Шәхесләребез Уку өчен 5 минут

Марста туган мәхәббәт җырчысы

Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташка – 85 яшь

 

Рәдиф Кәшфулла улы Гатауллин. / В.Васильев фотосы.

 

 

Татар шигъриятенең мең елларга сузылган тарихы бар. Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Мәүлә Колый, Кандалый, Тукай, Такташ, Җәлил, Туфаннарның иҗаты белән кем генә таныш түгел икән?! Татар халкы бервакытта да китаптан аерылмаган. Моннан 60 ел элек әдәбият мәйданына үзенчәлекле шигъри аһәңе белән килеп кергән Татарстанның халык шагыйре, атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташтан башка татар шигъриятен күз алдына да китереп булмый.

 

Рәдиф Кәшфулла улы Гатауллин 1941 елның 30 мартында Башкортстан АССР Кушнаренко районының Марс авылында игенче гаиләсендә туа. Шул ук елны әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак була. Күрше Талбазы авылында урта мәктәпне тәмамлагач, егет Казан дәүләт университетында белем ала.

 

Рәдиф Гатауллинның 1966 елда басылган «Гөлләр су сорый» исемле тәүге шигъри җыентыгы әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итә. Китапка кереш сүзне Сибгат Хәким яза. «Кайбер шигырьләрендә үз яшьлеге романтикасына Һади Такташ шигырьләренең романтикасы килеп кушылган сыман. Ләкин үзенчә... Хисләр күтәренке, шигырь сине җирдән өскәрәк алып менә, яктылык күп һәм ниндидер очсыз-кырыйсыз оптимизм... Укыйсы, укыйсы килә, хисләр эчкерсез, саф, мул», – дигән бәя биреп, ул яшь шагыйрьгә хәерле юл тели.

 

Рәдиф Гатауллинның иҗатын Хәсән Туфан да күзәтә һәм үзенең фикерен белдерә: «Мин аның тумыштан талантлы икәненә, димәк, Тукайлар – Такташлар – Җәлилләр васыятен дәвам иттерүчеләрнең берсе булачагына ышанам. Безнең Рәдифнең күңел күзе дә бар: халык күңеле гөлләренә нинди сулар кирәген ачык сизә ул, абстракцион шигырь чүлләрендә каңгырып йөрүчеләрдән түгел ул». Рәдиф Гаташ иҗат гомере буена элгәрләрнең ышанычын югалтмый, оптимист шагыйрь булып кала. Халык күңеле гөлләрен ихлас хисләре белән сугара. Киң колачлы, эрудицияле шагыйрь булуы белән сокландыра. Аның мәхәббәт лирикасы хәзерге татар поэзиясендә үзенчәлекле урын алып тора. Ул дөнья әдәбияты белән таныш, шәрык һәм гареб әдәбиятын да тирәнтен өйрәнгән шәхес.

 

 

Бер очрашу истәлеге. Икенче рәттә (уңнан): Әхмәт Рәшит, Ркаил Зәйдулла, Дамир Гарифуллин, Газинур Морат, Госман Садә, Рифкать Закиров; Беренче рәттә (уңнан): Сафуан Әлибаев, Эльмира Шәрифуллина, Рәдиф Гаташ, Ләис Зөлкарнәй, Ләбиб Лерон. 12 октябрь, 1984 ел. /Фото – Л.Лерон архивыннан.

 

 

Рәдиф Гаташ 60 ел иҗат итү дәверендә татар дөньясында гына түгел, төрки дөньяда да танылу таба. Казакъ халкының тыелган, 1937 елда кулга алынып, 1938 елда атып үтерелгән классик шагыйре Магҗан Җомабаевның шигырьләрен татарчага тәрҗемә итеп, тууына 120 ел тулу уңаеннан, Нури Арсланов, Мөдәррис Әгъләмов, Флера Тарханова тәрҗемәләрен дә кертеп, «Җан сүзе» исемле китабын бастырып чыгара. 2014 елда Татарстан китап нәшриятында, шулай ук 1937 елда кулга алынып, 1938 елда атып үтерелгән үзбәк шагыйре Чулпанның «Уйный сазым» китабы аның тәрҗемәсендә дөнья күрә. Болар – игелекле гамәлләренең берничәсе генә. Рәдиф Гаташ – бүгенге шигъриятебезнең иң күренекле әдипләреннән берсе, әдәбият мәйданына килүче яшь каләм ияләренең остазы. Ул яшь әдәби көчләрне эзли, таба һәм аларның иҗатын үстерү өчен вакытын кызганмый. Мөслим районы Уразмәт авылында укыткан чорда ук аның йогынтысында шигърияткә килгән, татарның күренекле шагыйрьләре булып танылачак шәкертләре Зөлфәт, Наис Гамбәрне атап китми булмый. Чулпан Зариф, Луиза Янсуар, Гөлнур Корбанова, Илгөлем, Лилия Гыйбадуллина да хаклы рәвештә Рәдиф Гаташны үзләренең остазы итеп саный.

 

Рәдиф Гаташ – газәл һәм робагый жанрларын үз итүче шагыйрь. Әлеге классик жанрлар лирик табигатьле, романтик рухлы каләм иясенең фикерләве белән тәңгәл, диясем килә. Гаташ – мәхәббәт шагыйре, мәхәббәт җырчысы. Ул бүгенге көндә дә дөньяны яратып яши. Аның 2024 елда «Яз» нәшриятында басылып чыккан «Сиксән яшьтән соң Сөюнамә» китабында өр-яңа газәлләр диваны, шулай ук 2001 елда дөнья күргән «Газәлләр» китабыннан укучыга киң билгеле шәлкемнәре тупланган. Әлеге китап кулыма килеп кергәч, сиксән яшендә дә «Сөюнамә» яза алган мәхәббәт шагыйренең юбилее уңаеннан каләм тибрәтмәсәм дөрес булмас иде:

 

Гашыйклар яза газәл! Сиксәннән соң

Бер диванлык көч, дәрт каян миндә – бу?!

Милләт кызына, Гаташ, бурычлы син,

Дәлил моңа «Сөюнамә»ң – менә бу!

(«Укучыга бер сүз»)

 

 

Инде сиксән биш яшьлек юбилеена килеп җитсә дә, ул кулыннан каләмен төшерми. «Сиксән яшьтән соң Сөюнамә» дип исемләнгән китабы да шуның бер дәлиле:

 

Сәгъди, Хафиз – газәлдә бөек затлар!

Тәрҗемәдә килмәгән безгә алар:

Мәдрәсәдә гарәп, фарсыны белгән

Бабайлар шул телдә язган китаплар!

Күчергән төрки-татардан Харәзми,

Сараи, Нәсими, Фөзүлине – хәттатлар!

(«Сәгъди, Хафиз – газәлдә бөек затлар...»)

 

Чагатайдан Нәвоиларны укып, зур мәктәп узган, Тукай, Дәрдемәндләрдән үк яши килгән газәл жанрында Бабич һәм Исәнбәтләр «ат уйнаткан» дип сокланган Гаташ шул олуглар «саркыт»ымы? Анда газәлгә һич сүнмәс мәхәббәт бар.

 

Ул күңеленә илһам кошы булып килеп кергән Таң җиленә газәлдә эндәшә. Эндәшеп кенә дә калмый, тулы хисси роман-кыйсса яза. Ул яңадан туа, дөньяны аның исеме белән пакьли. Бер югары рух, җанга әйләнә һәм илаһи хисе белән күккә аша!

 

Яңа газәлләр диванын башлаганда, тел ачкычы итеп «Бисмиллаһ!» әйтә, каләменә: «Күзне зуррак ачыйп карыйкчы!» – дип үтенә.

 

Өч гонҗәсе (өч кызы, куанычы) булган гаҗәеп бер гөлне очраткан Шагыйрь газәлнең үлмәсенә, һичьюгы Илһамчысы кызларыннан ятлатырына ышана. Дөньясын тутырып бәхет кергәнне көткән җан, нуры йөз яшькәчә озата барсын иде дип тели.

 

«Сөенеп тип, йөрәк: исән хис чишмәм.

Ул Сөюдә чын, зур берәүне көткән!» – дип сөенә. «Гаташ, Аңа ошармы бу газәлең?» – дип, бераз шик тә белдерә.

 

Хистә шактый ураза тоткан каләмнән шигырьле табынга күңеле багыннан алмалар тама. Нечкәләп язарга сабыры калмаган, ашыгып туган газәлен Илһамчысына юллаганда, аннан җавап көтүен дә белгертә:

 

Кабул ит җимешен кичке хыялның:

Таңгы хисләргә кагыла аламмы?

Саф калды бит, бел, җаным бу көнгәчә,

Аера алам хәтта чыннан ялганны!

Ә җавабың җибәр таң җиле белән:

Таныр Гаташ Гөл исен – Син язганны!

(«Көткәнем! Менә моны да ал әле...»)

 

Минем өчен дә Рәдиф абый бик якын кеше. Аның белән танышуыбызга быел 20 ел. 2006 елда «Казан утлары» журналына килгәч күрешеп, үземнең беренче китапларымны аңа бүләк итеп бирдем. Ул да җавапсыз калмады. Үзенең «Мәңгелек сусау» исемле китабына култамгасын куеп, миңа сузды. Мин аның иҗатка килүче яшь каләм ияләренә бик тә игътибарлы булуына сокландым:

 

Мәхәббәткә дан җырчысын

Күпләр тыңлап саташкандыр.

Кызлар әгәр шигырь язса,

Күчкән моңы Гаташтандыр.

Мин дә күрдем сине, Шагыйрь,

Газәлләрең керде җанга.

Синдә янган шигырь уты

Әйди мине яңа таңга, – дип шигырь дә язганмын.

 

Рәдиф Гаташның «Мәңгелек сусау» китабын кулыма алуга, ни хикмәт, күңелдән бер-бер артлы шигырьләр агыла башлый. Ул көнне мин утызлап шигырь яздым. Иртән торып, кабаттан кулга әлеге китапны алуга, тагын сихри бер көч үзенә ияртте. Ике атна эчендә «Назга сусау» китабы әзер иде. Күренекле шагыйрьнең ышанычын тоюдан туган шигырьләр бер тында язылды. Иҗатка этәргеч бирүче илтифат итү көче менә нишләтә?! Бу сәер халәттән айный алмый, Рәдиф абыйның «Мәңгелек сусау» китабын үземнән яшереп куйдым. Акылдан язармын күк тоелды...

 

Әлеге шигырьләрне мин «Ләйсән» әдәби берләшмәсенә алып килдем. Алар башкалар күңелендә дә яңгыраш тапты. Рәдиф абыйның да хөкемен ишетергә теләп, 2006 елның җәендә Казанга барып, аңа кулъязмаларымны тапшырдым. Ул шигырьләрне ошатуын әйтте, аларны тәкълидләр дип атады. Олпат шагыйрьнең иҗатыма ышанычы әйтеп бетергесез горурлык хисләре уятты. Инде хәзер дөньяга аваз салган шигырьләрне китап итеп чыгару бурычы алга килеп басты. Китапка сүз башын Рәдиф Гаташ язды.

 

Китап 2006 елның октябрь аенда чыкты. Кечкенә, юка гына китап эченә ике иҗат кешесенең рухи кичерешләре тәңгәллегеннән туган юллар җыелмасы тупланган.

 

Шул ук елны иҗатташ дустым Вера Хәмидуллина белән без, бер-беребезнең шигырьләрен тәрҗемә итеп, халык алдында чыгышлар ясый башлаган идек. Әлеге шигырьләр татар һәм рус телләрендә тиз арада әдәбият сөючеләрнең игътибарын яулады. Без инде аларны китап итеп бастыру өчен әзерләргә булдык. Һәм рус һәм татар телләрендәге шигырьләр, тәкълидләр урын алган «Два родника родной земли. Туган якның ике чишмәсе» китабы 2007 елның декабрендә Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты. Рәдиф абый инде шигърияттә – чын остазыма, Вера белән ике арада булган иҗади дуслык исә башкаларның иҗатын киңрәк даирә укучыга тәкъдим итә алырлык осталык дәресләренә әйләнде. 2011 елда Рәдиф Гаташның газәлләре һәм робагыйлары минем ярдәмем (русчага юлга-юл тәрҗемәләр) белән рус телендә Вера Хәмидуллина тәрҗемәсендә «На вечном пути» китабында дөнья күрү дә моның ачык мисалы булып тора.

 

Рәдиф абый белән дә дуслыгыбыз көннән-көн ныгый барды. Халык шагыйренең бәяләмәсен, төпле киңәшләрен ишетү сирәк язучыга тигән бәхет. Шуңа күрә остазыма хөрмәт йөзеннән, ике шагыйрьнең шигырьләрен бергә туплап, китап итеп бастыру теләге барлыкка килү табигый. 2025 елда басылып чыккан «Синең җан, минем җан сөйләшә» китабы ике шагыйрьнең фикерләшеп, әдәбиятка, шигърияткә тугры иҗатташ дусларга әйләнүен дәлилли. Әлеге китаптан берничә шигырьне телгә алу урынлы булыр.

 

Рәдиф Гаташ тумыштан ук шагыйрь булса да, иҗатта нинди генә бөеклекләргә ирешсә дә, гади җир кешесе булып кала бирә. Ул гадилекне сөя. Гадилеге белән гали булып кала белә:

 

Мин – бер гади кеше:

Гади эшем,

Гади эчем-тышым, бар торышым.

Дусларым да үзем төслеләр:

Гади кешеләр.

(«Гадиләр»)

 

Шагыйрә аның белән бәхәскә керә. Аны Шагыйрьнең сүзләре ышандырмый. Сукырлар да күреп таный торган, Җирне, Күкне бәйләүче Шагыйрь гади буламыни? – дигән соравына үзе үк җавап та бирә:

 

Тәнеңдәге һәр күзәнәк

Тора чәчеп шигъри аһәң.

Шагыйрь бул да, бул син имеш

«Эче-тышы» гади адәм.

Әйтмә кабат бу сүзләрне,

«Инандыра белмисең» бит.

Шагыйрь җанлы Пәйгамбәрне

Таныйм Күкләр илчесе дип.

(«Шигъри аһәң чәчә Шагыйрь»)

 

Үзен гади кешегә санаган Мәхәббәт шагыйре янар хисләренә, күтәрелеп килгән давылына, көпә-көндез күргән төшләренә исем бирүне сорый!

 

Миңа исем бир син, бер исем бир

Минем янар хисләремә.

Күтәрелеп килгән давылыма,

Көпә-көндез күргән төшләремә.

Исем эзлә, дөрес бер исем тап

Күңелдәге ярсуларга...

Яраларга...

Җанны баскан йөккә...

Шашындырган тиле көчкә...

Бер исем тап шуларга!

(«Миңа исем бир син, бер исем бир...»)

 

Күренекле шагыйрьнең узган гасырның алтмышынчы елларда иҗат ителгән шигырьләренә каршы яңа гасырның алтынчы елында язылган җавабында шагыйрә каләме тапкырлыгын сыный:

 

Мин күптәннән сиңа исем таптым:

Син – Мәхәббәт икән!

Синең җаның Сөю ялкынының

Чагылышы күктән.

(«Исем таптым»)

 

Марста туган, хисләренең гел яшь калуын теләгән олпат шәхесебез Рәдиф Гаташның күңеле шашкын дәрьяга тиң. Ул нәфис җаннарны күкләргә күтәрүче, мәхәббәттә мәңгелек сафлык күрүче кабатланмас Шагыйрь булып яшәвен дәвам итә. Аны олуг юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезнең шигъриятегез назга сусаган җаннарны гасырлар буена җылытырлык көчкә ия. Киләчәктә дә күңел яктылыгыгызны башкалар белән бүлешеп, яңа иҗади ачышлар белән замандашларыбызны сөендереп яшәргә язсын Сезгә!

 

Рәхмәт, Шагыйрь! Алып кергән өчен

Назлар тулы Шигырь иленә!

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи