«Русча уйлый башладым бугай», дип уфтанган каләмдәшкә ачык хат

В.Васильев фотосы.
Хәлебез шәптән түгел: рус теленең коточкыч басымы астында яшибез. Бер татарның гына түгел, илдә яшәүче рус булмаган барча халыкларның да хәл-әхвәле шундыйрактыр дим. Үз милли республикаларында мотлак күпчелекне тәшкил иткән халыклар, әйтик, чеченнар да бу җәһәттән әллә ни майтара алмыйдыр.
Моның бер зур сәбәбе, билгеле, мәктәпләрдә чыгарылыш имтиханнарын рус телендә бирү мәҗбүрияте. Туган телне онытмас өчен башлангыч сыйныфларда газиз телебездә уку да җитә, дип исәпләгән агайлар да бүген бу дәлилне китерергә ашыкмый. Чөнки хәзер башлангычлар ВПР (Всероссийская проверочная работа), ягъни Бөтенроссия тикшерү эшләрен (имтихан кебек инде бу) русча тапшырырга тиеш. Русча укымаса, сабый аны ничек тапшырсын?!
Хәер, мәгариф системасы гына түгел, гомумән, илдәшләребезгә мәгълүмат җиткерү – мобиль телефон, интернет, социаль челтәрләр, видеопорталлар һ.б. нигездә рус телендә мәгълүмат-хәбәр тарата. Әйе, кыл иләктән уздырмасаң, анда имеш-мимеш шактый күп. Карл әфәнде Маркс «Барча мәгълүматны шик астына ал», дигән васыять калдырган. Бу искәртү без, журналистларга, турыдан-туры кагыла. Дөрес, «Җиде кат үлчә, бер кат кис», дип язучы-журналист халкы болай да шикләнүчән. Әле берничә көн элек кенә күрше республикада яшәүче каләмдәш дустым шылтыратты.
– Соңгы вакытта русча уйлый башладым бугай. Еш кына үземне шушы уйда тотып алам. Хәтта төшләрне дә русча күрәм, төштә русча сөйләшәм. Бу нинди хәл инде?! Болай дәвам итсәк, тәмам очланабыз ич, – дип зарланды, хәтта сөйләгәненә ышандырырга теләгәндәй, русчага да күчеп алды ул.
Минемчә, бүген мондый халәт күпләргә таныш. Шактыебыз үзен шулай битәрли. Минем «русча уйлыйм бугай» дип, аптырашта калганым юк-югын. Шулай да төшемдә ил башлыклары белән русча сөйләшкәнем бар. Татарча аңламаслар дип, без ил башлыкларына русча мөрәҗәгать итәргә күнеккән бит. Нәрсә турында сүз барганын хәтерләмим инде. Ялгышмасам, бәхәсләшеп тә алдык бугай.
Русча уйлауга килгәндә, минемчә эш болайрак: рус булып тумаганнар, татар мохитендә үскәннәр – замана балалары әзер калыплар белән эш итә. Йөз мәртәбә ишеткән-күргәнгә, матур әдәбият, газета-журналлар укыганда күңелгә сеңгәнгә, ул сорау-җаваплар – русча әзер сүз-җөмләләр инде калыплашып, хәтернең бер почмагында сакланып калган. Шуңа күрә күңел дигәнең аны шуннан тиз генә тартып чыгара да, тыңлаучыга, хәтта үз-үзеңә, «мә!» дип секунды белән русча тәкъдим итә. Моны зиһеннең ялкаулыгы, сөйләшү-аңлашудагы экономия законы дип тә әйтеп була шикелле. Алай гына да түгел. Туган тел хәзинәләреннән кирәкле сүзне эзләргә иренү, ярамаган тагын дип, чит телдән кергән калька-сүзләрне файдалану чире дә киң таралган. Журналистларга гына хас чир түгел бу. Әйтик, кайберәүләр, бигрәк тә каләм иярләргә тырышучы яшь, талымсыз мөхбирләр, «авыру комада ята», дип яза. «Хаста һушсыз ята», – дип әйтәсе, югыйсә. Бу да – русча уйлау, калыплашкан фикерләү нәтиҗәсе.
«Нишләргә соң?» – дип сорый каләмдәшем. Мин аңа көн дә татарча китап, газета-журналлар укырга киңәш иттем. Күршеләр, туганнар, хезмәттәшләре белән туган телдә ешрак аралашырга, cоциаль челтәрләрдә дуслар, танышлар, фикердәшләр белән татарча язышырга өндәдем. Мөгаен, туган телне саклауның башка юллары да бардыр.
Чирен яшергән – үлгән, бурычын яшергән – бөлгән, ди халык. Милли традицияләргә, туган телебезгә битарафлык – җәмгыятебездә шактый киң таралган чир. Зыялылар, бигрәк тә артистларыбыз мисалында аеруча калку күренә бу (гадәти кешеләребез фикерләве-сөйләмендә әллә ни күзгә бәреп тормый ул). Хәзер кайсы гына газета-журналны алма, радио-телевидение каналын ачма, күз өстендә каш кебек тоелгангамы, заман геройлары – артистлар! Бөтенесен бер чыбыктан сөрүем түгел, шулай да татар телен эш коралы иткән, газиз телебезне файдаланып акча эшләгән, күркәм генә тавышы булса да, шактый сай фикерләгән ханым һәм әфәнделәр байтак җыелды. Әйтик, халык артисты исеме алган берсе халкыбыздан ерак торырга тырыша икән. «Минем бервакытта да татар егетләре белән йөргәнем булмады», – дип интервью бирә. Димәк, татар егетләрен «икенче сортлы» саный. Җитмәсә, әлеге сүзләрне теге матбугат чарасы мәкаләнең исеменә үк чыгарган. Икенче берәвенә мин: «Син читтә еш концерт куеп йөрисең. Зинһар, Оренбург өлкәсендәге Тозтүбәне «Соль-Илецк» дип түгел, ә чын исеме белән ата, халык аның борынгы татар җире икәнен белсен. Сәхнәдән әйткәч, истә кала ул», – дип киңәш иттем. Тәти егет гаҗәпләнеп карап торды да, берни дәшми китеп барды. Бервакыт, ниндидер сәбәп чыгып, бик нык хөрмәт иткән өлкән артистыбызның өенә барырга туры килде. Хатыны белән, әле аның исемен русчалаштырып, өзми-куймый русча «сайрады» әлеге уенчыбыз. Зыясыз зыялы да була икән дигән күңелсез нәтиҗәгә килдем ул көнне.
Русча уйлый-фикерли башлауның сәбәпләре шактый күп төрле. Әйтик, бүген галим-голәмабызның мотлак күпчелеге фәнни мәкаләләрен русча язып бастыра. Гыйльми оешмалар, җитәкчелек алардан шуны таләп итә, чөнки вузларның категорияләрен халыкара дәрәҗәдә дип саналган тәти журналларда басылган мәкаләләр санына карап бәялиләр. Хәзер фәннәр кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәне алу өчен диссертацияне фәкать русча гына яза һәм яклый аласың. Хәтта татар теле буенча диссертацияне дә фән кандидаты булырга теләгән кеше русча язарга тиеш. Фән кандидаты, доктор исемен алу өчен әлеге тәти журналларда басылган фәлән хәтле мәкаләң булуы да мәҗбүри. Шул ук вакытта Г.Ибраһимов исемендәге ТӘһСИ чыгара торган «Фәнни Татарстан» журналы редакциясе татарча язылган мәкаләләр таба алмый аптырый. Шушы рәвешле татар телебез фән теле буларак дәрәҗәсен югалта бара түгелме?
Мондый хәлгә каршы торып буламы соң? Була! Телебез югары кимәлдә саклансын өчен, татар галимнәре бернигә карамастан татарча да язарга, фән казанышларын, гади-аңлаешлы итеп, халкыбызга җиткереп барырга тиеш. Диссертациясен китап итеп чыгарганда, иң әүвәл татарчасын бастырса, акчасын Татарстан хөкүмәте үзем бирәм дип торса, галимнәребез бу эшне ашыктырачак кына, минемчә.
Мин инде өйдә, гаиләдә татарча сөйләшү-аралашу – иң беренче таләп, дигән кагыйдәне искәртеп, мотивацияләү кирәк, дип сүзне озакка сузмыйм. Туган телдән баш тарту, ягъни өйрәнмәү, балаларыңа өйрәтергә теләмәү – әткәң-әнкәңнән, әби-бабаларыңнан ваз кичү ул. Тагын нинди дәлил кирәк?! Балаларыңа, оныкларыңа бишек җырларыбызны көйлисең, әкиятләребезне сөйлисең икән, «русча уйлыйм бугай» дип хафалануга җирлек калмас.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала