Төрек йорты»н «чын мәгънәсендә барлык төрки дөнья журналы булды», дип таныта. Бу мәҗмуганы оештыручы 6-7 ир-ат арасында әйдәп йөрүчесе Йосыф Акчура булганлыктан, безнең матбугатта ул элек-электән «Йосыф Акчура чыгарган журнал» буларак та теркәлгән. Әйе, 1917 ел вакыйгаларына чаклы ул аның беренче мөхәррире булган шул. Бу мәҗмугага үрнәк рәвешендә Йосыфның Россиядә нәшер ителгән бертуган Рәмиевләрнең «Шура» журналын алганлыгын Исмәгыйль Төрек углы да билгеләп үтә. Журналны дистә ел чамасы чыгаруга тотылган акчаның «Оренбурглы татар сәүдәгәрләреннән булган мәшһүр Мәхмүт бай Хөсәеновныкы» икәнлеген хәбәр итә ул. «Бу акча белән ничә ел буе өзлексез чыгып килә торган “Төрек йорты” журналына нигез салына», – дип белдерә.
Үз илләрендә дә байтак кына изге эшләр башкарган, татар яшьләренең заманча белем үзләштерүе өчен дип миллионлап акча сарыф иткән өч бертуган сәүдәгәр Әхмәт, Гани һәм Мәхмүт Хөсәеновларның Россиядәге эшчәнлеге күпләргә мәгълүмдер. Шулай ук алар чит илдә укуларын дәвам итүчеләргә дә даими рәвештә ярдәм итеп торган. Мәхмүт байның Төркиядә укучы яшьләргә ярдәм итү өчен җибәрелгән 10 мең сум акчасы, шул рәвешле, бу мәҗмуганы берничә ел яшәтү өчен тотылган булуын да без берничә ел элек «Чын мирас» журналында басылган Исмәгыйль бәй мәкаләсеннән белгән идек.
САДРИ МАКСУДИ МӘКАЛӘЛӘРЕ БАСЫЛА
«Төрек йорты» журналының беренче нөсхәсе 1911 елның 20 ноябрендә басмаханәдән чыга. 1911-1931 еллар аралыгында журналның «233 саны нәшер ителгән», дип белдерелә «Татар энциклопедия сүзлеге»ндә. Шунысы да безнең милләт тарихы өчен әһәмиятле: мәҗмуганың иң тәүге саннарында ук патша Россиясе Дәүләт Думасы депутаты Садри Максудиның Россия мөселманнарының сәяси көрәшкә күтәрелешен истә тотып язылган «Бөек милли гамәлләр» мәкаләсе басылуыдыр. Дөрес, ул аны үз исеме белән бастырырга җөрьәт итмичә (Россия дәүләте депутаты бит), «Җанбәк» тәхәллүсе белән чыгарырга рөхсәт бирә, дип хәбәр итә кызы Гадилә (Адилә Айда) атасына багышланган китабында. Максуди һәм Рәмиевләр нәселенә бәйле бу олуг галимәне үзебезчә Гадилә дип язарга да хаклыбыз – ун яшенәчә Казаныбызда яшәп, шул исемне йөрткән ич ул. Аның апасы атаклы Рәмиевләр нәселеннән – Дәрдемәнднең агасы Шакир кызы Камилә була. Әтисе турындагы «Садри Максуди Арсал» китабында Гадилә Казанда сатып алынган үз йортларының шәһәрнең Тау өлешендә урнашуын искә ала. Мөгаен аларның ул иркен йорты шәһәрнең хәзерге Бутлеров яки Волков урамнары тирәсендә булгандыр. Ул йортны табып, истәлек тактасы урнаштырсаң, хәзерге милләттәшләребез дә Садри Максуди гаиләсенең Казанда кайда яшәгәнлеген белер иде дип уйлыйм.
«Төрек йорты» журналында басылган язмалар татар тормышын барлау белән генә чикләнми әлбәттә. Анда күрше Кавказ төбәге төркиләре тормышына кагылышлы язмалар да, Урта Азия төркиләренә багышланганнары да нәшер ителгән. Садри Максуди да анда Урта Азия дәүләтләре турында хезмәтләрен бастырган. Соңрак кызы тарихи хезмәтләр язачак Европа төркиләрен башлап искә алучы да ул була. («Этрусклар кемнәр?» язмасы Садри Максудиныкы ич).
«Чын мирас» журналының 2014 елгы 1-3 нче саннарында Йосыф Акчураның төркиләр мәдәнияте тарихында тирән эз калдырган шәхесләргә багышланган «Яңа төрек дәүләте уңчылары» хезмәтенең тәрҗемәсе укучы хөкеменә тәкъдим ителгән иде. 1928 елда язылган бу хезмәт Төркиядә инде берничә мәртәбә басылып чыккан. Иң әүвәл бу хезмәтнең аерым өлешләре «Төрек йорты» мәҗмугасының берничә санында нәшер ителүен искәртеп үтик. Аннары аны 1981, 2001 елларда Төркиядә аерым китап рәвешендә бастырып чыгаралар. Димәк, бу хезмәтнең яңа заман укучысы һәм галимнәре өчен әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Ниһаять, күренекле милләттәшебезнең шушы житди хезмәте белән «Чын мирас» журналы битләрендә безгә – якташларына да танышу насыйп булды. Хезмәтне төрек теленнән тәрҗемә итүче һәм искәрмәләр белән журнал редакциясенә тәкъдим итүче филология фәннәре докторы Мәсгуд Гайнетдинов иде.
КАРДӘШ ХАЛЫКЛАР ӘДӘБИЯТЫ ТУРЫНДА ЕШРАК КҮРӘСЕ КИЛӘ
Мин «Төрек йорты» мәҗмугасының бер санында урын алган, күренекле азәрбайҗан җәмәгать эшлеклесе һәм язучысы Фатех Али Ахундовка багышланган язмасына да бераз тукталмакчы булам. Бу очракта ул шәхеснең исеме Төркиядә кабул ителгән вариантта китерелә. Үзебезнең XХ гасыр башы әдипләре һәм зыялылары аны бездә чак кына башкачарак итеп язганнар: Мирза Фәтали Ахундов, дип. Ахундов Россия төркиләре арасында иң беренче драматург буларак танылган шәхес. 1850-1855 елларда ул туган телендә Европа ысулында берничә комедия яза. «Мирза (Ф.Ахундов) иҗатына Мольерның яки Россия драма әсәрләре язучыларының, мәсәлән, Гогольнең тәэсире булуы, драматургның алардан илһам алганлыгы бик мөмкин», дип хәбәр иткән журнал мөхәррире Йосыф Акчура да.
Ул заманда Кавказ төбәгендәге шәһәрләрдә төрки телдә эшләгән басмаханәләр булмый әле. Баку белән Тбилиси калаларында беренче төрки телле басмаханәләр якынча 20 елдан соң гына эшли башлый. Мәсәлән, Бакуда «Игенче» исемле беренче газета – 1875 елдан, Кавказ халыкларының уртак төрки-татар телендәге икенче газета «Зыя-и Кавказия» Тбилиси каласында 1878 елдан нәшер ителгән. Сәхнә әсәрләрен китап рәвешендә бастырып чыгару хыялы белән М.Ф.Ахундов Төркиягә дә барган. Аларны «Җәмгыяте гыйльмия Госмания (ягъни Төркия)» оешмасы утырышларында җәмәгатьчелеккә укып күрсәткән. Ләкин әле ул вакытта Төркиядә дә сәхнә әсәрләрен иҗат итүчеләр булмый. Әдәбият гыйлеме белән кызыксынучылар әлеге оешма утырышында кунакның иҗат үрнәкләренә карата уңай фикергә килә алмыйлар. «Язган театр хикәяләре тулысынча укылды… “Җәмгыяте гыйльмия” киләчәктә (аларны) госманлы теленә тәрҗемә итеп, бастырып чыгарырга тырышачак», дигән карар гына чыгаралар. Ләкин, Йосыф Акчура хәбәр итүенчә, ул карар үтәлми. Ахундов пьесалары үз заманында төрки телдә басылмыйча кала. Ә менә Тифлис каласында грузин телендә исә ул җиде пьеса 1859 елда ук басылып чыккан.
Галим Мәсгуд ага Гайнетдиновның бакый дөньяга күчүеннән соң Төркиягә бәйле тарихи хезмәтләрнең кытлыгы үзен бераз сиздерә кебек. Кардәш казакъ, кыргыз, үзбәк, азәрбайҗан, каракалпак һ.б. халыклар әдәбиятына һәм тарихына багышланган язмаларны да бүгенге матбугатта ешрак күрәсе килә.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала