Республикада Уку өчен 1 минут

Карашәмдә Фаил бәйрәме

Җиңелен сайлап күтәрмәдек йөкнең – Үпкәләмәс туган ил безгә. Иген иктек җирдә, көтү көттек, Зур кораблар йөрттек диңгездә. Ф.Шәфигуллин. «Диңгезче абыйга».

 

Фаил Шәфигуллинның туган авылында истәлек тактасы ачылды.

 

 

Быелның 17 маенда Татарстанның Яшел Үзән районы Карашәм авылында истәлекле вакыйга булды. Биредә танылган әдип, шагыйрь, юморист Фаил Шәфигуллин (1939-1982) истәлеге мәңгеләштерелде.

 

 

Карашәм авылында узган тантанадан мизгелләр. /Фотолар – Карашәм авыл клубы архивыннан.

 

 

Исән булса, Фаил Хафиз улы Шәфигуллинга 18 майда 87 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан Карашәмдә, авылдашларының тырышлыгы һәм «Кызыл Шәрык» агрокомплексы иганәсе белән әдипкә истәлек тактасы куелды. Аны ачу вазифасы кызы, галимә Раушания Шәфигуллинага, оныгы Сәйдәш Камалиевка һәм шушы игелекле эштә гаиләсе белән берлектә аерым тырышлык күрсәткән Хәмит Кадыровка тапшырылды.

 

Тантанага күрше-тирә авыллардан да килделәр. Урамда гармун моңнары яңгырады, Фаил Шәфигуллинның «Арышлар» (С.Шәмсина көе), «Яшьлегем тугае» (З.Гыйбадуллин көе), «Мин гармун булыр идем» (Ф.Әхмәтов көе) җырлары, сәхнә мәйданында әдәби әсәрләре яңгырады. Бу чарага кунак булып кайткан якташлары – нәфис сүз остасы, Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров, язучы Фирдәвес Зариф, журналист Рузилә Мөхәммәтова, Яшел Үзән районының «Идел аръягы» үзәкләштерелгән клублар системасы җитәкчесе Рамил Гобәйдуллин чыгыш ясады. Рафил Касыймов, Альберт Илмөхәммәтов, Фәүзия Гәрәева һәм янә бер төркем авылдашлары якты хатирәләре белән уртаклашты. Фаил Шәфигуллинның туганы Әминә Фатыйхова башкаруындагы язучының повесть-трилогиясе нигезендә сәхнәләштерелгән «Өй салуның ние бар?» спектакленнән «Ялгыз гармун» җыры (В.Әхмәтшин көе) да очрашуга ямь өстәде.

 

Бәйрәмне эчтәлекле, һәркемнең күңеленә үтеп керерлек итеп, Карашәм авылының клуб мөдире Фәния Гайфуллина һәм китапханәче Зөлфия Сәгъдиева әзерләгән. Ә инде «Тәртип» радиосы 18 майны Фаил Шәфигуллинга багышлады дисәк тә була. Көн дәвамында бик күп әсәрләре, шул исәптән кызы Резедә Шәфигуллина укуында гаҗәеп ягымлы хикәяләре яңгыратылды.

 

Авыру сәбәпле бу тантанада катнаша алмасам да, фотография һәм видеоязмаларны карап хозурланып, дулкынландыргыч мизгелләр кичердем. Күренекле язучы, ирем Фаил Шәфигуллинның истәлеген туган ягында мәңгеләштерүгә көче кергән барлык авылдашларына, туганнарына, килгән кунакларга тирән рәхмәтемне белдерәм.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи