Шәхесләребез Уку өчен 1 минут

Паганини

Бөек скрипкачы Никколо Паганини Италиянең Генуя шәһәрендә 1782 елның 27 октябрендә дөньяга килә. Ул заман кешеләре аны йөзенә караңгылык иңгән, авыр холыклы, ямьсез кыяфәтле, чирләшкә кеше буларак тасвирлый.

 

Жан Огюст Доминик Энгр рәсеме.

 

 

Моңарчы күрелмәгән дан-шөһрәткә ирешүе музыкантның җанын Иблискә сатканлыгы турындагы имеш-мимешләрне китереп чыгара. Никколо белән таныш булмаучылар, халык арасында йөргән сүзләргә ияреп, аны явыз кеше итеп күрә. Әйе, даһи скрипкачының язмышы авыр, аның холкына тартым. Әмма ул мәрхәмәтле кеше. Әнә шулай итеп, бер образ икенчесен тудыра, тулыландыра. Искиткеч язмышка дучар булган скрипкачының тормыш юллары буйлап сәяхәткә чакырам.

 

Никколоның атасы Антонио портта кечкенә кибет тота. Бер тапкыр ашыга-кабалана табиб чакырта. Табиб баланы карагач, кулларын як-якка җәеп, малайның үлгәнлеген әйтә. Монда үлмәслекме: мандолинада уйнарга өйрәнсен дип, әтисе, бер сынык икмәк бирмичә, биш яшьлек улын караңгы сарайда бикләп тота. Әнисе Тереза сүз әйтә алмый, күз яшьләре аша ни акны, ни караны күрми. Баланы табутка салалар. Җеназа каберстан ягына кузгала. Берзаман табуттагы «мәет» торып утыра. Малайның куркудан шашып калган күзләре тирә-юньне айкый. Әнисе, йөгереп килеп, баланы кочаклый, шашып үбә. Тиз арада ашарына бирәләр. Икенче көнне атасы аның кулына яңадан уен коралы тоттыра. Тоттырмаслык та түгел: музыкаль җанлы ата-ана, күршеләре малайдан бөек скрипкачы чыгуын көтә. Чынлап та, алты яшьтән скрипка малайның кулыннан төшми. Никколо кечкенә чакта әнисе төш күрә. Фәрештә килеп: «Ни телисез, бер теләгегезне үтим», – ди. Ана кеше баласының бөек скрипкачы булуын теләве турында әйтә.

 

Никколо сигез яшьләрендә үзе дә музыкаль әсәрләр яза башлый. Унбер яшьтә композиторларның катлаулы әсәрләрен оста башкара. Унөч яшендә халык каршында беренче концертын бирә. Шушы уңышлардан Антонионың башы әйләнә. Ничек кенә булмасын, баладан атаклы скрипкачы ясарга омтыла. Скрипкачы Джованни Черветтоны чакыралар. Ләкин аның да эш алымнары атасыныкыннан ерак китмәгәнгә охшаган. Никколо аны укытучы итеп танымаган, яратмаган. Тормышының алдагы елларында бу кеше турында искә дә алмый. Шул вакытта яшүсмернең бәхетенә композитор Франческо Ньякко белән Сан Лоренцо храмы капельмейстры Джакомо Коста хәлләреннән килгәнчә, скрипкада уйнауның серләренә төшендерә, хәтта Коста аны үзенең оркестрына эшкә ала.

 

Атасының кансызлыгы эзсез калмый: Никколо гомере буена сәламәтлеккә туймый. Улының осталыгын үстерергә дип, атасы аны Парма шәһәре скрипкачысы Алессандро Ролле янына алып бара. Килсәләр, Ролле авырып ята. Никола залдагы өстәлдә скрипка, нота дәфтәре күреп ала да уйнап җибәрә. Авыру, үз әсәренең яңгыравын ишетеп, аягына баса, исе-акылы китә: «Никколо миннән өйрәнерлек биеклектән узган», – дип белдерә. Ул аны композитор Фернард Паэрга тәкъдим итә. Анысы да малайны тыңлап карагач, осталыгына таң калып, Гаспар Гиретти янына җибәрә. Шушы остаз җитәкчелегендә Никколо Паганини бәхәсләргә урын калдырмаслык скрипкачы, композитор буларак өлгерә. Әле хәзер, ХХI гасырда да Никколо дәрәҗәсендәге скрипкачының туганы юк. Дөрес, атаклылар арасында Арканджо Корелли (1653-1713), Антонио Вивальди (1678-1741), Фриц Крейслер (1875-1962) һ.б. бар, әмма Паганини кебекләре юк.

 

Паганини үлгәннән соң скрипкасында башка кешеләр уйнамасын дип сорый. Аны туган шәһәре Генуяга бүләк итә. Ул шәһәр Ратушасындагы Палаццо Дориа-Турсинның Паганини исемендәге залында саклана. Никколо үзе аны: «Минем пушка-скрипкам», – дип йөртсә, халык исә «Вдова Паганини» дип зурлый. Скрипканың тарихы бик кызык. Ул 1743 елда италияле мастер Джузеппе Бартоломео Гварнери остаханәсендә эшләнә. Ливрон исемле француз коммерсанты тарафыннан Паганинига бүләк ителә. Карта уены вакытында оттыргач биреп тора һәм Никколоның уйнавын ишеткәч, киредән алырга теләми. Ялгышмасам, елга бер тапкыр бу коралда Паганини исемендәге конкурста җиңүчегә бер-ике нота уйнарга рөхсәт ителә. Аны броня белән капланган машинада, кораллы сакчылар озатуында башка шәһәр, хәтта илләргә алып чыгалар. Беренче тапкыр Генуядан Гренобльгә алып барганда, әлеге ядкәр 32 миллион долларга иминләштерелә.

 

Паганини тулыр-тулмас 57 яшьтә, 1840 елның 27 маенда каты авырудан үлә. Ул чакта улы Ахиллга 15 яшь була. Аңа әтисеннән Пармадагы 30 гектарлы утар, акчалар, кыйммәтле музыка кораллары коллекциясе (Страдивари, Амати скрипкалары да), барон титулы кала. Бик күп скрипка сәләтле музыкантларга бирелә.

 

Күрәсезме, мин Паганининың бөек әсәрләре турында бер сүз әйтмәдем. Минем уемча, аның иң бөек әсәре – улы Ахилл һәм скрипкасы! Улы булмаса, аның нәселе калмас иде. Никколоның алты оныгы туа: Андреа, Никколо, Луджи, Атилла, Рикардо, Джованни. Күрәсезме, дүртенче оныгында татар исеме. Чөнки һун бабаларыбызны җитәкләгән Атилланың данын Италия яхшы белә. Музейда Паганининың камзулыннан өзеп алынган бер төймә саклана. Бар дөньяның скрипкачылары шуны күрү өчен җыела. Чиксез хөрмәт күрсәтә!

 

Синьор Никколоның Пармадагы вилласы кече оныгы Джованнига тия. Тирә-яктагы урманда болан, кыр кәҗәләре яши. Балыкка бай күл, шарлавыклар. Өч катлы йорт. Вилла 1931 елда Святой Иоан Креститель институтына сатыла. Джованниның биш малае туа. Паганинилар нәселендә дөньяны шаккатыра, шаулата алырлык зур музыкантлар башкача тумый. Ләкин музыка белән шөгыльләнүчеләре күп. Ә иң күркәме – бу нәсел үзенең озак яшәүчеләре белән атаклы. Джованниның кызы Гизелла 102 яшьтә мәңгелеккә күчә. Паганини улының улы Джузеппе 2016 елда, 105 яшендә бабалары янына китә. Өлкән сеңлесе Паола да 105 яшен тутыра, әле 102 яшендә дә фортепианода җиңел уйнаган.

 

Язма азагына якынлашты. Паганининың нәсел дәвамчылары Милан, Бразилия, Аргентинада яши. Ә инде ни өчен даһи скрипкачы, композиторның тормыш юлын өйрәнергә алынды икән дип кызыксынучыларга, үземнең синьор Никколоның иҗатына мөкиббән булуымны әйтергә тиешмен. Икенчедән, оныгымның музыка мәктәбендә укуы да йогынты ясады. Бу язмам әнә шул оныгыма багышлана. Еллар узар, бәлки, исенә төшереп, алып карар. Беләсезме, Паганини музыка, аеруча соло скрипка өчен вакыт агышын туктаткан кеше. Скрипкасы, өзелеп калган җан авазы эленеп тора. Аларны тергезә, рух өрә алучы кеше әлегә тумаган…

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи