Шәхесләребез Уку өчен 6 минут

«Гасыр белән яшьтәш имән мин, Мин йөзьяшәр картлар яшендә...»

Әдәбият мәйданында инде күптән лаеклы урынын алган күренекле әдипләр – классик язучыларыбыз бар. Чаллыда яшәп иҗат итүче язучы, шагыйрь Рәшит Бәшәр шундыйлардан.

 

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Рәшит Гафар улы Бәшәров.

 

 

Рәшит Бәшәр укучыларга, нигездә, балалар язучысы буларак билгеле. Аның балалар өчен язган шигырь, хикәяләре республика матбугат битләрендә узган гасырның 60нчы еллары ахырында күренә башлый. Кукмара районы Янил авылында колхозчы гаиләсендә туган егет урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә белем ала. Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы әдәби курсларда укый. 1979 елда Чаллыга күчеп килә. «Таң йолдызы» газетасында – бүлек мөдире, җаваплы сәркатип, «Аргамак» журналында – җаваплы сәркатип, «Мәйдан» журналында әдәбият бүлеге мөхәррире булып хезмәт куя.

 

Рәшит Бәшәр – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия иясе. Аның һәр шигыре, хикәя һәм повесте балалар күңелен яулап, үгет-нәсихәтсез генә аң-белем, тәрбия бирә.

 

Өлкәннәр өчен дә иҗат итә ул. Узган ел Татарстан китап нәшриятында Рәшит Бәшәрнең «Еллар чатында» дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы (16+) басылып чыкты. Иҗатны җан таләбе, көндәлек эше итеп кабул иткән әдипнең яңа китабында соңгы елларда язган, тормышчан, ихлас күңел кичерешләре белән истә кала торган лирик һәм сатирик шигырьләре туплап бирелгән.

 

Туган җирен иҗатында зурлаган, туган ягы каеннарының яшел бөдрәләре үләнгә алмаз чык койганын күргән шагыйрь күңелендә җыр яши. Һәм ул шигырьгә түгелә.

 

Бер җыр йөри күңелем түрендә,

Ничек шуны җырлап бирәсе?!

 

Ерак сабыйлыктан картлыгыңа

Хәтер юлы буйлап киләсең.

Киләсең дә...

Туган илнең йомшак

Туфрагына башың иясең!

                                           «Туган ил»

 

 

Рәшит Бәшәрнең сурәтле шигырьләрен укыганда, туган җире Кукмараның – күкләре биегрәк, үләннәре яшелрәк, сулары чистарак, җырлары моңлырак икәнен күрәсең. Барыбызның да күңеленә якын, газиз кешебез – әниләребез дә күзалдына килеп баса.

 

Чиләкләрне әни бик ипләп

Утыртты да сары баскычка,

Үрелде дә мүкле ярыкка

Кыстырылган баулы ачкычка,

Ачып кереп китте ишекне.

Шыгыр-шыгыр сайгак сайравын

Үрмәкүчләр хәтта ишетте.

                                             «Әни»

 

Кукмарасыннан читтә яшәсә дә, иҗат кешесенең йөрәге якыннарын, туган авылын уйлап тибә. Чигәләрендә туган ягының ак җаныннан күчкән көмеш ялтырый. Ә ул туган җиренең, нигезенең исән булуына сөенә. Шул куанычы аңа илһам бирә.

 

 

2025 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Еллар чатында» шигырьләр җыентыгында (16+) Рәшит Бәшәр тел, милләт, вазгыять турындагы гамьле уйлары белән уртаклаша, заман проблемаларын үзәккә чыгара, шул ук вакытта укучыны үзенең киеренке күңел дөньясына алып керә.

 

 

Рәшит Бәшәр – табигать җырчысы. Аның әсәрләрендә табигатьнең җете төсләре чагыла. Ул тал каплаган яшел ярны да, чуерташлар, хәтта комны да, дала-болыннар, агымсулар, таулар, диңгезләрне, елның төрле фасылларын яратып сурәтли. Чал шагыйрь вакыт ашыгуына, табигатьнең үзгәрүенә аптырый.

 

Кая ашыга бу вакыт болай?

Инде төн узган. Дөньясы кызган.

Тәрәзләр ачык. Ишекләр ачык.

Яңгырап тора көндезге азан.

Инеш челтери. Үләннәр сары.

Шомырт агачы тоташ пәрәвез.

Тып-тын тирә-як, җилләр дә качкан,

Ходай каргышын алдык мәллә без?

                                        «Коры җәй»

 

 

Җәйнең коры килүе, кошларның тынып калуы, хәтта чыпчыкларның юклыгы да шом уята. Тик шулай да тынлыкны бозып, ат кешнәве ишетелеп, арба шыгырдап куйгач, күңелендә өмет туа.

 

Туган җире Кукмараның бер имәне булып яшәгән шагыйрь давыллар алдында да башын ими. Тирәсендә буран бөтерелгәндә дә, юллар чатындагы маяк булып кала. Чана шыгырдаган чагында тамырлары дертләп уяна. Көпшәк туфракны этә-төртә язларын яшь үрентесе шытып чыга. Ул үзен гасыр белән яшьтәш имәнгә тиңли.

 

Төшкә керә туйра чакларым,

Ак болытлар куна башыма.

Гасыр белән яшьтәш имән мин,

Мин йөзьяшәр картлар яшендә.

                                               «Имән»

 

 

Рәшит Бәшәр еллар пәрдәсен ачып үткәннәренә карый. Әнә, комлыкта балтырын кашып малай чагы тора. Терсәге сыдырылган, җәлпәк борын очына кызыл балчык ябышкан. Тик шук малай шаярта гына, кулын изи дә югала...

 

Шагыйрь еллар пәрдәсен ябып, үткәннәрдән бүгенгегә кире әйләнеп кайта. Һәм күрә: болыннарда калган эзләренә кояш гөлләр тезә, чыр-чу килеп, гөлләр арасында йөзеп, эзләренә басып балачага килә.

 

Түзеп торам үзем аздан гына,

Гөл таҗларын өзми генә, өзми генә,

Чыр-чу килеп шунда бала-чага

Түмгәкләрдән кош оясын эзли генә.

Сабый чакка кайтып китми менә

Түзеп торам үзем әздән генә.

                                            «Дәвам»

 

Балалар шагыйре инде сигезенче дистәсен тутырып килүенә карамастан, сабый чагыннан аерыла алмый. Балачактан кайтып килешли ак болытлар агып киткәнен, койрыгын селти-селти тын елгага акбүзатның кергәнен күзәтә.

 

Тик хыял кошы артыннан күпме генә йөгерсәң дә, вакыт агышын туктатып булмый: көз фасылы җиһанны чуар төсләргә төрә. Елга өстендә пәрәвезләр оча. Таллар да сайрап уянмый, таңнар да былбылларсыз гына ата. Берөзлексез яфрак коелганда, гомер көннәре дә ашыгып коеладыр кебек тоела.

 

Оныклар үсә тора...

Картая инде еллар.

Картайган саен еллар,

Тарая такыр юллар.

Яктылык сулар беркөн

Һәм югалыр юл очы.

Мин – бу җирдә узгынчы,

Тик вакытлы юлаучы.

                                        «Гомер»

 

«Мин – бу җирдә узгынчы», – дип язса да, Рәшит Бәшәр вакытлы юлаучы гына түгел. Ул – Шагыйрь! Туганда ук шагыйрьлек аның күңеленә салынган. Шигырь – Ходай әмере. Шагыйрь берничек тә гади була алмый. Ул – гөлгә кунган былбыл. Шаһ дәүләтнең Әмире. Иҗат аның яшәү рәвешенә әйләнгән. Инде еллар картайса да, такыр юллар тарайса да, җирдән күккә күпер салган Илаһи илче милләт гаме белән яши бирә. Ул җан күзе белән һәммәсен күреп, ишетеп тора. Көн артыннан кояш баешына таба барганда, ил күгендәге кара болытлар таралмаганга борчыла. «Ник таралмый?» – дип бар дөньяга аваз сала. Хәле ничек кенә мөшкел булса да, өмет чаткыларын сүндерми.

 

Күк читендә янар-янмас йолдыз күрәм,

Сикереп торам шул мизгелдә егетләнеп.

Яфрак шавын ишетим дип, тәрәз ачам,

Иртән туар яңа көнгә өметләнеп.

                                          «Өмет»

 

 

Шагыйрь йөрәге сизгер. Ул бөек дала рухын тоя. Күз күреме җитмәс далалар төшенә керә. Өннәрендә илнең үзгәргәнен күрә. Төннәрендә йокысызлык белән интегә. Нәрсәдер көтеп, өмет итеп гомер юллары йомгактай сүтелгән чакларны хәтерендә яңарта. Халкының әрнүен, шатлыгын, күз яшен сыйдырган йөрәгенең тибешен тыңлый-тыңлый, дөнья буйлап атлавын дәвам итә. Илләр гизеп тузган биштәренә бал ягылган ипи салып, янәдән юлга чыга. Баш очында эленеп торган ак йолдызлар күккә тарта. Уйлары бимазалаган шагыйрь ил гаме белән яна. Ул яктылык эзли.

 

Гөлдән салкын чыклар сибелә

Бәхет эзләп йөргән аякка.

Яктылыкка тәмам сусадым,

Кояшлырак көннәр кай якта?

                                          «Яктылык эзләү»

 

Барасы тарафта ниләр көтәдер, әмма ул барып җитәсенә, бер яктылык, Якты алан табачагына ышанычын югалтмый. Әкияти төннең ак атын көмеш үләннәрдә уйнатканда, тояклардан нур сибелгәнен күргән каләм иясе әкрен-әкрен үзе дә яктыра.

 

Бәхетле мин,

Күкләр астында

Татар атлы тырыш халкым бар.

Көлеп яшәргә дә бу җирдә,

Сөеп яшәргә дә хакым бар!

                                           «Горурлык»

 

 

Ул туган җире, торган җире, татар атлы тырыш халкы белән горурланып яши. Әдәбиятны, шигъриятне сөючеләргә йөрәк түрендә шытып чыккан күңел гөлләрен бүләк итә. Ул белә:

 

Шигырь сулап әгәр яшәмәсә,

Адәм җаны гөлдәй сулачак.

Шагыйре юк илне козгын баса,

Шагыйре юк дәүләт туңачак!

                                    «Шагыйрьсез»

 

Киләчәктә дә халкыбыз шигырь сулап яшәсен иде. Ә без яраткан әдибебезгә нык сәламәтлек, күңел көрлеге, яңадан-яңа иҗат уңышлары, озын һәм бәхетле гомер телибез.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи