Республикада Уку өчен 1 минут

Гимназия юбилеен бәйрәм итте

Казанда А.Алиш исемендәге 20нче гимназиянең 25 еллык юбилее зурлап билгеләп үтелде.

 

С.Кашапова фотосы.

 

 

Чирек гасыр элек башкаланың Пионер урамындагы балалар бакчасы бинасында урнашып, инде 15 ел дәвамында Татарстанның атказанган укытучысы, шагыйрә, К.Насыйри һәм А.Алиш премияләре лауреаты Рәхимә Минневәли кызы Арсланова җитәкчелегендәге уку йорты бүген инде балаларның да, анда укытучыларның да яраткан белем бирү учагына әйләнгән. Биредә туган телебездә иркен сөйләшә, тәрбияле булулары белән сокландыра, җыр-биюгә искиткеч оста балаларны күреп күңел шатлана.

 

Гимназиядә бүгенге көндә 49 укытучы тарафыннан 761 укучыга белем бирелә. Укучылар, төрле фәннәрне программа нигезендә тирәнтен үзләштерү белән беррәттән, әдәби-мәдәни яктан да тәрбия ала. Шушы гимназияне тәмамлаучылар арасында бүген республиканың төрле оешма, учреждениеләрендә җитәкче урында, әдәбият, мәдәният, мәгариф өлкәләрендә фидакярләрчә хезмәт куючылар күп. Шулай да Рәхимә Арсланова гимназиянең төп уңышы дип – балаларның саф татар телендә сөйләшүен, аларга гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз, мәдәниятебезне өйрәтеп, милли рух нигезендә тәрбия бирүне, тарихыбыз, әдәбиятыбызга мәхәббәт уятуны атады. Бәйрәм тантанасын да гимназияне 2015 елда тәмамлаган, хәзерге вакытта Татар радиосында диктор һәм журналист буларак эшләүче Илнар Хөсәенов алып барды.

 

Гимназиянең юбилее белән Казан шәһәре мэры урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Казан мәгариф идарәсеннән Рәйханә Баһавиева, Казанның Совет районы мәгариф бүлеге башлыгы Эльмира Арсланова, «Мәгариф» ассоциациясе җитәкчесе Марат Лотфуллин, Казанның Совет районы Башкарма комитетыннан, Россиянең Хокук университетыннан (гимназия белән хезмәттәшлек итәләр) килгән кунаклар, Казан мәктәпләре һәм гимназияләре җитәкчеләре котлауларын ирештерде, Рәхмәт хатларын тапшырды. Бәйрәм кунакларның чыгышлары, җыр-биюләр белән үрелеп барды.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи