Журнал «Безнең мирас»

"Җырланып бетмәгән җырым"

Ямьле июнь аеның бер көнендә Татарстанның халык язучысы, мәрхүм Туфан ага Миңнуллинның Нагорный бистәсендәге өендә булырга туры килде. Шундый матур бакча, һәр тарафта хуш исләрен бөркүче исәбе-чуты булмаган төрле төстәге чәчкәләр, гөл-ганҗәләр... Заманча теплица, аның эчендә үсүче кып-кызыл викторияләр һәм тагын әллә ничә төрле яшелчә, җиләк-җимеш... Бүгенге көндә боларның барысын да күңел биреп, зур теләк белән ике бөек шәхеснең кызлары Әлфия Миңнуллина белән кияүләре Корбангали Нуркеевич үстерә, тәрбияли. Тәрбияли, дигәннән, узган елның августыннан авырып урын өстендә ятучы яраткан артисткабыз Нәҗибә Ихсанова да алар тәрбиясендә яши. Әнә бит, Әлфия апа белән Корбангали абыйның кунакка чакыруын кабул итеп килгән якын туганнары (бертуган апасы Нәкыя, аның улы Гадел белән килене Миләүшә, сеңлесе Роза Байбекова, мәрхүмә Хәния апасының кызы Миләүшә, Туфан абыйны 15 ел йөрткән шофер Ришатның әнисе Әминә һәм әтисе Минхәсән Шаһиевлар), күрешеп, бер-бер артлы янына килеп, хәл-әхвәлләрен сорашкач, бөек актриса йә, ишетәм сезне, дип берәр ым кага, йә кулын кымшаткалап куя, йә булмаса, иренен селкетеп, берәр сүз әйтергә омтыла... Алданрак баруыбызда күпләрнең кумиры булган бөек актриса кызымның милли киеменә, калфагына бик озаклап карап торган иде. Алты яшьлек кызым: «Исәнме, Нәҗибә апа!» – дигәч, артистканың йөзендә елмаю барлыкка килде... Кечкенә вакытында кулына алып, чын күңелдән яратып сөя иде шул Нәҗибә апа кызыбызны. Әйе, күрешкәндә нәкъ үземне якын итеп кочаклап алып аркамнан сөйгән төсле...


Нәҗибә Ихсанова, Илзирә Вәлиуллина, Туфан Миңнуллин

Актриса белән иң беренче мәртәбә моннан 17 ел элек, 2003 елның 18 мартында, галиҗәнап Г.Камал театрына «Зәңгәр шәл»не карарга баргач күрешкән идем. Әлеге данлыклы театрга барып спектакль карау күптәнге хыялым иде инде. «Зәңгәр шәл» куелган көнне сайлавым да очраклы түгел, чөнки анда яраткан артисткам Нәҗибә Ихсанова абыстай ролен башкара. Күршебез Минҗамал апага (урыны җәннәтә булсын) Казаннан кайткан кунаклар да, ниятемне куәтләп: «Әйдә, җыен, киттек безгә кунакка, спектакльгә дә бергә барырбыз», – дигәч, Аллага тапшырдым да әзер машинага капка төбеннән үк утырып киттем. Минем белән спектакльгә барырга тиешле Минниса апаның икенче көнне температурасы күтәрелеп авырып китү сәбәпле, миңа спектакльне аннан башка гына карарга туры килде. Спектакль бетеп, сәхнәгә чәчәк тотып чыккач, Нәҗибә апа минем хәлемне җиңеләйтеп, ягымлы елмайган кыяфәттә: «Сез кем буласыз?» – диде. Мин тиз генә аның белән әңгәмә үткәрәсе килү теләгемне әйттем һәм ул миңа, гардеробтан киемнәремне алгач, үзенең грим бүлмәсенә керергә кушты. Мин кергәндә, Нәҗибә апа бүлмәдә Наилә Гәрәева белән иде. Бу көнне без фойеда беренче күрешү истәлеге итеп фотога төштек, бөек актриса миңа иртәгә көндез театрга репетициягә киләсе барлыгын әйтте, китмәсәң, шунда кил әле, иркенләп сөйләшеп утырырбыз, диде.


Икенче көнне көндез билгеләнгән вакытта театрда актриса мине үзе каршы алды. Йөзеннән нур бөркелеп торучы Нәҗибә Ихсанова белән шунда янә бер күрешү, иркенләп сөйләшү насыйп булды. Әңгәмә барышында аның затлылыгына, һәрнәрсә турында төпле фикере булып, ягымлы итеп сөйләшүенә мөкиббән китеп утырдым. (Алга таба да һәр күрешүебездә шундый иде ул!) Әмма бөек актриса турындагы язмам әңгәмә буларак түгел, ә очерк буларак язылды. Чөнки аның белән сөйләшкәндә алган тәэсирләр, әңгәмә кысаларына гына сыешмыйча, очерк жанрына күчеп, «Идел» журналының декабрь санында басылып чыккан көннәрнең берсендә Нәҗибә апа Ихсанова миңа рәхмәт әйтеп шылтыратты.


– Укыгач, хәтта Туфан абыең да, әйбәт, җылы язылган, дип әйтте, – дип тә өстәде зыялы ханым. Рәхмәт әйтү белән генә чикләнмичә, ул мине үзләренә кунакка, Туфан абыйның «Шулай булды шул» премьерасын карарга чакырды. Югыйсә мин – гади бер авыл кызы. Нәҗибә апаның өйләренә дәшүен ишеткәч, дулкынланудан тәнемә каз тәпиләре чыкты...


Хәтер һәм дәфтәр көндәлекләремне шул көннән башлап актарсам, анда күпме истәлекләр, хәл белешүләр, җылы очрашулар, юксынулар, дигәндәй... Әйткәнемчә, актриса белән элемтәбез, телефон аша дисеңме, күрешепме, һәрвакыт яңартылып торды. Озаграк шылтыратмый торсам, Нәҗибә апа миңа: «Синең тавышыңны да ишетер көннәр булыр икән, тәтием», – дип, олы башын кече итеп, үзе шылтырата иде... Үскәнем, акыллым, тәтием, дип матур итеп эндәшүе йөрәгемә сары май булып ятуын әйтеп тә торасы юк. Очрашканда, җай туры килсә, Нәҗибә ападан шигырь укуын үтенә идем, чөнки аның кебек оста, йөрәккә үтеп керердәй итеп шигырь сөйләүчеләр сирәк... Мактану булып яңгырамасын, Нәҗибә апа 2005 елның августында «Мәдәният дөньясында» тапшыруында «Хәерле юллар, Казан» дигән шигыремне укыгач, бик сөендем. Теге яисә бу шәхескә багышланган кичәләр, премьералар булганда, бөек актрисаның, үскәнем, кил, дип чакыруы җанымны озак вакытлар буе җылыта иде... Аннан алган җылылыкта байтак җылынып йөри идем...


Туфан Миңнуллин Илзирә Вәлиуллинаны котлый

Нәҗибә апаның чакыруы белән Туфан Миңнуллинның «Шулай булды шул» әсәре буенча куелган спектакльнең премьерасын карарга баруым да бүгенгедәй хәтеремдә. Тәмле итеп әзерләнгән кайнар аш, үзе пешергән эремчек пирогы белән сыйлады яраткан артисткам. Хәзер Туфан абыең да кайтып җитә, дигәч, читенсенү вә каушаудан йөрәгемнең күкрәгемнән чыгардай булып ничек дөп-дөп тибүен белсәгез икән?! Чыннан да, ул дулкынландыргыч мизгелләр килеп җитте, озакламый ишек кыңгыравы шылтырап, кулына зур портфель күтәргән Туфан абый Миңнуллин килеп керде.


– Кайттыңмы, кунагыбыз бар, Туфан. Түбән Камадан Илзирә, – диде Нәҗибә апа, бер миңа, бер Туфан агага ягымлы караш ташлап.


– Ярар, бик әйбәт, Нәҗибә апаң гел сөйли инде синең хакта, – диде Туфан ага үзенә генә хас гөрелдәп торган тавышы белән.


Туфан абыйдан кыяр-кыймас кына исәнлек-саулык сораштым. Бергәләп табын артында чәйләп утыру барышында алар мине икәүләшеп кыстый-кыстый, өстәл тулы сый-нигъмәттән авыз иттерделәр. Дулкынланудан ике битемнең кызышуы театрга Туфан абыйның «Шулай булды шул» премьерасын карарга баргач та бетмәде. Нәҗибә апа, әлеге спектакльдә үзе дә катнашканлыктан, Туфан абыйга: «Илзирәне үзеңнән калдырма!» – диде. Шулай итеп, мин, зыялы Туфан ага янәшәсендә утырып, әлеге тамашаны карадым. Спектакль барышында халык язучысы миннән: «Театр җене кайчан кагылды?» – дип сорады. Ишетелер-ишетелмәслек кенә итеп: «Күптәннән, кечкенәдән үк!» – дидем.


Сулдан уңга: Мөсәгыйт Хәбибуллин, Гөлчирә Ибәтуллина, Рифкать Имаев, Туфан Миңнуллин, Илзирә Вәлиуллина

Бу очрашуыбызда Туфан абый белән Нәҗибә апа мине Актерлар йортына да алып барды. Танылган режиссер мәрхүм Марсель Сәлимҗановны искә алу кичәсе булды анда. Ул көнне Актерлар йортына аның исеме бирелде. Нәҗибә апа белән Туфан абый аркасында миңа анда булган бөтен артист һәм режиссерларны, гомумән, талантлы шәхесләрне якыннан күрү бәхете тәтеде. Милләтемнең ике мәшһүр шәхесе янәшәсендә бер түгәрәк өстәл артында утыруны язмышыма язылган олуг бүләк итеп кабул иттем. Бу – җиһанда һәм күңелдә аклык хакимлек иткән кыш – 2004 елның гыйнвар ае иде...


Китап киштәмдә, шушы көннең якты бер хатирәсе булып, олуг әдибебез имзасы куеп бирелгән «Утырып уйлар уйладым» исемле китап саклана. Сөенеч өстенә сөенеч, дигәндәй, шул ук елны артистка тамашачыны шпагатка утырып шаккаттырган «Йөрәк маем» спектаклен дә Казанга барып карау бәхете тәтеде. Көз аенда, ягъни 28 нче октябрьдә баруымда «Яшьләр» театрында Нәҗибә апа һәм Туфан абыйлар белән бергә Рабит Батулла әсәре буенча куелган «Бичаракай» спектаклен карау насыйп булды. Ә инде 2004 елның 29 октябрендә М.Сәлимҗанов каберенә таш куелды. Шунда Нәҗибә апа миңа татар зыялыларының каберләрен күрсәтеп йөрде. Алар арасында Хәсән ага Туфанныкы да бар иде. Мәшһүр шагыйрьнең каберен Туфан ага Язучылар берлеге рәисе булган вакытында икенче урынга күчерткән икән, чөнки ул, әдип фикеренчә, тиешле урында түгел, әллә кайда артка җирләнгән булган. Хәзер Хәсән аганың кабере зиратка килеп кергәч тә күренеп тора. Аннан кайтышлый, Нәҗибә апа театрга репетиция ясарга төшеп калды, мин исә «Мәдәни җомга» редакциясенә Түбән Камада узган «Җидегән чишмә» кичәсе турындагы язмамны тапшырырга киттем. Ә кич бергәләп Г.Камал театрына сезон ачылуга бардык. Гадәттәгечә, К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл»е белән ачылды. Ул башланыр алдыннан театрның өлкән артистларын тәбрикләделәр, аннан аерым иҗат кешеләренә бүләкләр тапшырдылар. Бүләкләнүчеләр арасында, Татарстанның халык артисткасы Наилә Гәрәева, Алсу Хәйруллина белән беррәттән, Туфан ага Миңнулин да бар иде.


Әлбәттә, мин Казанга һәр баруымны Нәҗибә апага әйтмәскә тырыша идем, чөнки аны гел-гел борчыйсым килмәде.


Мәрхүм Марсель Сәлимҗановның Туфан абый иҗатын бәяләп әйткән мондый сүзләре бар: «Туфан ни генә язса да, анда яңалык, ул кабатланмый – жанр ягыннан да,тормышны күрүе белән дә. Аның кебек оста характер тудыручы юк, алар – чын җир кешеләре». Чыннан да, Туфан абый әсәрләренең көчле оптимизм, яшәү дәрте, кыю фикер сөреше, олы бер мәгънә белән сугарылганлыгы тормышта үзенең дә оптимист булып яшәгәнлегенә ишарә ясый. Үзе дә бит әнә: «Нәселдә бардыр, бездә җылак кешеләр булмады, нинди генә аяныч хәлдә дә яшәргә омтылыш тоеп гомер иттем», – ди. Һәм бабасы – әнисенең әтисе Гатаулланы искә төшерә: «Ул минем нәселем тармагы – горурлыгым. 89 яшенә тикле яшәде. Уен-көлке, эш яшәтте аны. Бервакыт чана табанын юнган чагында янына бер исерекбаш килә дә:


– Нәрсә инде карт башың белән азапланасың? Җитмимени, барыбер кала бит ул, – ди.


– Дурак син, – ди яшь бабай, – кала шул менә. Ә синнән нәрсә кала? Сине бит инде исән чагыңда ук оныттылар! – ди.


Чыннан да, теге исерекбашны инде күптән оныттылар, ә яшь бабайны һаман сагынып сөйлиләр, кызыклы якларын елмаеп искә алалар, осталыгын сокланып сөйлиләр».


Язмышын театр белән бәйләгәнгә һич тә үкенмәгән олпат әдип һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Туфан аганы да бүген онытмыйлар: ул мәңгегә халык күңелендә, тарих битләрендә... Исән булса, Туфан Миңнуллинга быел 85 яшь тулган булыр иде...


Илзирә Вәлиуллина


Безнең мирас. — 2020. — №9. — 91-95 б. 

Теги: Илзирә Вәлиуллина Яңалыклар Хәтер сандыгы

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру