Актаныш районында шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты Роберт Фәссах улы Сәлахиевнең тууына 75 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе узды. Туган авылы Суксуда шагыйрь яшәгән йортка истәлек тактасы эленде.

Роберт Фәссах улы Сәлахиев (1951-2025). /Фото – Р.Сәлахиевнең ВКонтакте аккаунтыннан, vk.com/salakhiev51.
Шагыйрьнең туган көне – 18 февральдә үткәрелгән тантаналарда райондашлары, якыннары, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, әдәбият сөючеләр катнашты. Кунаклар арасында ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, шагыйрьләр Мөхәммәт Мирза, Лилия Гыйбадуллина, Фәнәвис Дәүләтбаев, язучы Әлфия Ситдыйкова бар иде. Алар Роберт Сәлахиев турында җылы хатирәләре белән уртаклашты.
Күренекле шагыйрьнең иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә район мәдәният йортында узды. Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов чыгышында гомере буе туган авылында яшәгән шагыйрьнең үзеннән соң бай әдәби мирас, күп кенә җырлар калдыруын искәртте. «Роберт абыйның шигырьләре тирән мәгънәгә ия. Алар туган илгә, туган җиргә мәхәббәт белән сугарылган. Арабыздан китсә дә, аның исеме, иҗаты халык күңелендә яшәячәк», – диде ул. Әтиләренә хөрмәт күрсәтеп, әдипнең әлеге чараны оештыруда башлап йөргән кызына һәм улларына рәхмәт әйтте.

Суксу авылында шагыйрь яшәгән йортка истәлек тактасы куелды. /Аktanysh-rt.ru фотолары.
Сәхнәгә Роберт Сәлахиев иҗатына хәерхаһ булган ике зур шәхес – Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге ияләре Факил Сафин һәм Илфак Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза) күтәрелде.
– Роберт Сәлахиев талантлы, киң күңелле, тыйнак кеше иде. Без аны барыбыз да хөрмәт иттек. Ул – җир кешесе. Җирне эшкәртеп, шунда орлык чәчеп, иген үстергән бөек зат. Иген үстерүчедән дә игелекле, мәрхәмәтле хезмәт юктыр. Икенче зур хезмәте – кешеләрнең күңеленә рух орлыгы салып, яшәү өметен үстерде. Ул әдәбиятка соңлап килде. Заманында миңа аны Чаллы бүлеге исеменнән Татарстан Язучылар берлегенә тәкъдим итәргә насыйп булды. Язучылар берлегенә әгъза булып кергәч, ул әдәби эшчәнлекне миссия дип кабул итте һәм әдәбият сөючеләр, халык, милләт алдында зур җаваплылык тоеп иҗат итте. Балалары «Узган гомер – янган учак» исемле яңа китабын чыгарган. Аның туган җир, тормыш, халкыбыз турындагы шигырьләре беркайчан да онытылмас. Алар, һичшиксез, матбугатта дөнья күрер, сәхнәләрдән яңгырап торыр, – дип Факил Сафин шушы искә алу чараларын оештырган якташларына, балаларына Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, барлык язучыларыбыз исеменнән рәхмәт белдерде.

Илфак Ибраһимов сүзен шигырь белән башлады:
«Шигырь шөгылеңме?» – дисең,
Шөгыль бит ул кул эше.
Шигырь, дустым, Илаһының
Җанга өргән сулышы.
Чиксезлекнең аһәңе ул,
Мәңгелекнең агышы.
«Шигырь шөгылеңме?» – дисең,
Ул гөнаһсыз ялгышың.
– Шигырь язу да, икмәк үстерү дә Робертның шөгыле булмады. Ул аның тормышы, гомерлек иҗаты булды. Кеше китә, җыры кала, диләр. Бу сүзләр каләмдәшебез Роберт Сәлахиевкә туры килә. Аның җырлары калачак һәм Актаныш, Казан сәхнәләрендә нур булып балкыячак әле, – диде ул.
Лилия Гыйбадуллина сүзләренчә, Роберт Сәлахиевне искә алу, аның иҗатын таныту – бу матур гамәлләр белән без үзебезне, туган җиребезне зурлыйбыз. «Роберт абый шигырьләре белән дә, булмышы белән дә мохит тудыра белә торган якты кеше иде. Рухы шат булсын!» – диде шагыйрә.
Кичәнең мәдәни программасы Актаныш мәдәният йорты сәнгать осталары, Татарстанның халык артисты Филүс Каһировның музыкаль чыгышлары белән үрелеп барды. Роберт Сәлахиевнең шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Зәңгәр экранда күренгән фотосурәтләр, видеоязмалар, бигрәк тә шагыйрь үзе укыган шигырьләр яңгыравы тамашачы күңелен тетрәндерми калмады.
Роберт СӘЛАХИЕВ
ТУГАН ТЕЛЕМ!
Яши-яши, дөнья танып,
Анык итеп мин белдем:
Татлы да Син, затлы да Син,
Ягымлы да Син, телем!
Туган җирем, илем, диеп,
Җан атса да бәгырем,
Туган телем – Татар телем,
Син барсыннан кадерле!
Ассалар да, киссәләр дә,
Яшәсәң дә сибелеп,
Төшермәдең кыйммәтеңне,
Югалтмадың син, телем!
Бергә булып, бердәм булсак,
Башын имәс ил-көнем.
Илем, көнем исән чакта,
Киселмәссең син, телем.
И туган тел, и матур тел,
Йомшак телем-кадерлем!
Яздырмасын инде синнән,
И Илаһым, тәңерем!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала