Шәхесләребез Уку өчен 12 минут

Гаяз Исхакый һәм татар әдәбияты

Ошбу язмамны татар халык шагыйре Илдар Юзеевның 1995 елда мәшһүрләребез Гаяз Исхакый һәм Габдулла Тукайга нисбәтле итеп язган сигезьюллык шигыре белән башларга булдым:

 

Гаяз Исхакый (1878-1954).

 

 

Олы җанлы шагыйрь-әдипләргә

Үз илендә яшәү читен лә.

Тукай кебек яшьли гүргә китә

Йә Исхакый кебек чит илгә.

Хакыйкатьне төшендерә алмый,

Кадер-хөрмәт күрми китәләр.

Исән чакта үзен аңламаган

Халыкны да бөек итәләр.

 

Мәшһүребез Гаяз Исхакый (1878-1954) – шигырьдән кала, барча жанрда да, әйтик, публицистика булсынмы ул, роман-повесть яки пьеса булсынмы, тигез дәрәҗәдә һәм зур кимәлдә иҗат иткән язучыларыбыздан берсе. Монда, әлбәттә, беренче чиратта аның гыйлемлеге һәм затлы нәселдән булуы да зур роль уйнагандыр. Биредә Гаязның биш яшеннән укырга-язарга өйрәнгәнлеген, әүвәл – Мәхфүзә остабикәдә, аннары әтисе Гыйләҗетдиндә укыганлыгын да, 1890-1893 елларда Чистайда күренекле дин эшлеклесе Закир Камал мәдрәсәсендә һәм 1893-1897 елларда Казандагы «Касыймия», ягъни Күл буе мәдрәсәсендә (соңыннан Апанай мәчете мәдрәсәсе) белем алганлыгын, 1898-1902 елларда Казандагы татар укытучылар мәктәбендә Хөсәен Ямашев һәм Гафур Коләхмәтовлар белән бер сыйныфта гыйлем өстәгәнлеген дә искә төшереп, «Касыймия» мәдрәсәсендә укыганда аңа остазы Әхмәтһади Максуди зур йогынты ясавын искәртеп үтәргә кирәктер.

 

XIX гасыр ахырында татар дөньясында киң таралган җәдитчелек хәрәкәтенең җитәкчесе һәм идеологы, төрки дөньяның күренекле мәгърифәтчесе, педагог, нашир Исмәгыйль Гаспринский идеяләре һәм ул чыгарган «Тәрҗеман» газетасы белән үсмер Гаяз нәкъ менә шушы Күл буе мәдрәсәсендә (соңрак ул «Галләмия» һәм Апанай мәчете мәдрәсәсе дип йөртелә) укыганда әлеге мәшһүр остазы Әхмәтһади Максуди аша таныша.

 

Татар мәдрәсәләре өчен мөгаллимнәр әзерли торган укытучылар мәктәбендә (заманында биредә Садри Максуди, Фуат Туктаров, Шакир Мөхәммәдьяров, Мирсәет Солтангалиев, Исхак Казаков, Ильяс Кудашев-Ашказарский, Гыйлем Камай укыган) исә яшь Исхакый үзен бөтенләй яңа бер мохиткә килеп эләккәндәй хис итә, кем әйтмешли, дөньяга ул башка күзлектән карый башлый. Булачак язучының каударланып рус һәм Европа әдәбиятын өйрәнүе, сәяси-фәлсәфи китапларны күпләп укуы, Н.Гоголь, И.Тургенев, Л.Толстой, Ф.Достоевский, А.Чехов, М.Горький, Ги де Мопассан, Кнут Гамоун, Оскар Уйальд әсәрләреннән тәэсирләнүе... – болар иҗат дәрте белән канатланган, Пушкинның «Капитан кызы»н, Гогольнең «Борынгы алпавытлар» әсәрләрен тиз арада тәрҗемә итеп бастырган шәкерт Гаязның шул чаклардагы хәл-халәтен күз алдына китерергә, дөньяга карашын тоемларга мөмкинлек бирә. Әлеге гыйлем йортында укыган елларны күздә тотып, әдипнең соңыннан: «Иң зур йогынтыны миңа Тургенев ясады, ә соңгы елларда Толстой», – дип язуыннан да Исхакыйның үзаңы, фикер сөреше, дөньяны, кешеләрне, сәяси тормышны аңлау дәрәҗәсе ул чакта нинди югарылыкка җитүен чамаларга мөмкин.

 

Рус әдәбиятын гаять яхшы белгән Исхакыйның кардәш халыклар һәм, әлбәттә, татар әдәбиятыннан, татар матбугат эшчәнлегеннән тирәнтен хәбәрдар булуына шикләнәсе дә юк. Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Ризаэддин Фәхреддин, Исмәгыйль Гаспринский кебек мәгърифәтчеләребез, Габдулла Тукай, Дәрдемәнд, Сәгыйть Рәмиев, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Галиәсгар Камал, Гафур Коләхмәтов, Шәриф Камал кебек әдипләребез иҗаты турында җентекләп язылган мәкаләләре – Исхакыйның тирән белемле, укымышлы каләм әһеле булуына янә бер дәлил.

 

***

 

Гаяз Исхакый һәм татар әдәбияты. Мин биредә әдипнең моңарчы игътибардан читтә калыбрак килгән «Шималь төрекләре әдәбиятына бер нәзер» (Татар әдәбиятына бер караш) дигән хезмәтенә тукталып үтмәкче булам. Бу әсәр турында соңгы елларда матбугатта язмалар күренә башлады. Мәсәлән, «Казан утлары» журналының 2026 елгы февраль санында галим Хатыйп Миңнегуловның «Гаяз Исхакый күзаллавында татар әдәбияты тарихы» дигән әтрафлы язмасы дөнья күрде.

 

«Шималь төрекләре...»ндә (әлеге язманың эчтәлегеннән чыгып, ул 1907-1908 елларда кәгазьгә төшерелгән дип фараз кылырга мөмкин) Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Исмәгыйль Гаспринский, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Сәгыйть Рәмиев кебек шәхесләребезгә Гаяз Исхакый кыска гына итеп, әмма бик төпле бәя бирә. Мәсәлән, «...Бохара фикер вә гыйлемнәренең җитәрлек булмавын башлап күргән галимемез – шәригать законнарын яхшы белүче вә тарихчы ахун Шиһабетдин әл-Мәрҗани мәдрәсәләремезне вә мәдрәсәләремездәге гыйлем алу ысулларын тәнкыйтьли башлады», – дип, ул бер җөмлә белән генә Шиһабетдин Мәрҗанинең кем булуын, аның мөселман дөньясында нинди роль уйнавын әйтеп уза да, икенче олуг шәхесебезгә туктала: «Русча гыйлем алган, хәзерге әдәбиятымызның тәүге хезмәтчесе Габделкаюм әфәнде ән-Насыйри исә, әкренләп, Аурупа фикере вә гыйлемен таратуга кереште. Казан татарчасы илә календарьлар, кечкенә-кечкенә мәкаләләр язып нәшер итте... Саф Казан татарчасы китап язган Габделкаюм әфәнде ән-Насыйри булгандыр. Бу затка кадәр шималь төркиләре Шәрык төркисе илә, ягъни чыгтайча яза иделәр. Габделкаюм әфәнде хәзерге татар әдәбиятының бабасы, димәктер. Габделкаюм әфәнде исән вакытта аңа замандашлар тарафыннан тиешле дәрәҗәдә бәя бирелмәгән иде. Әмма хәзерге татар мөхәррирләре якты фикерле татарлар исемен иң зур хөрмәт белән искә алган бер зат – ул да булса мәрхүм Габделкаюм ән-Насыйридыр. Габделкаюм әфәнде татар әдәбиятына нигез корды һәм шималь кышының тәэсириятенә каршы торырлык ныклы бер нигез корды.

 

Габделкаюм ән-Насыйри заманында башланган милли уяну Казан татарларының әдәбиятына гына кагылмыйча, бөтен хәятларын да үз эченә алды... Бу зат һәр язуын халыкның һәрберсе аңлый торган бер тел илә, садә бер тел илә яза иде. Шуннан бирле шагыйрь вә әдипләремезнең һәммәсе дә шулай гади, аңлашылыр бер тел илә яза башладылар...»

 

Шуннан соң Гаяз Исхакый Каюм Насыйри янәшәсенә икенче бер мәшһүребезнең исемен китереп куя, ул да булса – Исмәгыйль Гаспринский: «...Габделкаюм ән-Насыйри Казанда татар хәятына зур йогынты ясаса, эшләсә, шималь төрки галәменең икенче бер почмагыннан Казанга, бик ерак бер почмагыннан, бөек вә куәтле бер татар рухи көрәш мәйданына атылган. Бу каһарман... Кырымның Багьчасарай шәһәрендә «Тәрҗеман» гәзитәсен нәшер итә башлаган Исмәгыйль бәк Гаспринскийдыр. Исмәгыйль бәк 1883 ел миладисыннан, ягъни «Тәрҗеман»ы чыга башлаган көннән бу көнгә кадәр кайчак тәнкыйть итеп, кайчак үгет-нәсихәт итеп, татар галәмен Аурупа мәдәниятенә туры чыгарырга тырышадыр. Гәрчә «Тәрҗеман» Кырымда, Кырым төркичәсе илә нәшер ителгән бер гәзитә булып, Исмәгыйль бәк Кырым дворян нәселеннән бер мирза булса да, «Тәрҗеман»ның иң күп укучылары Казан татарлары булганга вә хатыны Зөһрә ханым Казанлы бер Акчурин кызы булганга, бу гәзитәнең безгә, Казан татарларына, тәэсире Кырымга, Кавказга караганда тагы да зуррактыр...»

 

Татар әдәбиятының дөньяга киң тарала башлавын шулай ук ике җөмлә белән генә: «Әдәбиятымызның күзгә күренеп мәйданга чыгуы 1895 елдыр: бу елда әдәби роман дип әйтерлек бер әсәр – казый Ризаэддин бин әл-Фәхреддиннең «Сәлимә»се таралды. Унбиш ел эчендә бу яңа әдәбият шактый үсте: «Сәлимә»дән соңрак Фатих Кәриминең, минем, Галиәсгар Камалның, Фатих Әмирханның, Ярулла Вәлинең вә тагын яшь мөхәррирләрнең хикәя, роман вә драма әсәрләре бер-бер артлы чыга торды...» – дип искәртеп үтүгә, Гаяз Исхакый Габдулла Тукайны һәм аның замандашларын зурлап искә ала:

 

«Бүген тезмә әсәр язганнарымыз, ягъни үзенә генә хас булган фикерле шагыйрьләремез бардыр, ләкин аларның иң алдынгы карашлысы, һич шөбһәсез, Габдулла әфәнде Тукаев исемле егерме-егерме бер яшьләрендәге бер яшь егеттер. Тукаевтан соңрак Сәгыйть Рәмиев, Дәрдемәнд кушаматы артына яшеренгән хөрмәтле вә шактый яшь бер зат илә Габделмәҗит Гафури, Нәҗип Думави, Укмасый, Бәшири кебек яшьләр килә…

 

Шагыйрьләремезнең иң бөеге авыл баласы Габдулла Тукаевтыр. Бу авыл малае биш-алты ел эчендә милләтемезгә кочак-кочак шигырь чәчәкләре таратты, әдәбиятымызның шигырь нигезен корды. Тукаев гаять җиңеллек белән шигырь сөйли, үзенең тәгъбиренчә, «җыру җырлый». Теле гаять бай, шул ук вакытта гаять садәдер. Ул халыкның бетмәс-төкәнмәс бер хәзинәсе булган телен бик яхшы белә һәм аннан шундый җәүһәрләр табып чыгара ки – бөтен күзләр камаша. Авыл һәм шәһәр кешеләре, укымышлы һәм укымышсызлар – һәммәсе Тукаевны укый, аңлый, ләззәт ала.

 

Тәмамән аңламасаңыз да, янә сезнең булышлыгыңыз белән Тукаевтан бер-ике өзек укыячакмын, теленең садәлеген, музыкасының җиңел бәянын күрерсез:

 

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл –

                                                                Кырлай диләр;

Җырлаганда көй өчен

                                      «тавыклары җырлай» диләр.

Гәрчә анда тугмасам да,

                                              мин бераз торган идем,

Җирне әз-мәз тырмалап,

                                            чәчкән идем, урган идем.

 

Ул авылның, һич онытмыйм,

                                                   һәрьягы урман иде;

Ул болын, яшел үләннәр

                                             хәтфәдән юрган иде...

 

Бу юллар белән башланган милли әкиятләрдән бер авыл мисалыдыр. Исеме дә милли пәриләрдән, урман пәрисе булган «Шүрәле». Аңламаган бер телдә тыңлатып, җаныңыз саекмамак өчен бу кадәре белән канәгатьләнәм...»

 

Гаяз Исхакый «Шималь төрекләре...» язмасын ялкынлы рухта башлап, шулай дәвам итеп, шундыйрак рухта йомгаклый:

 

«...әдәбиятымызның иң гомуми булган бер сәнгате буенча карашка дикъкатеңезне җәлеп итәргә телим. Шигырь, нәсер, хикәя вә театрларымызның да бер үзенчәлеге, өстенлеге бар. Ул үзенчәлек... ышанычлылык, яшьлек, исәнлек, куәт, батырлык вә өмидтер. Безнең шагыйремез дә, прозаигымыз да һич кенә дә егъламас. Дөньяның фани тәртибеннән, фәләкнең золымнарыннан шикаятьләремез бик аздыр. Без бөтен шул күңелгә хуш килмәгән әйберләр белән көлә-көлә сугышамыз: дөньяның фани тәртип вә кагыйдәсен, фәләкнең низамын үз куәтемез белән бетерергә, төзәтергә телимез. Әдәбиятымыз бу тәрәкъкыясезлекләрнең юк итүчесе, кыерсытулардан чыгу юлларын күрсәтә. Хәятка, яшәешкә хаким буларак никадәр батыр вә оста бер караш белән караганымызны күрсәтү өчен сезгә Габдулланың шул дүрт юлын укыйм:

 

Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,

Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә;

«Без китәрбез, сез каласыз!» – дип җырлармын,

Җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә.

 

Бу ышанган затның, бу шаянлыкның, бу кыюлыкның, бу сугышчанлыкның чыганагы яшьлек, һәр яшь кешедә күрелгән куәт, кабына сыешмыйча ташыган куәттер. Безнең шималь төркиләре яшьтер. Бу яшь милләт якты бер идеалга омтыла, теләгенә ирешү өчен һәртөрле киртәне бетерәчәгенә, бөтен пәрдәләрне каерып атачагына тәмам инангандыр. Шул иман белән ул көчле һәм тапкыр. Көлә, ерлый, хәтта Газраилне күргәндә дә ер ерлый, гауга итә, йөри, яши. Бу шуклык, бу ерлау, бу гауга, бу хәрәкәт, нәтиҗәдә... безнең әдәбиятымыз!»

 

Сүз уңаеннан, Гаяз Исхакыйның Габдулла Тукайга багышлап берничә мәкалә язганлыгы билгеле. Алар Тукай вафатыннан соң матбугатта басылып чыккан: «Петербург, 29 март» дигәне – 1914 елның 29 мартында һәм «Милли фаҗига» дип исемләнгәне – 1914 елның 2 апрелендә «Ил» газетасында; «Тукай мәктәптә» мәкаләсе 1914 елның 10 апрелендә – «Мәктәп журналы»нда. 1914 елның 2 сентябрендә – «Тукай мәхәббәте» мәкаләсе, 1915 елның 27 мартында «Тукай мәрхүм» язмасы дөнья күрә. 1932 елда Гаяз Исхакыйның Тукайның үлүенә 20 ел тулу уңае белән язылган «Тукай истәлеге» мәкаләсе һәм 1937 елда «Габдулла Тукайның вафатына 25 ел тулу мөнәсәбәте илә» мәкаләсе «Милли юл» журналында басыла.

 

 

Габдулла Тукай (1886-1913).

 

 

Габдулла Тукайның Гаяз Исхакыйга нисбәтле «Мөхәррир» дигән мәгълүм шигыре бар:

 

И мөхәррир! Кайсына

                                 биргән яшен күз кибриа!

И мосаувир! Кемгә биргән пакь вә

                                                чын сүз кибриа!

Кайт әле монда ватанга,

                                    кайт әле, саргайтмале!

Күз карашыңнан керер җир

                                      тапмасынчы кер, рия!

 

 

Алты елда үзгәреп китте

                                         лөгать һәм истилях,

Сәүдәгәрлектер зыялылык вә

                                                сәүдәдер зыя.

Җанлырак тормыш та бетте,

                                 шанлырак бер эш тә юк,

Бер-берен чәйни

                             Бишенче елдагы күп әүлия.

 

 

Алты ел торды чупансыз,

                                        айрылышты яшь көтү:

Карт бүре күк, бары корган

                                          айрым-айрым бер оя.

«Ул Гомәрдән курка шайтаннар»

                                                дигән төсле рәсүл,

Бер карашың иң шома

                                         ялганчыны сүздән тыя...

 

 

Бу шигырь Тукай вафатына ике-өч атна кала матбугатта басылып чыга.

 

Тормышта бу мәшһүр икәүгә очрашу-күрешү насыйп булмый. Әмма алар бер-берсенең иҗатыннан хәбәрдар булган.

 

Гаяз Исхакыйның 1904 елда басылып чыккан атаклы «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрен кабат-кабат укыганнан соң, Тукай «Кем ул?» дигән шигырен яза:

 

Кем ул бу милләти тәрфиг идән кәс?

Кем ул телләндерән һәм вирдерән сәс?

 

Бәһаимдән бези тәфрикъ идән кем?

Төбендән вәхшәти тәхриф идән кем?

 

Бези дошманлара тәгъриф идән кем?

Бу гамькин милләти тәфрих идән кем?

 

Караңгыда идек, аттырды «Таң» кем?

Бези бер көлдерән, бер аглатан кем?

 

Кәчән көнләрне уйга алдыран кем?

Вә бер дә «Инкыйраз»ы аңдыран кем?

 

Әҗаниб дикъкатене җәлбидән кем?

«Татар» ләфзын «тотар»а кальбидән кем?

 

Беземчөн зәхмәтен там әйләйән кем?

Соңындан рәхмәтен гам әйләйән кем?

 

Әлеге шигырьнең хәзерге телдә яңгырашы болайрак булыр иде:

 

Кем ул бу милләтне

                                                  күтәргән кеше?

Кем ул аңа тел биреп,

                        тавышын яңгыраттырган кеше?

Безгә хайван түгеллегебезне

                                                    күрсәткән кем?

Вәхшәтне төбеннән бозган кем?

Дошманнарыбызга кемлегебезне

                                                     күрсәткән кем?

Бу моңлы милләтне

                                             шатландырган кем? 

Караңгыда идек,

                                       «Таң»ны аттырган кем?

Безне бер көлдереп, бер елаткан кем?

Узган көннәребезне уйлаткан кем?

Һәм «Инкыйраз»ны исебезгә

                                                      төшергән кем?

Тирә-яктагыларның игътибарын

                                                 җәлеп иткән кем?

«Татар» сүзен «тотар»га

                                               әйләндергән кем?

Безнең өчен бөтен зәхмәтне

                                                 үзенә алган кем?

Соңыннан рәхмәтен уртак иткән кем?

 

«Кем ул?» шигыре «Әлгасрелҗәдид»нең 1907 елгы 25 май (5 нче) санында басылган. Шигырьнең азагында «Соңы бар» дип куелган. Бу шигырь, Гаяз Исхакыйга багышланганы һәм аның иҗатына ифрат югары бәһа биргәнлеге сәбәпле, совет хакимияте елларында Тукайның бер басмасына да кертелмәгән. Бары тик СССРда үзгәртеп кору һәм хәбәрдарлык чоры башланганнан соң, галим Ибраһим Нуруллин аны «Социалистик Татарстан» газетасының 1989 елгы 9 апрель санында кыскартып бастыра алды.

 

Чыннан да, Совет заманында Гаяз Исхакый эмигрант язучы «халык дошманы» дип тамгаланды, шул сәбәпле әдипнең әсәрләре оныттырылуга һәм онытылуга дучар ителде. Бары тик 1980 еллар ахырында гына Гаяз Исхакыйның алтын мирасы халыкка кире кайта башлады. Бу эштә, ягъни Исхакый мирасын илгә, халыкка кайтаруда могтәбәр галим Ибраһим Нуруллин һәм язучы Әмирхан Еники зур өлеш кертте. Бу урында Гаяз Исхакый мирасын яктыртуда шулай ук саллы хезмәтләрен язган Һәнүз Мәхмүтов, Лена Гайнанова, Надир Дәүләт, Сәгадәт Чыгътай, Мансур Хәсәнов, Флүн Мусин, Хатыйп Миңнегулов, Фоат Галимуллин, Резеда Ганиева, Алсу Шәмсутова, Рифә Рахманнарны ихтирам илә искә алып үтәргә кирәктер.

 

Ошбу язма авторы да кайчандыр, ягъни Гаяз Исхакыйның якты исеме халкына кайтыр-кайтмас булыбрак торган 1980 еллар уртасында, дөресрәге, 1986 елда «Гаяз Исхакыйның кайтуы» дигән шигырен язган иде. Язмамны шул шигырем белән тәмамлыйм:

 

Хәерчелек, ачлык...

Бозык илдә

Тормыш итүләре бик авыр.

Ул киткәндә хәлләр шулай булган –

Бүгенгебез кебек болгавыр!

 

Ул киткәндә илдән, күпләр киткән –

Урыс-яһүд киткән меңәрләп.

Ә татарлар кырда иген иккән...

Татар китсә, киткән... берәмләп.

 

Иген иккән татар үзе өчен,

Урыс өчен иккән, ал-ялсыз...

Язмышына каһәр укый-укый,

Гомер иткән алдау-ялгансыз.

 

Илдән киткәннәрнең сәбәпләрен

Бетермәсә дә ул төшенеп,

Читкә киткән милләттәшен сүккән,

Урыс белән бергә «төшереп»...

 

Хәер, читкә китмәгәннәрнең дә

Тетмәләрен теткән халык без.

Кирәк чакта ат без яки эт без,

Кирәк икән шома балык без!

 

Уйлыйм кайчак: илдән киткән чакта

Ул киткәндер кебек ак атта…

Сизенгәндер сыман, илгә кайту

Насыйп булмас, диеп, кабаттан.

 

Уйлагандыр, бәлки, киресенчә:

«Кайтып булыр әле ничек тә…»

Ул киткәндер, аның артларыннан

Калганнардыр өреп көчекләр!

 

«Исән булсак, бер кайтырбыз әле!»

Дип киткәннәр кайтты яңадан:

Урыс кайтты... Яһүд... Татар гына

Артта калды бераз алардан.

 

Танк чылбырлары чыңлаганда,

Яңгыраган чакта: «Айт-два!»,

Үз иленә кайтты Набоковлар,

Солженицын кайтты... Кайттылар!

 

Үз кандашы, галим-голәмәсе

Аны саткан чакта ятларга,

Бугаздагы ачы төер булып,

Ватанына кайтты татар да!

 

Юлсыз Рәсәй буйлап, урап-урап

Кайткандыр ул безгә ничекләр...

Ул кайтканны күреп, каршысына

Чиный-чиный чапты көчекләр.

 

Хәерчелек, ачлык...

Кешеләргә

Бозык илдә яшәү бик авыр...

Ул кайтканда хәлләр шулай иде –

Киткәндәге кебек болгавыр!

 

Ул кайтканда күпләр киткән иде,

Китешләре иде күпләрнең...

...Һәм сизмәде беркем Исхакыйның

Туган җирне Күктән үпкәнен...

 

21 март, 2026 ел.

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 7
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи