Журнал «Безнең мирас»

«Җиде тотам ук атты...»

Аларның төп кораллары – ук һәм җәя, кылыч һәм балта, кистән һәм сөңге, калкан, шишәк һәм көбә күлмәк.


Р.Фәхреддин


Ук белән җәя – төрки халыклар иң еш кулланган хәрби һәм ау коралы. Аны ясау, хәрби һәм стратегик белем белән бергә, аучылык эшен яхшы белүне, зәвык һәм сәнгати осталыкны да таләп иткән.


Ук-җәя борынгы бабаларыбызның көндәлек коралы булуына дистәләрчә мәкаль һәм әйтем дәлил булып тора. Шуларның берничәсен искә төшерик:


Аткан ук кире кайтмый. Бер ук ике кошны үтермәс. Дошман юкта ук атсаң, үз кешеңә тияр. Укчы тидерә алмаганга, ук гаепле түгел. Туры ук – тәмеккә (мишень) тияр, кәкре җәя – кулда калыр. Аталмаган җәядән күрер. Мәргән – угы саен берне бәргән.


Җәя конструктив яктан бик гади. Ул өч өлештән тора: 1) тотка – кул белән тота торган үзәге; 2) тоткадан ян-як өлеше кибет дип атала, ул рычаг функциясен башкара; 3) җәяне бөгү өчен ике яктан тарттырылган бау – кереш.


Табигый тирәлеккә һәм хәрби традициягә бәйле рәвештә җәяне яхшы сыйфатлы каен, корычагач (ясень), чаган, чыршы, шомырт, чикләвек агачларыннан ясаганнар.


Кереш өч төрле материалдан булырга мөмкин. Шуларның иң яхшысы һәм кыйммәтлесе – ефәк. Керешнең тиредән яки сеңердән эшләнгәне дә еш кулланылган. Ат кылыннан ясалганы да яхшылардан саналган, әмма, сеңердән аермалы буларак, ул вакыт узу белән сузылган, эластиклыгын югалткан, дымны сеңдергән һәм кышкы чатнама суыкларда яки эсседә кибеп өзелергә дә мөмкин булган. Шунлыктан аны балавыз яки терлек мае белән эшкәртеп торганнар. Кайчакта кереш өчен ныклы киҗе-мамык, киндер, җитен бау, махсус эшкәртелгән сарык эчәгесе дә яраган. Иң таза кереш 60 сүстән үрелеп, 3 мм калынлыкта булган.


Урта гасырдагы мәргән. М.В.Горелик реконструкциясе

Җәянең эшләү механизмы да гади. Мәргән керешне уң кулның баш бармагы ярдәмендә тарта, шулай итеп, кинетик энергия барлыкка килә. Җиңел булсын өчен, баш бармакка – мөгездән эшләнгән бармакча, ә җәянең сабын тоткан сул кулга, ук сабы хәрәкәт вакытында җәрәхәтләмәсен өчен, күн каеш белән буйга уентыклы оваль беләзек кидергәннәр. Укны уң колакка кадәр тартканнар һәм атып җибәргәннәр.


Җәядән атылган укның очып бару дистанциясе 60-150 метр тәшкил иткән. Аеруча нык һәм зур җәяләрдән 400 метргача атарга мөмкин булган. Госманлы империясендәге рекордны әлегә кадәр берәүнең дә узганы юк. Биредә укның 845,5 метр ераклыкка кадәр очып җитүе билгеле. Җитез укчы, дошманга төзәп, минутына 10-12 ук очыра алган.


Ук өч өлештән тора. 1) Очлыгы – башак киң тасмалы яки ромб формасында металлдан коелган. 2) Үзәктә – агачтан төз итеп ясалган сап, аның озынлыгы – 75-90 см (кайберләре 120 см), ә калынлыгы 7-10 мм булган. «Идегәй» дастанында «Җиде тотам ук атты...» дигән юл бар. Димәк, бу ук 7 уч, ягъни 70 см озынлыкта булган. Якын арага ату өчен кулланылган уклар – карагач, тирәк, ә еракка ата торганнары карагай, кедр, каен, талдан эшләнгән. Кайчакта агач урынына камыш та кулланылган. 3) Укның аэродинамика өчен җаваплы өлеше – арты (куз) икедүрт каурыйдан тора, 12-15 см тәшкил итә. Куз өчен бөркет һәм диңгез кошларының канаты иң яхшылардан санала, әмма Идел-Урал төбәгендә еш кына кыр казы һәм үрдәк каурыйларын еш файдаланганнар. Алар, төз атсалар да, укны авырайткан. Җиңел һәм еракка ату өчен эшләнгән укларның каурые бәләкәй булган. Саескан койрыгыннан ясалганнары аеруча төз аткан. «Идегәй» дастанындагы «Карга йонлы кузымны» дигән юлларны да искә төшерсәк, ук ясау өчен теләсә кайсы кошның канаты кулланылган дип уйларга мөмкин.


Укның тавышсыз булуы игътибарга лаек, шул сәбәпле ул җәнлекләрне куркытмаган. Әмма борынгы төркиләр дошман өстенә, куркыту өчен, сызгыра торган уклар яудырган. Беренче булып аны Мөде ханның кулланганы билгеле. Мондый ук очканда чыгарган тавышы белән дошманның йөрәгенә шом салган һәм гаскәргә кая хәрәкәт итәргә кирәклекне белдергән. Тавыш чыгарсын өчен, укның очлыгында куыш ясала торган булган.


Ук һәм җәя салып йөрү өчен күннән эшләнгән садактан файдаланганнар. Билгә каеш ярдәмендә асылган бер садакка 15тән алып 30га чаклы ук сыйган. Күнгә тотем хайван, үсемлек орнаментлары ясалган, затлылары сөяк, көмеш һәм алтын белән бизәлгән.


Текстны журналга Ленар Гобәйдуллин әзерләде.

Теги: Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру