Журнал «Безнең мирас»

Иҗтимагый-рухи тормышыбызның күренекле вәкиле

 

«Диалоги с Мансуром Хасановым» китабында (16+) тәкъдим ителгән зур күләмле биографик һәм фактик материал галимнең шәхесен һәм дөньяга фикер-карашларын ачып бирергә ярдәм итә. Китап 2025 елда ТФАнең М.Хәсәнов исемендәге Татар энцилопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты (төзүчесе – Булат Хәсәнов) тарафыннан нәшер ителгән.

 

Мансур Хәсәновның 95 еллыгы һәм «Диалоги» китабы чыгу уңаеннан

Шөкер Ходайга, тормышыбызда халыкта танылу тапкан шәхесләр шактый. Аларның күпчелеге, нигездә, аерым бер тармак вәкиле. Әмма мондый мәшһүрләр арасында төрле өлкәләрдә эшләп абруй казанган затлар сирәк. Мансур Хәсән улы Хәсәнов (25.06.1930- 13.03.2010) – әнә шундыйларның берсе. Ул күренекле галим (әдәбиятчы, иҗтимагый фикер белгече...), педагог, фән докторы, профессор, партия һәм дәүләт, җәмәгать эшлеклесе, республикабызның гыйльми-мәдәни-мәгърифәти-рухи тормышын ярты гасырга якын төп оештыручы һәм җитәкчеләрнең берсе. Бу зат Татарстан Фәннәр академиясенең, Энциклопедия институтының тәүге президенты, директоры буларак та тарихка кереп калган. Ул 27 ел буена Татарстан парламенты депутаты! Шактый вакыт партия өлкә комитетында фән һәм мәгариф, культура бүлекләрен җитәкли, республика Хөкүмәтенең рәис урынбасары булып тора. Күпләгән комиссияләрнең, төрле мөһим чараларның җитәкчесе. Илкүләм, халыкара чараларда да еш катнаша. Шунысы аеруча мөһим һәм гыйбрәтле: Мансур Хәсәнов үзенең бөтен эшчәнлегендә милли мәсьәләләрне һәрчак күз уңында тотты. Аның шәхси тырышлыгы белән, мәсәлән, Галимҗан Ибраһимовның күптөрле эшчәнлеге ныклап өйрәнелде, әсәрләре кат-кат басылды. Гаяз Исхакый исемен һәм мирасын кайтаруда да бу затның роле зур. Үзгәртеп кору елларында ул милли хәрәкәтнең, татар мәнфәгатьләре өчен көрәшнең алгы сафында торды.

Шунысы куанычлы: бу олуг шәхеснең күпкырлы һәм нәтиҗәле эшчәнлеге үзе исән вакытта ук игътибарга алынды. Аның 70 яшьлеге уңае белән нәшер ителгән бик тә саллы һәм бай эчтәлекле «Татарское Возрождение. Эпохи и личности» китабында (К., 2000. – 440 с.), мәсәлән, Фикрәт Табиев, Минтимер Шәймиев, Юрий Осипов (Россия Фәннәр академиясе президенты). Гомәр Усманов, академик Роальд Сәгъдиев, генерал Мәхмүт Гәрәев, табиб Ренат Акчурин, академик Мирза Мәхмүтов, СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров һәм күп кенә башка мәгълүм затлар Мансур Хәсәнов хезмәтләрен, аның эш-гамәлләрен гаять югары бәялиләр. Бу җыентыктагы мәкалә-язмаларның исем-атамалары да күп нәрсә хакында сөйли: «Так бы каждому служить своему народу!» (К.Фасиев), «Игелекле шәхес» (Г.Ахунов), «Рыцарь прогресса и национального возрождения» (Ю.Нигъмәтуллина), «Берничә гомергә җитәрлек» (Ф.Әгъзамов) һ.б. Болар арасында без фәкыйрегезнең дә «Җаваплылык хисе тоеп» дигән язмасы бар (128-133 б.). Анда мәкалә авторы якташы, остазларының берсе булган бу шәхеснең тормышы, хезмәтләре хакында үзенең фикер-күзәтүләрен бәян итә. Бераз тыйнаксызрак булса да искә төшерәм: Мансур Хәсәнов минем тәүге курс эшемнең җитәкчесе, докторлык диссертациясенең рәсми оппоненты да иде. Минем «Татарская литература и Восточная классика» (1993) китабына Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге премиясен бирүдә дә (1995) аның өлеше зур булды.

Шушы елның 25-27 июнендә Татарстан Фәннәр академиясендә Мансур Хәсән улының 95 еллыгы уңае белән Халыкара фәнни конференция уздырылды. Үзебезнең бик күп кенә галимнәр, башка төбәкләр һәм чит мәмләкәтләрнең дистәләгән вәкилләре катнашкан бу мөһим чарада юбилярның тормышы, эшчәнлеге, фәнгә, рухи тормышыбызга керткән зур өлеше хакында бик әһәмиятле сүзләр әйтелде. Алар турында матбугатта, электрон чараларда да аерым мәгълүматлар гавамга җиткерелде. «Тәртип» радиосыннан Хатыйп Миңнегулов та бу хакта сөйләде.

Бу язмабызда без шушы конференция уңае белән рус телендә дөнья күргән бер басмага да кыскача гына тукталып китәргә ниятлибез. Ул «Диалоги с Мансуром Хасановым. Биографические и литературные сведения» дип исемләнгән (К., 2025. –252 с.) хезмәтнең төзүчесе, өлешчә авторы буларак да олуг галимнең улы Булат Хәсәнов күрсәтелгән. Без фәкыйрегез шәхсән бу зат белән аралашкан кеше түгел. Әйтүләренә караганда, ул заманында Казан университетының физика факультетында белем алган. Фән кандидаты. Вуз укытучысы. Күп нәрсәләрдән хәбәрдар икәне сизелеп тора. Китапның керешендә бу зат әлеге басманың әзерләнү, төзелү тарихына туктала. Ул әңгәмә рәвешенә корылган. Булат Хәсәнов әтисенең тормышы, эшчәнлеге, аерым шәхесләр, вакыйгалар турындагы фикерләрен заманында яздырып алган, кайберләрен төрле чыганакларга, язмаларга таянып үзе торгызган. Китапның исеме, диалогик табигате аның эчтәлегенә, җисеменә туры килеп тора. Фәнни-популяр характердагы әлеге басма Мансур Хәсәнов эшчәнлеген күзалларга, аңлауда мөһим бер чыганак булырлык. Шунысын да әйтик: китап шактый бай эчтәлекле фотоиллюстрацияләр белән тәэмин ителгән. Аларда без күпләгән таныш, билгеле шәхесләрне күрәбез. Исем-атамаларга да белешмәаңлатмалар бирелгән.

Әлеге җыентык үзара тыгыз бәйләнешле алты бүлектән гыйбарәт. Аларның беренчесендә Мансур Хәсәновның нәсел-нәсәбе, бала һәм үсмер чаклары, туган авылы Бигештә уку еллары, Алабуга китапханә техникумында белем алуы, Зәй районындагы Поповка карьясендә китапханә мөдире («избач») булып эшләве яктыртыла. Шунысын да хәтергә төшерим: минем авылдашларым – бераздан журналист булган, район җитәкчелегендә эшләгән Петр Емельянов һәм Арсентий Кудряшов Алабугада Мансур Хәсәнов белән бергә укый, аның тырышлыгын, китапка мөкиббән зат, фикерләүчән икәнлеген еш искә төшерәләр иде.

Икенче бүлектә булачак галим һәм дәүләт эшлеклесенең Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә (1950-1955 еллар) белем алуы, аның иҗтимагый активлыгы, аспирантурада укуы, «Татарстан яшьләре» газетасында баш мөхәррир булып эшләп алуы, 1961 елда кандидатлык диссертациясе яклавы, татар әдәбияты кафедрасында укытучы, тарих-филология факультетында декан урынбасары булып эшләве яктыртыла. Бу – безнең университетта уку еллары. Студентлар күңеленә Мансур Хәсәнов таләпчән, оста оештыручы зат буларак кереп калган. III-IV бүлекләр, нигездә, галимнең өлкә комитетында, Хөкүмәт составында эшләү елларын үз эченә ала. Ахыргы ике бүлекнең төп эчтәлеген сәнгать, мәдәният, әдәбият мәсьәләләрен яктырту тәшкил итә. Бүлекләр арасында хронологик һәм тематик яктан кискен чикләр юк. Аерым шәхесләр, гыйльми-мәдәни-мәгърифәти мәсьәләләр хакында төрле бүлекләрдә фикер-күзәтүләр бар.

«...Диалоглар» китабы белән танышканда Мансур Хәсәнов шәхесе, хезмәтләре, аның эш үзенчәлекләре, олуглыгы, җаваплылыгы тагын да тулырак ачыклана. Мансур Хәсәнов – ярты гасырга якын безнең тормышның, аеруча хакимиятнең үзәгендә кайнаган зат. Шуңа күрә аның республика, ил җитәкчеләре, җаваплы хезмәткәрләре хакындагы күзәтүләре, уңай һәм тәнкыйди фикерләре укучыларның игътибарын җәлеп итә.

Мансур Хәсән улының галимнәр, әдип-шагыйрьләр, сәнгать әһелләре хакындагы сүзләре аеруча кызыклы. Болар арасында Һади Такташ, Бакый Урманче, Дәрдемәнд, Гомәр Бәширов, Нәкый Исәнбәт, Рөстәм Яхин һәм башка олуг шәхесләр бар.

Кыскасы, «Диалоглар...» – ул күп бүләкләргә һәм дәрәҗәләргә ия булган универсаль шәхес Мансур Хәсәнов турында гына түгел, ә гомумән үткәнебез, милләт һәм республика, ил язмышы белән ныклап кызыксынган гавам өчен дә гыйбрәтле, сабак алырлык, файдалы басма. Укучыларга мин аның белән ныклап танышырга киңәш итәм.

14 июль, 2025 ел

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру