Республикада Уку өчен 2 минут

Хәсән Замановка лаеклы булыгыз!

25 майда Актаныш районының Кәзкәй авылындагы кадетлар мәктәбендә чыгарылыш кичәсе булды.

 

Актаныш кадет мәктәбенең чыгарылыш сыйныф - унберенче һәм тугызынчы сыйныф укучылары укытучыларына рәхмәт хисләрен җиткерә.

 

 

Әлеге тантаналы, дулкынландыргыч бәйрәмдә мәктәп директоры Илсур Ялалов, район башкарма комитеты рәисенең мобилизация эшләре буенча ярдәмчесе Нәсим Заһретдинов, Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова, район хәрби комиссары Марат Гайфуллин, район урманчылары башлыгы Әгъзап Әхмәтгалиев, Кәзкәй авыл җирлеге башлыгы Расих Шәйхуллин, «Мәдәни җомга» газетасы һәм «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире, шагыйрь Ләбиб Лерон, язучы Факил Әмәк, язучы Әлфия Ситдыйкова, кадет мәктәбе укытучылары, укучыларның ата-аналары балаларга иң җылы теләкләрен җиткерде, олы тормыш юлына аяк басучы чыгарылыш сыйныфы укучыларын бернинди авырлыклар алдында да каушап калмаска, туган җиребезгә һәрвакыт тугры булып калырга чакырды. Укытучыларның, ата-аналарның ихлас теләкләре яңгыраганда чыгыш ясаучыларның гына түгел, котларга килгән кунакларның да күз керфекләрендә яшь тамчылары ялтырады.

 

 

Кадет мәктәбе директоры Илсур Ялалов алдынгы укучыларга бүләк тапшыра. /Л.Лерон фотолары.

 

 

«Кайда гына булсагыз да, укыткан мәктәбегезне, белем-тәрбия биргән укытучыларыгызны, сезнең киләчәгегез өчен борчылып, ут йотып торган әти-әниләрегезне, туган ягыгыздан чыккан күренекле шәхесләрегезне онытмагыз!» - дип, мәктәп директоры Илсур Ялалов шәкертләренә тырышып укыганнары, спорттагы уңышлары, кушылган эшләрне җиренә җиткереп үтәгәннәре өчен олы рәхмәтен җиткерде. Биредә Кәзкәй мәктәбе укучыларының республикадагы 15 кадет мәктәбе арасында өченче ел рәттән призлы өченче урынны яулавын телгә алу да җитәдер.

 

Әлфия Ситдыйкова яшь якташларына Советлар Союзы Каһарманы Хәсән Замановның тормыш юлын өйрәнүен, күптән түгел герой яшәгән һәм җирләнгән Североуральск шәһәрендә Хәсән Заманов исемендәге мәктәптә булып кайтуын әйтте. Шул мәктәп укучыларының сәламен җиткерде, батыр якташлары исемен йөрткән Кәзкәй кадетлар мәктәбе тарихына күркәм гамәлләр өстәргә чакырды.

 

Журналистлар буш кул белән килмәгән. Халкыбыз тарихын, мәдәниятен белеп үсегез дип, алар мәктәпнең алдынгы укучыларын «Безнең мирас», «Ялкын» журналларына, «Көмеш кыңгырау» газетасына яздырды.

 

Бу көнне иң нык дулкынланган укучылар, мөгаен, унберенчеләр булгандыр. Быел кадет мәктәбен алты укучы тәмамлаган. Шуларның бишесе тормыш юлын гаскәри хезмәткә бәйләмәкче. Динислам Йосыпов, Әмир Гыйльманов, Әлмир Насыйпов – Санкт-Петербург шәһәрендәге хәрби артиллерия академиясенә, Азалия Нәбиуллина шул ук шәһәрдәге хәрби медицина академиясенә, Айсылу Гардеева хәрби элемтә университетына укырга керергә җыена, Лия Нәбиева гына гражданнар юнәлешендәге уку йортын сайлаган.

 

Хыялларыгыз тормышка ашсын, халкыбызның игелекле, батыр уллары, кызлары булып хезмәт кылырга насыйп булсын, Кәзкәй шәкертләре!

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 3
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи