Җырламый тормыйк әле...
Моннан 7-8 еллар элек заманча татар җырларына пародия язган идем. Барлык агач, чәчәк-үлән исеме татар җырларына кереп бетте, калса, алабута, тигәнәк, шайтан таягы гына калгандыр, дигән идем. Ниһаять, радиодан «Тигәнәк» дигән җыр яңгырады. Сөенеп туя алмадым. Инде хәзер алабута белән шайтан таягы гына калды. Хәер, тигәнәкнең малай чагы – әрекмән бар икән әле. Тиздән алар турындагы җырны түземсезлек белән көтәм. Булыр, Алла боерса, җыр язучылар талантлы халык. Мин үзем дә әле бирешергә теләмим. Җыр сәнгатенә чираттагы өлешемне кертеп, «Әрекмән» дигән җыр тексты язып ташладым:
Ком чүлендә – төрекмән,
Юл читендә – әрекмән.
Ташлап китәм, дип өркетмә,
Өркетсәң дә, өрекмәм.
Кушымта:
Әрекмәнем, әрекмән,
Серләремне белдертмәм –
Тәнем белән берексәм дә,
Җаным белән берекмәм.
Җырлагыз, дускайларым! Әрекмән генә җитми, дисәгез, шайтан таягына да җырым әзер:
Кайсы гөлгә тиңлим сине,
Шайтан таягынамы?
Күңелләрем сөрлеккәндә,
Сиңа таяныргамы?
Кушымта:
Шайтан гөле чәнечкеле,
Чәчәгенең исе юк.
Кит янымнан, шайтан тәре,
Йөрәгең бар, хисең юк.
Әгәр дә инде шайтан таягына милли-сәяси төсмер биреп җырларга телим, дисәгез, ошбу вариантны тәкъдим итәм:
Ник татарник диләр сине,
Чәнечкеле булгангамы?
Безгә кулын сузучының
Учын чәнчеп торгангамы?
Кушымта:
Әлеге дә баягы,
Без ул – шайтан таягы.
Җыр тексты язу өлкәсендә иҗат ачылып китте бит әле. Әниләргә милиун җыр язылды, әтиләргә багышлап бер-ике җыр гына чыкты. Беркөн «Апаем» дигән җыр ишеттем. Бүтәннәр өлгергәнче, әби-бабайларга да җыр язып кую – саваплы эштер:
Рәхмәт әйтә белик бабайларга –
Алар безнең алда йөрүче.
Безнең ише уңган егетләргә
Кирәк чакта акча бирүче.
Кушымта:
Әти ягыннан да – бабаем,
Әни ягыннан да – бабаем,
Айгыр печкәндә дә,
Сыра эчкәндә дә,
Сездән генә үрнәк алаем.
Монысы әбиләргә:
Әби, әби, әбәктер,
Әби безгә кирәктер.
Әбиләрнең кирәклеген
Белмәгәннәр сирәктер.
Кушымта:
Әби, әби, әбәнәк,
Бабайдан ул тәбәнәк.
Безнең өчен әби чаба –
Атлап түгел, тәгәрәп.
5 апрель, 2004 ел
Безнең мирас. - 2020. - №6. - 115 б.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА