Шәхесләребез Уку өчен 2 минут

Люция турында җыр

Татар дөньясында аеруча киң яңгыраш алган Люция исеме каян килеп чыкканын Мәнди анасы да белә дисәк тә, аның революциядән (рево+люция) алынганын искә төшереп үтү зыян итмәстер. Ә менә «Люция» җыры ничек барлыкка килгәнен күпләр белмидер әле.

 

Люция Җәлилова.

 

 

Заманында Илһам Шакиров җырлаган һәм халык арасында үтә популяр булган «Люция» җырының кыскача тарихы болайрак. 2023 елда Санкт-Петербургта булган вакытта, безгә (язучы Вахит Имамов белән мин фәкыйрегезгә) җырның үзенә багышланганы хакында Люция ханым Җәлилова (каһарман шагыйребез Муса Җәлилнең Зәкия Садыйковадан туган кызы) әйткән иде. Узган гасырның 50 нче еллары уртасында Люция ханым (1955 елда гомуми белем бирү һәм музыка мәктәпләрен тәмамлап, Казан музыка училищесының вокал һәм дирижер-хор бүлегенең 2 курсына укырга кергән чагы) булачак композиторлар Фасил Әхмәтов, Мирсәет Яруллин һәм Ренат Еникеев белән еш аралашкан. Өч дус та Люциягә багышлап көй чыгарган. Әмма сүзләрен Мәгъсүм Латыйфуллин язган һәм Илһам Шакиров башкарган җыр аеруча популяр булып киткән. Тагын бер кызыклы факт: шул елларда Казанның Черек күл тирәсендәге «Чәчәк кибете»ндә Люция исемле (кирәк бит, ә!) бер матур туташ сатучы булып эшләгән. Халык арасында танылып килгән Илһам Шакировның исә нәкъ менә шушы туташка күзе төшеп йөргән мәлләре икән... Хикмәт дими ни дисең инде моны?!

 

 

Люция Җәлилова кызы Лилиан Наврозашвили белән. /Фотолар – Л.Җәлилованың гаилә архивыннан.

 

 

Кыскасы, ошбу елның 18 маенда мәдәният-сәнгать эшлеклесе, Мәскәү кинематография институтын тәмамлаган кинорежиссер, педагог, Муса Җәлилнең яшьлек елларын яктырткан «Рожденный революцией» исемле документаль фильм (1966) авторы Люция Муса кызы Җәлиловага 90 яшь тула. Люция ханымны күркәм гомер бәйрәме белән ихлас котлыйбыз һәм аңа бәхетле картлык, хәерле гомер телибез! 

 

Люция

(Мәгъсүм Латыйфуллин сүзләре, Фасил Әхмәтов көе)

 

Чулпан йолдызына тиңләр идем,

Тиң йолдызлар күктә юк сиңа!

Ә мин тиңлим яшьлек йолдызына

Кара күзем, дустым Люция.

 

Үрелеп үскән чәчәк дияр идем,

Тиң чәчәкләр җирдә юк сиңа!

Бар нәрсәдән гүзәл син, кадерлем,

Кара карлыгачым, Люция.

 

Күңел гөле хисләр бәйләменнән

Җырлар үреп бирәм мин сиңа.

Оныта алмам серле күз карашың,

Көләч йөзең, дустым Люция.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи