24 мартта Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында быел ТР Язучылар берлеге тарафыннан Г.Тукай премиясенә кандидат итеп күрсәтелгән иҗат әһелләребездән берсе – шагыйрә Лилия Гыйбадуллинаның «Дәвамы бар» дигән бик күркәм шигъри-музыкаль кичәсе булды.

В.Васильев фотосы
Кичәнең беренче өлеше «Дәвамы бар» исемле шигъри спектакльдән гыйбарәт булды. Лилия Гыйбадуллина шигырьләреннән тупланган әсәр бу. Анда төп рольләрне шагыйрә үзе һәм Әлмәт Татар дәүләт драма театрыннан Татарстанның атказанган артисты Мәдинә Гайнуллина башкарды. Музыкаль бизәлешне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Динә Закирова белән Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов үз өстенә алды. Кичәнең режиссеры – Нәфисә Исмәгыйлова. Пластика буенча режиссер – Татарстанның атказанган артисты Артур Шәйдуллин. Тамашаны Зөлфия Шәмсуарова алып барды.
Кичәне оештыруга ТР Язучылар берлеге белән Г.Камал театры ярдәм итте. Кичәнең иганәчесе – «БлагоДарение» хәйрия фонды.
«Дәвамы бар» шигъри спектакле – кешенең асылына, тәгаен әйткәндә, борынгы төрки дөнья, төрки асылыбызга, җаныбыз, рухыбызның табигый халәтенә күз салырга омтылыш булды ул.
Программаның икенче өлешендә шагыйрәнең иҗатташ дуслары – танылган җырчылар чыгыш ясады. Тамашачылар Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина, Татарстанның атказанган артисты Илгиз Мөхетдинов, артистлар Гөлназ Закирова белән Алмас Хөсәенов башкаруында Лилия Гыйбадуллина җырларын (көй авторлары – Гөлназ Закирова, Эльмир Низамов) тыңлап хозурланды. Болар – «Безнең җыр» иҗат лабораториясендәге уртак хезмәттәшлекнең җимешләре.
Тамаша ахырында шагыйрәдән: «Ни өчен кичәгезне “Дәвамы бар” дип атадыгыз?» – дип кызыксындык. «Беренчедән, минем 2024 елда «Язучы» нәшриятында чыккан һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән китабым шул исемдә, – дип җавап бирде ул. – Анда 25 еллык әдәби иҗатымның иң яхшы шигъри үрнәкләре – шигырьләр һәм поэмалар урын алган. Икенчедән, без бу эшне барыбер киләчәкнең, ягъни милләтебез, телебез, динебез һәм татар шигъриятенең дәвамы бар икәнлегенә инанып башкардык. Шушы фикерне тамашачыга да җиткерәсе килде».
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала