Шәхесләребез Уку өчен 4 минут

Алма җыяр вакыт

Һөнәре белән – табиб, күңеле белән шагыйрь Флорит Хәмитов шигырьләрен укыганда, чын каләм иясенең үзгә матур дөньясы белән очрашасың. Ул ике юнәлешне дә тигез һәм бер дәрәҗәдә яхшы итеп алып бара күрәсең. Кеше күңелен медицина кушканча да дәвалый, сүз белән дә сихәтләндерә. Соңгы еллар татар шигъриятендәге табиб-шагыйрьләр Нәкыйп Каштан белән Ринат Мәннан шикелле.

 

Табиб, шагыйрь, Чаллының «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы Флорит Вафа улы Хәмитов.

 

 

Дөрес, кайчак кешегә бер җылы сүз җитә, диләр. Җан үзәгеннән чыккан бу сүзләр шигырь калыбына да салынса, кеше йөрәгенә аеруча тиз барып ирешә.

 

Флорит Хәмитовның «Ак Бүре» нәшриятында басылып чыккан «Хыялый дулкыннар» (2025) китабында (16+) нәкъ менә шундый җылы, ихлас шигырьләре һәм нәсер-уйлануы урын алган.

 

 

Флорит Хәмитовның шигырьләр һәм нәсер-уйлануы тупланган «Хыялый дулкыннар» китабы (16+) 2025 елда «Ак Бүре» нәшриятында дөнья күрде.

 

 

Шагыйрь олы ярату белән бала чагын, яшьлек елларын искә ала, туган ягы Башкортстанны сагына, аны югары шигъри биеклеккә күтәрә.

 

Күңелемне юатырга теләп,

Назлы җилләр нидер сөйлиләр...

Әйтерсең лә алар әткәм җырын,

Әнкәм моңын миңа көйлиләр...

(«Яшьлегем җилләре»)

 

 

Әлеге юлларда гына күпме моң, күпме ярату, күпме хөрмәт, күпме сагыш һәм сагыну!

 

Бусы – туган як, бүгенге тел белән әйткәндә, кече ватан:

 

Җиргә якты нурлар сибеп,

Кояш чыга елмаеп.

Дошманга кисәтү ясап,

Сакта тора Юлаев!

(«Башкортстан гербы»)

 

Боларга нәсел тамырларын барлау, буыннар бәйләнешен саклау да килеп кушыла. Шагыйрь әби-бабаларыннан кабул итеп алган рухи башлангычны хәтер сыйфатында киләчәккә алып бара:

 

Хәтеремдә зур әнкәмнең

Озатып калганнары.

Тәрәз аша кулын болгап,

Елмаеп караганы…

(«Зур әнкәем!»)

 

Мәхәббәт лирикасы автор иҗатында аерым урын алып тора. Шагыйрь чын күңелдән ярата, бәхет һәм гамь дәрьясында йөзә. Сөю аны, тулпар атка утыртып, илаһи кимәлдәге хыял дөньясына алып менә:

 

Мин бер дулкын иҗат дәрьясында,

Ә син – җырым, моңым, язым да;

Ташкыннары гомер агышымның,

Бәхетем син, ярты җаным да…

(«Мин – бер дулкын»)

 

Гомер буе өметләнеп,

Йөрәк сине эзләде.

Алтын көземнең алтыны,

Син – язмышым бүләге!

(«Син – язмышым бүләге!»)

 

 

Шагыйрь дуслыкны, бигрәк тә иҗади хезмәттәшлекне үз итә. Каләмдәшләренә, иҗатташларына соклана, алар белән бер дулкында тирбәлә:

 

Ярый әле сез бар, дуслар,

Ярдәм кулы сузарга;

Ходай биргән гомерләрне

Яшьнәп, күкрәп узарга!

(«Дусларым»)

 

Тора-бара иҗади дуслык милли татулыкка әверелә:

 

Милләттәшләрнең дуслыгы

Какшамасын, нык булсын!

Кан кардәшлек нигезендә

Яңа әсәрләр тусын!

(«Бердәмлек – 2»)

 

Флорит Хәмитовның кайбер шигырьләре көйгә дә салынган. Гомумән, һәр әсәренең эчке моңы, ритмы, мелодиясе бар:

 

Бакчамда сагынып көтә

Кызарып пешкән алмам.

Алтын көземдә алмамны

Татымыйча калалмам!..

(«Алмалар көзен пешә...»)

 

Әйе, шигърияткә борма-урау юллар аша килсә дә, Флорит Хәмитов гомере буе шигырь язган кебек тоела миңа. Алмалары пешкән, хәзер уңыш җыяр – рәхәтләнеп, җиң сызганып язар вакыт!

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 4
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи