Җиһанның яңарган, шау чәчәккә күмелгән гүзәл чоры. Табигатьнең шушы илаһи мизгелендә без – Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы язучылар бүлеге җитәкчесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Факил Сафин; республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы, драматург Айгөл Әхмәтгалиева, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы Әлфия Ситдыйкова һәм прозаик Айдар Нуриев сәфәргә кузгалдык. Туган җир чакыруы безне үзенә дәшеп кайтарды. 22 майда Актаныш ягы иҗат әһелләрен үзенә җыйды.

Рабит Батулла быел Гамил Афзал исемендәге премиягә лаек булды.
Актанышта Татарстанның Г.Тукай премиясе лауреаты, халык шагыйре Гамил Афзалның тууына 105 ел тулуга багышланган киң колачлы әдәби чаралар узды. Без Такталачыкта бизәлгән җигүле ат белән авыл урамнарыннан үтеп, шагыйрь бюсты куелган мәйданга килдек. Чараны Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов ачып җибәрде. Ул Казан, Чаллыдан килгән күренекле әдипләребезне, бәйрәмгә җыелган авыл халкын, укучыларны сәламләде. «Без Такталачыкта туган күренекле шагыйрь Гамил Афзал белән чын күңелдән горурланабыз. Бәйрәмне үткәрү – ул туган телебезне, милләтнең киләчәген, гореф-гадәтләребезне саклау, балаларны тәрбияләүдә бик зур чара. Бәйрәмне оештыручыларга, кайткан язучыларыбызга бик зур рәхмәт! Сезнең шигырьләр, сезнең җырлар белән үстек. Ил-дөньялар тынычланып, киләчәктә дә бәйрәмнәрне бергәләп үткәреп, матур итеп яшәргә язсын!» – дип изге теләкләрен теләде.

Гамил Афзал исемендәге фестиваль бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы. /aktanysh-rt.ru фотолары.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Алинә Хисамиева тантанага җыелучыларны иҗади берлекнең рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла исеменнән сәламләде. «Олуг шагыйребезне зурлап, аның исемендәге премия булдырган, әдәбияттагы казанышлар өчен бүгенге галимнәребез, язучыларыбызга тапшырыла торган шушы премияне яшәткәнегез өчен рәхмәтебезне җиткерәбез! Милләт өч төшенчәгә таяна: беренчесе – тел, икенчесе – дин, өченчесе – тәрбия. Димәк, Татарстанның шушы матур җирлегендә әлеге өч төшенчә дә югары дәрәҗәдә үстерелә. Актаныш – республикага бик күп язучы, сәләтле шәхесләр биргән як. Шуларның берсен – Гамил Афзалны бүген зурлыйбыз. Һәм киләчәктә дә Актаныш якларыннан талантлы шагыйрьләр, күренекле шәхесләр үсеп чыксын дигән теләктә калабыз.

Шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзал (1921-2003).
Гамил Афзал кебек очлы каләмле һәм шулай ук үткен фикерле язучыларыбыз бүгенге көндә дә бар, алар исән, яши, киләчәктә дә сезнең ярдәм, сезнең тырышлык белән дә татар милләте алга барсын! Бик зур рәхмәт сезгә!» – дип сүзен төгәлләде.
Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күренекле шагыйрь Мөхәммәт Мирза Гамил Афзал, трагик актер Мохтар Мутиннар ватаны булган Такталачыкта узган бәйрәмнең мөһимлеген искәртеп үтте. Гамил Афзал иҗатына багышланган бәйгедә катнашкан укучыларга, аларны әзерләгән укытучыларга рәхмәт белдерде.
Такталачыкта Гамил Афзал бюстына чәчәк куйганнан соң, шагыйрь исемендәге бүләккә ия булучылар аллеясында бик матур башлангычка нигез салынды. Аллеяга иң беренче булып олпат әдибебез, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла алмагач утыртты.
Тантаналы искә алу чарасы узганнан соң, Актанышка юл тоттык. Бәйрәм мәшһүр якташ җырчыбыз Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында дәвам итте. Фойеда Гамил Афзал исемендәге бүләккә ия булган әдипләребезнең сурәтләре куелган стенд эленеп тора. Китапханәчеләр китап күргәзмәсе оештырганнар.
Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзалның тууына 105 ел тулуга багышланган киң колачлы әдәби чара барышында юмор-сатира өлкәсендә иң уңышлы иҗат итүче язучыга бирелә торган Гамил Афзал исемендәге премияне тапшыру тантанасы булды.
2011 елдан башлап Актаныш муниципаль районы башлыгы һәм ТР Язучылар берлеге тарафыннан гамәлгә куелган Гамил Афзал исемендәге әдәби премиягә ел саен бер күренекле язучы лаек була. Быел ул инде унбишенче тапкыр тапшырылды. Гамил Афзал премиясенә лаек булган Рабит Батуллага бүләкне Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов тапшырды.
Рабит Батулла татар мәдәниятендә аерым урын алып тора. Юкка гына аны Татарстан халкының һәм милләттәшләребезнең йөзек кашы булган олпат шәхесе димиләр. Ул язучы, режиссёр, драматург, тәрҗемәче һәм башка бик күп һөнәрләр иясе. Рабит Батулла иҗатына хас төп сыйфатлар – тирән акыл, кешелеклелек һәм гаҗәеп гадилек. Гамил Афзал исемендәге премиягә лаек булган аксакал язучыбыз актанышлыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм үз чыгышында юмор белән сатира турында уйланулары белән уртаклашты. Ул тамашачыларга әкият тә сөйләде, курайда да уйнап күрсәтте. Тамашачылар аның чыгышын бик җылы кабул итте, алкышларга күмде.
Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре Гамил Афзал исемендәге фестиваль бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү дисәм дә ялгышмам. Төрле яшьтәге укучылар Рабит Батулла, Газинур Морат, Мөхәммәт Мирза, Факил Сафин һәм башка мәртәбәле кунаклар кулыннан җиңүче дипломын алган чакларда, күңелләрендә илһам кошы канат каккандыр мөгаен. Без аларга чын күңелдән алга таба да зур уңышлар теләдек. Яшь каләм ияләрен бәйгегә әзерләгән укытучыларның да хезмәте бәяләнде. Аларны да Актаныш районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова дипломнар белән бүләкләде. Фестивальне йомгаклау чарасында без Актаныш районы җитәкчелеге, тирән белемле, таләпчән укытучылар һәр баланың талантын күреп алып, аларның үсеше өчен бөтен шартларны тудыруына тагын бер кат инандык. Шуңа күрә дә киләчәктә әдәбият мәйданына яшь талантлы каләм ияләре киләсенә шигем юк. Чөнки Актаныш төбәгендә әдәбият-сәнгатькә зур игътибар бирелеп килә. Талантлар иле – Актанышыбызда, Нур Баян, Гамил Афзал фестивальләрендә үсеп канат ныгыткан Ленар Шәех, Эльмира Җәлилова һәм Гөлнара Җәлилова, инде быел Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия булган Лилия Гыйбадуллинабыз һәркем сокланырлык, күпләргә үрнәк булырлык үрләр яулап яшиләр. Киләчәккә булган өметләрне ныгытып сәхнәдә чыгыш ясаган Ләйлә Нуриеваның исемен дә әйтеп узасым килә. Рәхмәт, гүзәл Актанышым! Рәхмәт, газиз туган җирем!
Актаныш – Чаллы.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала