Журнал «Безнең мирас»

Ибраһимовка, Тукайга томнар өстәгән галим

 

Рашат Гайнанов (1925-1990). /Фотолар – Лена Гайнанованың шәхси архивыннан

 

 

Әдәбият галиме, текстолог, тәнкыйтьче, журналист, тәрҗемәче Рашат Гайнановның тууына – 100 ел.

 

Рашат Гайнанов Башкортстанның Салават районы Нәсибаш авылында 1925 елның 27 октябрендә әткәебез Габдерәшит, әнкәебез Тәкиянең унбер баласы арасында икенче бала булып дөньяга килгән. Әнкәй сөйләве буенча, җиде айлык кына булып туган баланы Гайнан картәтинең иске бүрегенә салып, мич башына куя торган булганнар. Бала җиде айдан тәпи киткән. Уянгач, еламый-сыктамый, тәбәнәк бишектән үзе мәтәләп төшеп, аягына басып, йөреп китә торган булган, ими сорарга әнкәсен эзләгән. Бу орчык кебек кенә бик тере, җитез малай артыннан кем дә булса ияреп йөргән. Чөнки малай юлында очраган һәрнәрсәне кулы белән тотып яисә авызына кабып, «тикшереп» йөрергә яраткан. Җиде яше тулганчы ук мәктәпкә киткән.

 

Югары классларда укыганда якын дусты (соңыннан юрист һәм язучы) Рифкат Исмәгыйлев белән бергә әдәбият түгәрәге оештыралар, кулъязма журнал чыгаралар, шунда шигырьләрен «бастыралар». Шигырьләре район газетасында да чыккалый. Дуслар, мәктәпне тәмамлагач, Казанга китеп, университетның тарих-филология факультетына керергә хыяллана. Тик аттестат алуга 17 яшьлек егетләр фронтка юл тота. Рашат абый Донбасста, Амбросиевка станциясе янында фашистлар белән барган бер бәрелештә каты яралана. Авылга култык таякларында кайта. Нәсибаш авыл советы сәркатибе итеп билгеләнә.

 

 

 

Габдулла Тукайның Рашат Гайнанов төзегән дүрттомлыгы (1975-1977) һәм биштомлыгы (1985-1986).

 

 

1945 елда сугыш тәмамлануы турында авыл советындагы радиоалгычтан беренче булып ул ишетә. Шундук мәктәпкә барып бу турыда хәбәр итә. Мәктәп директоры Рашат абыйны – фронтовикны, һәр класска алып кереп, шул шатлыклы хәбәрне аңардан әйттерә. Бу вакытта II сыйныфта укучы бертуганыбыз Зидә апа болай хәтерли: «Абый класска килеп керүгә үк: “Балалар, әтиләрегез өйгә кайта, сугыш беткән!” – дип хәбәр итте. Балаларның кайсылары сикерә, шатланып кул чаба, кайберләре үксеп-үксеп елый иде».

 

Авыл советында эшләгәндә 18 яшьлек инвалид егетнең кылган бер игелеген өлкән буын кешеләре һичкайчан онытмады. Сугышта яу кырында ятып калган һәм хәбәрсез югалган солдатларның гаиләләренә пенсия чыгаруда бик күпләргә аның ярдәме тигән. Район хәрби комиссариаты белән гел элемтәдә торып, кемнең кайсы фронтка китүен тикшереп, төрле фронт башлыклары исеменә хатлар юллап, аларны сугыш барган өлкәләрдә үзебезнең авылдаш солдатларны эзләтүгә җәлеп итеп, уңай нәтиҗә чыкканчыга кадәр эшләүдән туктамаган. Классташым Әбүзәр Бәдретдинов сөйли: «Повестка белән әтине сугышка алып киткәндә ул авыру булган. Районга да арбада ятып барган. Аның үпкәсе шешкән. Бераздан хәрби госпитальдә үлгән. Сугыш барган җирләргә җитә алмаган. Шуңа күрәдер, әтине фронтта эзләтү озакка сузылган. Өйдә без дүртәү: әби, әни, энекәшем һәм мин. Авылда балалар йорты ачтылар. Төрле җирдән җыелган, күбесе сугыш аркасында ятим калган балалар. Мин аларга көнләшеп карый идем. Тамаклары тук, өсләре бөтен. Ә безнең өйдә ачлык. Пенсия алучыларга да кызыгып карыйбыз. Безнең әти дә юк, пенсия дә юк. Әни мине энекәшем белән бергә авыл советына җибәрә. Рашат абыйга мөлдерәп карыйбыз, аның «пенсия бирүче абый» икәнен белә идек. «Аз гына сабыр итегез, малайлар, юллыйбыз, тиздән булыр пенсия, бик тиздән!» – дип, абый безне юатып җибәрә. Ул бик күп җирләргә хатлар язып, әллә кайлардан законнарын табып, тәки чыгартты безгә пенсияне. Бик күпләрдән соңрак алсак та, бу пенсия безне үлемнән коткарды. Моны онытып буламы соң?!»

 

 

Галимҗан Ибраһимовның Рашат Гайнанов төзегән алтытомлыгы (1974-1986).

 

 

Бу елларда Рашат абый Уфада институтта укып йөргән сеңлесе Сәйдә апабызга да ярдәм итеп торган.

 

Рашат абый сугыш беткән елда, 20 яшендә, Казан университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Студентлар тулай торакта егермешәр кеше сыйдырган бүлмәләрдә ачлы-туклы яши. Егетләрнең күбесе – фронтовиклар. Аларга өстәмә паек дигәне дә – 200 грамм ипи. Рашат абыйның гомерлек дусты, танылган телче галим Фазыл абый Фасиев сөйли: «Балыкчылар янына барып, кипкән балык сатып алабыз да, сыра эчеп торучы ирләргә сатабыз. Килгән табыш акчасына ипи карточкасы сатып алабыз». Хәтерлим: әнкәй бәрәңгене токмач итеп турый да, мичтә киптерә (хәзер мондый бәрәңгене «фри» дип атыйлар бугай). Шуны посылка итеп Рашат абыйга җибәрә иде. Бу «фри» абыйның тамагын күпме туйдыргандыр инде, ләкин өйдән башка ярдәм юк. Авылда да ачлык.

 

Менә шундый авыр шартларда яшәсәләр дә, киләчәктә татар мәдәниятен кулларында тотып торырлык, үстерерлек галимнәр, язучылар, журналистлар, мөгаллимнәр чыга университеттан.

 

Университетны тәмамлагач, Рашат Гайнановка диплом белән бергә «Совет Татарстаны» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасына юллама да бирәләр. Ике елдан соң ул «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасында редактор урынбасары, 1958 елдан «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналында җаваплы сәркатип, 1961- 1965 елларда «Татарстан коммунисты» журналында шул ук вазифада. Ул үзе эшләгән газетажурналларда Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Һ.Такташ, М.Җәлил, Ф.Кәрим, Н.Исәнбәт, Г.Кутуй, Г.Рәхим, Гыйффәт туташ (Заһидә Бурнашева), Г.Хуҗи, Заһидә Байчурина, Г.Афзал һ.б. тормышы һәм иҗаты турында гыйльми, публицистик, тәнкыйди мәкаләләр чыгара.

 

Бу елларда Рашат абый туганнарына да бик булышты. Мәктәпне тәмамлагач, күбебез Казанга, Рашат абыйларга килеп егылабыз. Абый белән Фәния җиңги кабул итеп тора. Кечкенә квартирада үзләре дә биш кеше. Күпмедер вакыт шунда сыенып торабыз. Кайсыбер елларда безнең гаиләдән өчәр студент укып йөрибез. Стипендиягә генә яшәү бик авыр. Беркайдан да ярдәм юк. Бик өзелгән вакытларда Рашат абыйларга килеп, кунак булып китәбез... Алынган эшеңне өстән-өстән генә түгел, җентекләп, җиренә җиткереп башкарырга да безгә Рашат абый өйрәтте.

 

1958 елда репрессия корбаны булган һәм әле генә акланган татарның беренче тарихчы профессоры, язучы Газиз Гобәйдуллинның хикәяләр җыентыгын төзеп чыгара. Шул ук елларда Рашат Гайнанов тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли. В.Асеева, Марк Твен, К.Станюкович, М.Шагинян, И.Заботин, Ш.Надь, Ю.Алексеев, В.Киплинская әсәрләрен тәрҗемә итеп бастырып чыгара. Рашат Гайнанов матбагаларда эшләгән чорларда студент елларыннан ук килгән шөгылен туктатмый.

 

Ул, 1905 елдан чыга башлаган, китапханәләрдә ястык-ястык булып яткан гарәп язулы газета-журнал төпләмәләрен фронталь рәвештә берәмтекләп тикшереп, өч юнәлештә материал туплый: классиклар иҗаты, ХХ гасыр башында каләм тибрәткән, игътибарга лаек затларның био-библиографиясе, вакытлы матбугат тарихы. Шуларны бастырып чыгаруны өмет итеп, абруйлы, перспективалы журналист, хезмәт хакының кечерәюенә дә карамыйча, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына кече фәнни хезмәткәр булып күчә. Ул Г.Тукай. Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан, Н.Думавиның күптомлыкларын фәнни басма итеп әзерләп чыгару турында хыяллана. Г.Ибраһимовның мирасы унбиш томнан ким түгеллеген ачыклый. 1974-1986 елларда басылып чыккан сигезтомлыкның беренче-алтынчы томнарында төп эшне Рашат Гайнанов башкара. Хезмәттәше Марсель Әхмәтҗанов болай яза: «Рашат ага Галимҗан Ибраһимовның күптомлыгы өстендә эшләгәндә бер бүлек хезмәткәрләре башкарырлык хезмәтне ялгызы җиңеп чыкты (Бөек мирасны барлаучы // Тулпар. – 2010. – №8).

 

Рашат Гайнанов Габдулла Тукай әсәрләренең икенче дүрттомлыгын (1975-1977) һәм биштомлыгын (1985-1986) төзи. Тукайның 90 еллыгына дүрттомлык басылып чыккач, Сибгат Хәким болай яза: «Хәзер менә шагыйрьнең моңа чаклы бер томына да кермәгән яңа кулъязмалары табылды. Бу урында «табылды» дип кенә узып китәргә күңел һич риза түгел. Габдулла Тукай үлгәннән соң ул кулъязмалар алтмыш ел буена архивта яткан икән, димәк, үзләреннәнүзләре табылмаган, кемнәрдер килеп эзләгәнен көтеп яткан. Бүген без шушындый бәхеткә ирешкәнбез икән, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының гыйльми хезмәткәре Рашат Гайнановка бурычлы, аңа рәхмәтле... Гайнанов, текстолог буларак, шул томдагы әсәрләрне тикшерү, чагыштыру белән чикләнгән булыр иде. Хәзергә кадәр шулай кабатланып килгән бит. Рашат Гайнанов архивка чума, үз теләге белән чума... Мин инде Тукай өйрәнелеп бетте, иҗаты буенча диссертацияләр язылып бетте, шагыйрь үзенә җитәрлек фән докторлары әзерләде, дип йөри идем. Артык ышанганмын икән... Ул томнардагы искәрмәләр һәм аңлатмалар, комментарийлар үзләре генә дә бер фәнни диссертация!» (Мин Тукайны укыйм // Социалистик Татарстан, 1975, 28 декабрь).

 

Язучыларның Тукай клубында 1977 елның 15 октябрендә дүрттомлыкны тикшерү үткәрелә. Беркетмәдән күренгәнчә, Мөхәммәт Мәһдиев чыгышында болай ди: «Тукай томнарын мин арткы яктан укый башладым, искәрмәләрдән. Һәм аерыла алмыйча укып чыктым. Бу бит кече бер энциклопедия! Никадәр мәгълүмат. Тарихтан, әдәбият белеменнән, безнең элекке, иске гәзит-журналлардан күпме белем, күпме мәгълүмат! Гариф абый! Сезгә төбәп әйтәм, мондый галим Язучылар союзында булырга тиеш бит. Мин шуны тәкъдим итәм. Дәрәҗәле исемнәре, бүләкләре дә булыр Гайнановның. Мәсәлән, Тукай бүләге. Рашат Гайнанов без белмәгән күпме яңа әсәрләрен тапкан, әле күбесе томнарга кермәде, ди». Нәкый Исәнбәт тә чыгышында дүрттомлыкка югары бәя бирә: «Элекке томнарда булмаган материалларны кертеп Рашат Гайнанов Тукайның мирасын баеткан... Аңлатмалары башка басмаларга караганда күп өстен. Күпме яңа ачыш, яңалык, бик күп белем. Эзләнү, эшләү нәтиҗәсе бу. Бик күбесен хәтта мин белмим, ул миннән күбрәк белә... Тукайның ритмикасын төзекләндерү ягыннан да Рашат бик күп эшләгән. Тукайча дөрес итеп саклау ягыннан бик зур өлеш керткән. Бу мәсьәләдә ул башка басмалардагы күп хатаны төзәткән... Тукайның биштомлыгын эшләргә планлаштырасыз икән, Рашаттан башка Тукай буенча белемлерәк кешене күрмим бүгенгесе көндә. Системалы итеп эшли белә, аңлашылып тора, материаллары да бихисап».

 

Рашат Гайнанов Габдулла Тукайның 100 еллыгына, Тукай мирасын гомере буе туплаган материалларыннан тагын бер том өстәп, биштомлык итеп чыгара. Шагыйрьнең 30 тәхәллүсен ачып, томнарга 170 яңа әсәр өсти. Биштомлыкта искәрмә һәм аңлатмалар күләме ягыннан үзләре генә дә бер том тәшкил итә. Ягъни биштомлыкта дүрт том – Тукайныкы, бер том Гайнановныкы булып чыга.

 

«Гәрчә томнарда Тукай тормышы, иҗаты һәм эшчәнлеге үзәктә торса да, әдәбиятыбызны борынгыдан алып белү, аның башка сүз сәнгате белән бәйләнешен ачык күзаллау, егерменче йөз башы иҗтимагый тормышыннан, шул чордагы вакытлы матбугаттан, язма һәм басма әдәбияттан нечкәләп хәбәрдар булу, иҗтимагый аңның төрләре булган тарихи, фәлсәфи, дини тәгълиматны белү биштомлыктагы фәнни аппаратның киңлеген һәм камиллеген тәэмин иткән». Бу сүзләрне галим Фоат Галимуллин язган (Исән калуы – әдәбият бәхетенә // Казан утлары. – 2016. – №6).

 

Марсель Әхмәтҗанов алда күрсәтелгән мәкаләсендә болай дип язган иде: «Милли мираска тискәре мөнәсәбәт хакимлек иткән илдә Галимҗан Ибраһимов һәм Габдулла Тукайларның академик басмаларын әзерләүгә керешкән татар текстологына кимендә академик дәрәҗәсе бирү кирәк, дип саныйм... Рашат ага 1986 елда лаеклы ялга китте. Инде үзенең төп эшен башкарган, татар әдәбиятының текстология фәнен югары фәнни дәрәҗәгә күтәргән иде ул».

 

ХХ йөз башы татар язучылары һәм мәгърифәтчеләренең алфавит тәртибендәге белешмәлеге өчен Рашат Гайнанов төзегән сүзлек 800 гә якын авторны үз эченә ала. Бу кулъязма сүзлектән файдаланып, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Татар әдипләре, мәгърифәтчеләре (ХХ йөз башы)» исемендә библиографик сүзлек басылып чыкты. Бу китапка барлыгы 148 язучы һәм мәгърифәтче турында мәкалә кертелгән.

 

Рашат Гайнанов чишмә башында торган тагын бер зур хезмәтне әйтеп үтәргә кирәк. Ул – татар вакытлы матбугаты библиографиясе. Миркасыйм Госмановка ул болай ди: «Гомерем җитсә, революциягә кадәр татар телендә чыккан барлык гәзитжурналларның тулы исемлеген төзергә дигән ниятем бар... Бөтен Русия империясендә чыкканнарын». Ул революциягә кадәр чыккан йөзәрләгән газетажурналларның басылган урынын, елларын, барлыгы ничә сан булуын, редакторы, нашире кемлеген, кайда саклануын ачыклап, паспортын тутыра. Институттан киткәч, Миркасыйм Госманов Рашат Гайнановны университетка, үзе җитәкләгән археографик фәнни-тикшеренү лабораториясенә эшкә чакыра. Татар матбугаты тарихын – газета-журналлар библиографиясен әзерләү бурычы куела. Бу эшкә Миркасыйм Госмановның талантлы шәкертләре Раиф Мәрданов белән Фәрит Шәкүров җәлеп ителә. Хронологик кысалар Рашат Гайнанов тәкъдиме белән киңәйтелә. «Юашрак рәвештә булса да, милли матбугат һәм сүз иреге өчен көрәш 1923-1924 елларда да дәвам итә әле», – ди ул. Эзләнүче галим өчен бик кирәкле юл күрсәткече – «Татар вакытлы матбугаты» (1905-1924) дигән исем белән 1999 елда, «Рухият» нәшриятында, 2000 елда «Милли китап» нәшриятында басылып чыкты. Китапка 310 исемдәге газета, 89 журнал турында белешмә кергән. 1990 елда, Рашат абый вафатыннан соң, бу зур хезмәтне фидакарь галимнәр Раиф Мәрданов белән Фәрит Шәкүров дәвам итеп, очлап куйдылар. Аларга рәхмәт.

 

Раиф Мәрданов бер мәкаләсендә Рашат Гайнановны болай характерлаган иде: «Ул татар әдипләренең күптомлыкларын төзүнең эш принципларын һәм системасын булдырган галим.. Рашат ага сокландыргыч дәрәҗәдә фәнгә бирелгән, шуның белән яши торган, уникаль хәтергә ия зур галим иде... Археографик фәнни-тикшеренү лабораториясендә Рашат ага Гайнанов – олпат галим, ә миңа – студент буларак аның белән хезмәттәшлек итү, шөкер, насыйп булды.

 

 

Зур фән галәменә беренче адымнарны атлау дәверендә тирән белемле, киң мәгълүматлы чын галим Рашат абыйның ярдәме, һичшиксез, зур иде. Фәнни эшчәнлекнең никадәр җитдилек, җаваплылык, намус һәм сабырлык таләп итүен яхшылап төшендерүче беренче остазыбыз да, мөгаен, Рашат Гайнанов булгандыр» (Мирасыбыз сагында // Татарстан яшьләре, 2020, 29 октябрь).

 

«Татар вакытлы матбугаты»н әзерләүчеләрнең берсе Фәрит Шәкүров: «Көтмәгәндә миңа, фән сукмагына яңа аяк баскан кичәге аспирантка, энциклопедик гыйлемгә ия булган галимнең соңгы шәкертләреннән һәм хезмәттәшләреннән берсе булырга Ходай насыйп итте», – дип хатирәләрен сөйли. – Рашат абый чын зыялылык мәртәбәсен билгели торган күркәм сыйфатларга ия зат иде. Инсафлы, тыйнак, олы күңелле... Аның белән эшләү җиңел иде... Ул беркайчан да гыйлем дәрәҗәбездә, статусыбызда булган аерманы сиздермәде, үзенең фәнни лабораториясе белән таныштыру, тәҗрибә уртаклашу ысуллары да ике арадагы тигезлек принцибына нигезләнгән иде» (Олы күңелле остаз // Кызыл таң, 2011, 21 июль).

 

«Мәгариф» нәшриятен ачып, аны озак еллар эшләтеп килгән галим Мөдәррис Вәлиев Тукай томнарында: «Рашат ага үзендә булган хәзинәне тулысынча чыгарып салу мөмкинлегеннән гаҗиз була, – ди. – Кемнәрнеңдер (әйтик, Исхакыйның) хәтта исемен дә телгә алырга ярамый, ә Тукайның очлы каләменә эләккән замандашларын «искелек калдыгы, буржуй» дип кенә тамгаларга рөхсәт ителә. Шулай да, «Туган тел»нең соңгы – «дини» дүртьюллыгын («...иң элек кыйлган догам...») дистә еллардан соң иң элек Рашат Гайнанов «яңгырата». «Китмибез!» шигыренең язылу тарихын, аңарчы булган фаразларны юкка чыгарып, беренче булып дөрес аңлатучы да – ул бит, ул!»

 

Миркасыйм Госманов: «Мине иң кызыксындырган, хәтта сокландырган нәрсә – ул Рашат Гайнановның ХХ гасыр башы – татарларның алтын чоры тарихы буенча гаҗәеп киң колачлы, искитәрлек тирән белеме иде, – дип язды. – “Онытылган”, дөресрәге махсус рәвештә оныттырылган исемнәрнең Рашат Гайнанов тырышлыгы белән кайтарылуы, Газиз Гобәйдуллин, Нәҗип Думави ише күренекле әдипләрнең җыентыклары чыгарылу яңа чор әдәби фикеребезгә сизелерлек өлеш булды. Фатих Әмирхан иҗаты да аның тарафыннан эзлекле рәвештә өйрәнелә иде. Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимовларның гыйльми югарылыкта эшләнгән томнары чыгуда да аның өлеше зур икәнлеге һәммәбезгә мәгълүм иде. Хәтта моны танырга теләмәгән хөсет кешеләр өчен дә. Мине бигрәк тә әлеге томнарга Рашат Гайнанов тарафыннан шул чор өчен мөмкин булган күләмдә, киңлектә, тирәнлектә язылган искәрмәләр, аңлатмалар сокландыра иде. Алар белән җентекләп танышу ХХ йөз башы татар әдәбияты, татар мәдәнияте хакында шактый мул һәм конкрет белем тупларга мөмкинлек бирә иде. Шул чорда хөкем сөргән төссез, шәхессезләндерелгән рәсми тарих – печелгән, кысрыкландырылган, ягъни нигездән саектырылган, бозылган совет чоры тарих «фәне» фонында бигрәк тә. Шунысы да мәгълүм булсын: күпләр теге яки бу мәсьәлә буенча аңлаешсызлык килеп чыкса, Рашат Гайнановка мөрәҗәгать итеп, аңардан мөмкин кадәр тулы, төгәл җавап алалар иде. Үземнең дә берничә кат шул рәвешчә аның белеменнән файдаланганым бар».

 

«ХХ йөз башы татар вакытлы матбугаты. Библиографик күрсәткеч». Авторлар: Р.Р.Гайнанов, Р.М.Мәрданов, Ф.Н.Шәкүров. Бу китапның редакторы булган, Миркасыйм Госманов болай ди: «Тулылыгы җәһәтеннән элегрәк чыккан башка күрсәткечләрдән шактый аерылып тора торган... бу хезмәтнең бер иң мөһим өстенлеге бар. Ул өстенлек анда теркәлгән күпчелек гәҗит-журналларның кайда күпме нөсхәләре, конкрет саннары саклануын төгәл күрсәтелүдән гыйбарәт. Димәк, теге яки бу матбугат органын карарга теләгән кеше, элеккечә “капшанып” кына йөрмичә, кайда нәрсә барлыгын алдан белеп эш итәчәк. Рашат Гайнанов тарафыннан фәнни культурабызга кертелгән иң әһәмиятле өлешләрнең берсе дип мин күрсәткечнең менә шушы сыйфатын атар идем... Татар тарихы, аның мәдәнияте, катлаулы язмышка ия басма сүзе белән киләчәктәге кызыксынучыларның һәммәсе дә диярлек, иң элек, китапны кулларына алуга ук, "Р.Р.Гайнанов” дигән фамилияне укыячаклар. Үзенә күрә истәлек, хәтта һәйкәл дә» (Беренче редакторым // Казан утлары. – 2006. №4).

 

Шул ук мәкаләсендә Миркасыйм Госманов Рашат абыйның «хикмәтле картотека»сы турында да сөйли: «Студентлык һәм аспирантурада укыган елларында ук ул элекке гәҗит-журналларда мәдәният һәм әдәбият тарихына караган һәр материалны, кыскача гына эчтәлеген ачып, шулай аерым карточкага теркәп барган икән... Карточкалар тематик һәм алфавит тәртибендә сакланалар икән. Шул рәвешчә киң колачлы белешмәлек барлыкка килгән» (Бу «хикмәтле картотека»-белешмәлекне бер мөтәгалим, бер кортка ярдәме белән, Рашат абыйның квартирасында хуҗабикәнең каты авыруыннан файдаланып, үз өенә ташыды. Өйдәге китапханә дә тармар ителгән – шкафлардагы барлык китаплар идәнгә ишелеп төшерелгән иде. Нәрсә югалганын белмәсеннәр өчен... Ярты елдан соң әлеге адәм «хикмәтле картотека»ны шулай яшеренеп кенә үзе алган урынга китереп куйды. Миркасыйм Госманов әйткән «тематик, алфавит тәртибе юк иде инде бу белешмәлектә, барысы да болгатылган иде, тулылыгы да шикле иде. Мин бу картотеканы, соң булса да уң булсын дип, кыйммәтләрне таный белә торган егетләр эшләгән җиргә – Милли китапханәгә тапшырдым. Ә югалган китаплар исә – кайтмады... Болар барысы да – аерым язма һәм юридик бәяләмә сорый торган хәлләр).

 

Рашат Гайнанов бик күп рәнҗетүләр күреп, 65 яше тулар алдыннан, 1990 елның 7 октябрендә йөрәк өянәгеннән вафат булды. Мөхәммәт Мәһдиев фаразлаган бүләкләрне алырга өлгермәде. Миркасыйм Госманов мәрхүмнең җәсәде янында башын иеп: «100 елга бер килә торган галимне саклап, озаграк яшәтеп кала алмадык», – диде. Рашат абыйның вафатыннан соң да, аның рухын рәнҗетүләр дәвам итте…

 

Язманы мөгаллимә, Риза Фәхретдинов исемендәге бүләк иясе Гүзәлия Тарханова сүзләре белән тәмамлыйсым килә: «...Бүгенге күп санлы Тукай бүләге ияләре арасында да мин Рашат Гайнанов исемен тапмадым, ә бит ул бу бүләккә лаек кешеләрнең беренче рәтендә торырга тиешле шәхес иде. Мактанырлык затларыбыз бар икән, без алар белән горурланыйк, эшләренә тиешле бәябезне бирик. Бу дөньядан бакыйлыкка күчкәннәр рухына догабызны шул рәвешле булса да җиткерик». (Галим хезмәте ни белән үлчәнә? // Мәдәни җомга, 2011, 16 декабрь).

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру