Журнал «Безнең мирас»

«Картлык килүен килә, яшьлек күңелдән чыкмый»

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, режиссер, педагог Илдар Хәйруллинга 75 яшь тулды.

Г.Камал театрының күренекле артистын «Мәдәни җомга» газетасы редакциясе исеменнән туган көне белән тәбрик иттек, хәлләрен белештек. Илдар Хәйруллин белән җылы әңгәмәбезне укыгыз.

– Илдар абый, сез Игезәкләр йолдызлыгында туган. Әлеге йолдызлыкка хас сыйфатлар сездә бармы, сизәсезме?

– Сизелә, әлбәттә. Нәрсәдер эшлисең бар да кебек, юк та кебек. Күңелдә ниндидер икеләнү барлыкка килә. 75 яшь тулды. Олы яшьтә диләр инде. Бер рус язучысының сүзләре истә калган: «Жизнь дается многим, старость дается избранным». Аллаһка шөкер, шушы яшькә җиттек. Аның бер генә моңсу ягы – картлык килүен килә, яшьлек күңелдән чыкмый, йөрәк унсигездә. Их, менә моны-тегене эшләр идем, дип хыялланасың, теләк бар, эшли алмыйсың. Тән башка, реакция, көч башка. Бар иде бит вакытлар, дип яшьләрнең әйбәт уйнаганына кызыгып, шатланып карыйсың. Эшли алмасалар кәефем китә. Мин талантлы кешеләрне яратам. Яшьләр талантлы булса, мин өчәр көн сокланып, үземне дә шул яшьтә тоеп йөрим.

– Яшьләрне күзәткәндә үзегезнең яшьлектә уйнаган кайсы рольләрне искә аласыз?

– Ул вакыттагы барлык рольләр дә истә, барысын да яратам. Мин бит яшьләрне актерлык осталыгына укытам. Инде 51 ел белем бирәм. Марсель абый Сәлимҗанов 1975 елда үзенә ярдәмче итеп чакырган иде. Үзем ничек уйнаганны, Марсель абый ничек өйрәткәнне яшьләргә җиткерергә тырышам. Хәтта бик сәләтле булмаган балалар да тырышлыгы белән профессиональ юлга кереп китә, күтәрелә ала.

– Сезне еш кына бик матур рольләрегезнең берсе – Мыраубатыр белән искә алалар. Мин үзем сезне «Яшьнәп үткән яшьлек» телефильмындагы Миңнулла образы белән хәтерлим.

– Аны режиссер Идмас Үтәгәнов эшләде. Ул Вакыйф Нуруллин әсәре буенча төшерелде, бик шәп телевизион фильм булып чыкты. Кызыклы съемкалар булды. Кабан күлендә боз каткан иде. Шул бозны чапканнарым хәтердә. «Мыраубатыр» исә балалар өчен беренче күп серияле музыкаль фильм булды. Аны телевизордан бик күп тапкыр күрсәттеләр.

Һәр артистның иҗади йөзе була. Әйтик, Шәүкәт Биктимеровны барысы да Әлмәндәр бабай дип йөртә, Равил Шәрәфиевне Әҗәл диләр. Хәлим Җәләловны Шәкүр-хулиган дип йөртәләр иде. Миңа Мыраубатыр исеме ябышты. Балачакта ул фильмны караган, хәзер инде дәү генә бер абзый минем каршыма килеп баса да: «Абый, мин сезне күреп үстем», – ди. Мин көләм инде, шуңа күңел була. Артист өчен иң кадерле нәрсә шул инде.

 

«ОСТАЗЛАРЫБЫЗ – ЛЕГЕНДАР ШӘХЕСЛӘР»

 

– Илдар абый, Сез татар театрының бик мәртәбәле артистлары белән эшләгән, аралашкан кеше бит.

– Безгә бик зур артистларны күрү бәхете елмайды. Фатыйма Ильская, Камал III, Фуат Халитов... Аларны санап бетереп булмый. Аларның уйнаганын көн саен театрга барып карый идек. Оркестр чокырына төшеп шуннан караган чаклар да булды. Алар кабатланмас, һәрберсе үзенчә уйный торган үзенчәлекле артистлар иде.

– Театрга килү юлы, балачак хакында искә алыйк әле. Сезне математика, физика кебек төгәл фәннәрне яратмаган, диләр.

– Яратмаудан түгел, аңламый идем. Мин тарихны, әдәбиятны, рус телен яраттым. Безнең йорт Казанның Островский урамында урнашкан иде. 5нче номерлы мәктәптә укыдым. IV сыйныфта чагында әти-әнине Саба районына эш белән җибәрделәр. Мин татарча белмим, авыл тормышын күрмәгән бала. Килеп төштек, шунда татар телен ишетә башладым. Аңа кадәр минем белән Казанда бераз дәү әни генә сөйләшә иде. Аңласам да сөйләшә белми идем. Сабада яшәгәндә акрынлап татарча сөйләшә башладым. Казанга театр училищесына килгәч, башта рус бүлегенә керергә теләдем. Ул чагында татар бүлеген җыймыйлар иде. Училище директоры ник килдең монда, дип сорады. Мин укырга керергә телим дигәч, син үзеңне көзгедән карадыңмы, бу кыяфәт белән кемне уйнарга җыенасың, ди. Киләсе елга татар төркеме җыелачак, менә шунда килерсең, диде. Рәхмәт аңа шулай куып җибәргән өчен. Икенче елны килсәм, татар төркемен беренче тапкыр Марсель Хәким улы белән Рифкать Бикчәнтәев җыя. Анда нинди генә укытучылар юк иде... Асия апа Хәйруллина, Шәхсәнәм Әсфәндиярова... Барысы да Мәскәүдә, ГИТИСта укыган затлы укытучылар. Алар үз тәҗрибәсе белән дүрт елда безне «кеше кыяфәтенә» кертте.

– Ә үзегезнең оныкларыгыз туган телен беләме?

– Мондый сүзләр әйткәч, ничек инде минем оныкларым татарча сөйләшмәсен?! Балалар бакчасына биргәч, икесе дә бер атнадан матур итеп русча сөйләшә башлады. Шуннан соң бик тырышырга туры килде. Русча дәшсәләр: «Балалар, мин бит аңламыйм», – дим. Ә аларга бит нәрсәдер кирәк, теләсәләр-теләмәсәләр дә татарча сөйләшергә туры килә. Хәзер китап уку юк. Ә бит чәчмә әсәрдә сүз байлыгы, җөмлә төзелеше. Тел бетсә, язучы да булмаячак. Сәнгатебез бетәчәк. Мин училищеда да утыртып укытам. Башта иҗекләп укыйлар. Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Гаяз Исхакый әсәрләрен укытам. Аннары татарча анализ ясыйбыз.

– Әдәбиятны ярату рольләрне уйнаганда уңай тәэсир итәдер. «Моңлы бер җыр» спектаклендәге шагыйрь образын ачу сезгә ни дәрәҗәдә катлаулы булды?

– Беренчедән, ул Туфан Миңнуллинның иң шәп әсәрләреннән берсе. Марсель Хәкимович аны күрде дә шундый иттереп эшләде. Без бит психологик театр. Ул бик көчле спектакль куйды. Халык елыйелый карады. Анда Муса Җәлил Ринат Таҗетдинов иде, мин – яшь шагыйрь. Спектакльдә милләт, тарих, кеше психологиясе бирелә. Нигә сугышта бер кеше «ура» дип атакага чаба, ә икенче кеше окопта мылтыгын ташлап куркып кире чаба? Яшь шагыйрь шулар турында уйлана. Җавапны Муса Җәлил һәм фашист төрмәсендәге палач бирә. Кешеләрнең ни өчен икеләнүләрен палач финалда сөйли. Уйнаганда минем тәннәрем чымырдап китә иде.

 

«ӨЙДӘ КЕШЕ ЯЛ ИТӘРГӘ ТИЕШ»

 

– Сез – театраль гаилә. Премьералар, рольләр хакында сөйләшәсезме, бәя биреп үзегезнең анализны ясыйсызмы?

– Юк, без анализламаска тырышабыз. Алсуның үз карашы, минем үземнеке, улыбыз Искәндәрнең үзенчә. Өйдә кеше ял итәргә тиеш.

– Бу урында мәхәббәт турында да сөйләшәсе килә. Илдар Хәйруллин ни өчен Алсу Гайнуллинаны сайлады?

– Мин училище тәмамладым. Марсель абый яңа курс җыйды. Ул чагында Алсу анда юк иде әле. 1972-1973 елларда мин бик күп рольләрдә уйнадым. Алар барысы да миңа язылган кебек иде. Әтәч булып йөргән чагым. Яңа җыелган курсның икенче елында Алсу килде. Аны Рәшидә Җиһаншина Урицкий исемендәге мәдәният йортындагы драмтүгәрәктә күргән дә матур кыз, әйбәт уйный, дип алып килгән. Ике бите кып-кызыл, шундый матур кыз. Чибәр кызлар күп иде, ә күз нигәдер Алсуга төште. Мин инде танылган артист, аларның имтиханнарына киләм, карыйм, сүз әйтәм. Алсу әле берни аңламый, миңа карамый да. Шуннан мин аны котырта башладым. Ул миңа ачуланып карый башлады. Шундый хәл дә булган иде. Без Урта Азиягә гастрольгә китәргә җыенабыз. Вокзалга студентлар озатырга килә. Празат абый Исәнбәт белән сөйләшеп торабыз, Алсу килде дә сау булыгыз, ди. Мин борылдым да, Празат абыйга: «Ул минем хатыным булачак», – дим. Алсу һаман шул сүзне искә ала. Ул, хур булдым дип, елап киткән. Гастрольдән кайткач дуслаштык. «Әйдә өйләнешәбез», – дидем. Алсуга 18 яшь кенә. Гаиләдә тугызынчы бала. Әти-әнисе өфөф итеп кенә үстергән. Кулыннан тоттып Ленин урамындагы ЗАГСка алып бардым. Анда гариза язарга 3 сум түләргә кирәк булган икән, ә миндә бер 1 сум 50 тиен генә. Чыктык та аптырап торабыз. Шулвакыт безнең артистлар фильм төшереп кайтып киләләр. Режиссер Фатих Шәрәфиев бар иде. Ринат Таҗетдинов, Наил Дунаевлар узып барышлый күреп алды. Белгәч, барысы да акча чыгарып бирә башлады. 51 ел бергә гомер итәбез. Алсу – бик сабыр, әдәпле кеше. Мин үзем – бик эмоциональ. Ә Алсу сәхнәдә уйнаганда гына эмоциягә бирелә. Ул Зәки Зәйнуллин пьесасы буенча «41нең арбалы хатыннары» спектаклендә мишәр хатынын уйный иде. Мин премьера карап залда утырам. Бер актриса чыкты. Танымыйм. Ун секундлап вакыт узгач кына Алсуны таныдым. Менә бу актерлык мәктәбенең югары дәрәҗәсе инде, үз хатыныңны танымагач, димәк аңарда шундый сәләт бар!

– Кайвакыт әти-әнинең таланты-сәләте балага бирелми. Ә сезнең улыгыз Искәндәр – бик сәләтле, үзенчәлекле артист.

– Искәндәрне тугыз айдан гастрольләргә йөрттек. Гел безнең белән театрда уйнап үсте. Искәндәр X сыйфныфта укыганда, Марсель абый белән Фәрит Бикчәнтәев мәдәният һәм сәнгать институтында курс җыйды. Ул ирекле тыңлаучы булып, лекцияләргә йөрде. Шуннан соң имтихан биреп, үз теләге белән, максат куеп II курска укырга керде. Аллаһка шөкер, йөземә кызыллык китерми.

 

«ХӘЗЕР ТЫНЫЧЛЫК, СӘЛАМӘТЛЕК КИРӘК»

 

– Үзе дә режиссер буларак спектакльләр куйган артист режиссер белән ничек килешеп эшли ала?

– Авыр. Чөнки син режиссерлык карашың белән үзеңчә күрә башлыйсың. Рәсми рәвештә бу спектакльне куючы режиссерга комачаулыйсың. Менә монда инде горурлыгыңны кесәңә салып куярга кирәк. Ошамый икән, йә рольдән китәсең, яисә бу рольне уйнап бетергәч, башка театрга барасың да үзеңчә куясың. Безнең һөнәр кемгәдер бәйле хезмәт, без шуны аңлап эшләргә тиеш.

– Артист кеше олыгайган саен рольләре сирәгәя, популярлык та кими кебек. Менә шул авыр хисләрне ничек кабул итәргә?

– Популярлык кимеми, яшьләр сине белми. Башта аптырыйсың. Бөтен кеше белә, ничек болар белми дисең. Яшьләр инде башка, яшь артистларны карый. Шуны аңлыйсың да, гомер узып бара икән дип моңсуланасың. Бар иде заманалар, без дә очып йөри идек, дисең. Хәзер инде тынычлык, сәламәтлек кирәк.

 

 «Мәдәни җомга» газетасы 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру