Эшегезне яратыгыз, иҗади эшләгез, башланган эшне ахырына җиткерү өчен көрәшегез, иң башта үзегезгә, аннан башкаларга таләпчән булыгыз. Рабига Хәкимова.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар. /Ю.Низаев фотосы, tatar-inform.tatar.
ДАНЛЫКЛЫ ТӨБӘК
Равил Фәхретдиновның «Мондадыр безнең бабайлар» китабында (шулай ук башка тарихи китапларда) 922 елда Яушир суы буенда болгар кабиләләре ислам динен кабул иткән дип язылган. Яушир суы ул – безнең Яуширмә авылын икегә бүлеп ага торган елга. Бу мәгълүмат халык теленә һәм риваятьләргә кереп калып, безнең көннәргә килеп җиткән. Бу турыда мин Татарстанның төрле районнарында яшәүче татарлардан да ишеткәнем бар. Татарстанның уртасында урнашкан хәзерге Чистай районы һәм шәһәре Болгар ханлыгы, Юкәтау, Алтын Урда чоры мирасларын үзендә саклый. Ул бүген дә үзенчәлекле, алдынгы районнарның берсе, Чистай каласы халык телендә Кама аръягы районнарының башкаласы булып санала. Чистай кара уңдырышлы туфрагы, Кама аръягының әдәбият, сәнгать үзәге, музей-тыюлыклары белән бергә, гомер-гомергә шанлы ул һәм кызлары белән дан тоткан. Күңелгә беренче булып, әлбәттә, кадерле авылдашым Гаяз Исхакый исеме килә. Зур галимнәр дәрәҗәле милли җыеннарда Чистайның гаярь ирләре белән беррәттән мәгърифәт нуры сипкән кызлары турында да сөйли. Аларны Чистай кызлары диләр. Бу эшлекле кызларыбыз һәм бигрәк тә Рабига Афзал кызы Хәкимова (1902-1952) турында миңа, Ташкентка эшлекле сәфәр белән баргач, Гаяз Исхакыйның олы сеңлесе Гайнелмәрзиянең кызы Сөембикә Гариф кызы Шәрипова сөйләгән иде.

Рабига Афзал кызы Хәкимова (1902-1952) Чистай өязе Краснояр волосте (Татарстанның хәзерге Чистай районы Яуширмә авылында туган. Казан университеты тарихында 1944 елда Рабига Хәкимованың тырышлыгы белән беренче тапкыр Татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачылган.
Гаяз Исхакый белән Рабига Хәкимова кебек авылдашларым милләтнең киләчәге өчен янып-көеп үз заманында ут-суны кичкән шәхесләр. Шул юлда аларның шәхси тормышлары җимерелгән. Рабига апаны эшендә мулла малаена кияүгә чыккансың дип гаеплиләр. Ул иреннән аерылырга мәҗбүр була, әмма аны барыбер тынычлыкта калдырмыйлар... Хәзерге яшьләргә үткән заманнарның кырыс законнарын аңларга да авырдыр. Мин һәр көн намазда Исхакыйлар нәселе, Рабига апа рухына дога кылам. Галимәнең туган көне уңаеннан беренче тапкыр оештырылган түгәрәк өстәлгә чакыру алгач, куанып, Ульяновскидан Яуширмәгә юл тоттым.
БЕЗНЕҢ БУРЫЧ
Түгәрәк өстәл Яуширмә төп гомуми белем бирү мәктәбендә сагынып очрашкан туганнар җыены кебек бәйрәмчә үтте. Килгән кунакларны милли киемдәге балалар бавырсак һәм күмәч белән каршы алды. Мәктәп музеенда авыл тарихы һәм авылдашларның казанышларына багышланган мәгълүмат белән танышырга мөмкин. Туган тел укытучысы Лилия Фәсхетдинова мәктәп музеена экспонатлар туплау, шул исәптән Рабига Афзал кызына кагылышлы мәгълүмат җыю эшен туктатмый, аның туганнары, Казан галимнәре белән элемтәне даими яңартып тора. Нәтиҗәдә, галимә турында соңгы 5-6 елда архивлардан шактый күп мәгълүмат тупланды, аның тормышы, иҗат юлының шактый өлеше безгә билгеле инде. Бүген мәктәп музеенда Рабига Хәкимова Казан университетында хезмәт куйганда шәхси эшендә сакланган үз кулы белән тутырылган автобиографиясен, кадрларны исәпләү документы, эш дәверендә аңа карата бирелгән боерыклар, кайларда семинар, конференция, командировкаларда булган, рәсми хатлар һәм мөрәҗәгатьләре, уку-укыту планнары һәм башка документларның күчермәләрен күрергә мөмкин.
Түгәрәк өстәлдә Чистай һәм тирә-як районнардан татар теле укытучылары, өлкән сыйныф укучылары катнашты. Казаннан Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтыннан Рабига Хәкимованың тормыш юлын, иҗатын архив чыганаклары нигезендә өйрәнгән галимә Халидә Баһаветдинова, Казан федераль университеты доценты Гөлфия Һадиева һәм ТР Мәгарифне үстерү институты доценты, Туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары ассоциациясе җитәкчесе Рузилә Фәттахова һ.б. килгән иде. Чистай, Яуширмәне аеруча үз иткән олы галимебез Хатыйп Миңнегулов интернет аша элемтәгә чыкты. Рабига Хәкимованың туганының кызы Эльмира Эдуард кызы Габдулманнанова нәсел шәҗәрәсен ясап алып кайткан, шуны һәм галимәнең кара савытын мәктәп музеена бүләк итте. Ул Рабига Хәкимованың басылып чыккан фәнни хезмәтен күрсәтте, киләчәктә күчермәсен мәктәп музеена тапшырырга вәгъдә итте. Түгәрәк өстәлдә катнашучыларга Рабига апаның хезмәт юлын һәм фәнни эшчәнлеген чагылдырган буклетлар, открытка салынган папкалар бүләк иттеләр, аларны компьютерда авыл китапханәчесе Ләйлә Зарипова ясаган.
Җирдә 50 ел яшәп, милләтенә зур хезмәт куеп киткән Рабига Хәкимованың исеме ни сәбәпле соңгы елларда халык күңеленнән җуелган икән дигән сорау миңа һич тынгылык бирми. Түгәрәк өстәлнең нәтиҗәсе буларак, Рабига Хәкимованың исемен мәңгеләштерү юнәлешендә күп төрле тәкъдимнәр ясалды. Мәсәлән, анда Чистай районында «Рабига Хәкимова укулары» оештыру, гомумән, ана теленә багышланган чараларны аның исеме белән бәйләп үткәрик дигән пункт та бар.
Рабига Хәкимованың исемен таныту беренче чиратта безнең – Яуширмә халкының бурычы. Эзләнүләр актив рәвештә дәвам итә, туганнары, бигрәк тә Эльмира Габдулманнанова зур тырышлык күрсәтә. Узган ел авылдашыбыз Гөлнур апа Сибгатуллинадан шактый күләмле материал язып алып газета битләрендә чыгардык, ул Рабига апаның әти-әнисе каберләрен күрсәткәч, каберләр тәртипкә китерелде.
Соңгы елларда авылда халык саны бермә-бер кимесә дә, тормыш дәвам итә, халык тырышып-тырмашып яши. Бу кайтуда туган авылым Яуширмәдә өч көн булдым. Олы яшьтәге абый һәм апаларның хәлләрен белешеп чыктым. Һәр йортта туганың кебек каршы алалар, бүләкләр бирәләр. Аеруча да әти-әни, гаилә, нәсел турында яхшы фикер ишетү күңелгә якын булды. Гомер бушка узмаган дигән сүз! Соңгы кичне әти ягыннан икетуганым Дания Салихҗан кызы белән авылыбызның иң олы кешеләреннән берсе, 90 нчы дистәне ваклаган, улы-килене белән хан сарае кебек өйдә яши торган Наилә апа Сахаповаларга бардык. Авылның үткәне, колхоз хәлләре турында истәлекләрен яздырып алдык.
Туган авылымдагы очрашулардан бик канәгать булып киттем. Үзем белән көньякта үсә торган катальпа исемле агач орлыгын алып кайткан идем. Аны Әстерхан татарлары ак чәчәк дип яратып үстерә, июньдә бу агач туй күлмәге кигән кәләш кебек ап-ак чәчәккә күмелә. Киләчәктә Яуширмәдә Рабига апабыз, аның туган көне уңаеннан үткән түгәрәк өстәл хатирәсе булып ак чәчәк атар дип өметләнәм.
Ульяновск өлкәсе, Чардаклы бистәсе
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала