Җенләнгән авыруларны китерәләр
(Зәйнулла Рәсүлев турында истәлекләр)
...Алтынчысы Амур ягында Зәйнулла ишан мәчете. Ул авыл тибында агачтан салынган мәчет. Бу Амурны ишанчылар «Мәгмурнә» дип йөриләр иде. Әлеге исем
ишанны якын күргән татарлар арасында йөрсә дә, урыслар аны бер дә кулланмадылар. Амур халкының күбрәге руслар: кирпеч заводлары эшчеләре, авыл хуҗалыгы белән бәйләнешле ярты крәстиян, Себердән – каторгадан качкан, йә срогын тутырып кайткан зимагурлар, марҗа-базары сатучылары иде. Увелька буена тезелеп киткән симечкә мае чыгаручылар, ярлы эшчеләр, кустарьлар иде. Урта Азия тауарлары белән сату итүче Гата байдан башка күзгә күренерлек татар бае юк диярлек иде. Монда иң бае сөргеннән кайткан, шул мәчеткә мулла булган Зәйнулла ишан Рәсүлев иде.
Шәех Зәйнулла ишан Рәсүлев һәм аның «кул язмасы» (култамгасы)
Аның ике катлы өе алдында һәрвакыт күп җиккән атлар бәйләүле тора иде. Арба артына саба белән кымыз, тарантас кәрзиненә аякларын бәйләп салган куй, тәртәгә бәйләнгән тана... Болар бары да тирә-яктагы казакъ феодалларының ишанга китергән садакалары иде. Атнакичләрдә монда бәйләнгән атларның саны тагы күбәя, баеракларының ат-арбалары эчке курага кертелгән була иде.
Зәйнулла ишанның приемный бүлмәсендә бигрәк тә атнакичләрдә кеше шыгрым тулы була иде. Ул 30-35 квадрат метрлык бүлмәдә идәнгә зур ашъяулык җәелгән, тирә-яклап табак юрганнары түшәлгән. Табынның түбәнге башында сәгать саен алмашып торыла торган зур самавыр чаҗылдап кайнап тора. Табынга биш-алты тәрилкә белән гел өстәлеп тора торган ит пәрәмәче, сумса, кабартма, коймак кебек ашамлыклар килеп тора иде. Бүлмәнең икенче як ялдында ике-өч хатын боларны зур казаннарда пешереп, саклыкка 4-5 самавырны кайнатып торалар иде. Монда хезмәтчеләр ишанның мөрит хәлфәләре иде. Аларның көн саен иртәдән кичкә тиклем шунда тамаклары туя, кесәләре садакага тула иде. Зурраклары Баһман хәлфә иде.
«Рәсүлия» мәчете һәм мәдрәсәсе. Троицк каласы
Зәйнулла ишан үзе шул булмәдә астына вә аркасына зур мендәрләр куйдырып тураеп утырырга тырыша иде. Ул үзе мин күргән карт көнендә рөкугка киткән кеше кебек нык бөкере иде. Карт булса да, үткен кара күзе үтәдән-үтә карый иде. Бүлмәсенең өч-дүрт стинәсе шүрлекләр белән түшәмгә тикле сары кәгазьле Мисыр, Истанбул, Һинд, Иран басмалары, калын китаплар белән тулган иде. Чалкасына ятып бөкересен рәтләп туры утырган кебек, ишан хәлфәләреннән әле бер, әле икенче китапны сорап алып, аларны төбе белән тезенә терәп, төрле җирләреннән укып, шунда җыйналган халыкка нечкә тавышы белән вәгазь сөйли иде. Вәгазьләр туры килгән төрле темага була иде. Авызы кибеп китсә, чәй сорап ала иде. Туктаусыз яуган акчалата садакаларны тез астындагы яулыкка җыйный бара иде. Анда 5, 10, 25 сумлык кәгазь, алтын акчалар арасында вак көмешләр дә күп була иде.
Ишанның ишеге һәркемгә ачык булса да, аның бүлмәсенә сайланган кешеләр генә керә иде. Пәрәмәч, сумса, кабартма пешкән куй мае исләре еракка аңкып, ачларны-хәерчеләрне үзенә тартса да, ишек төбендәге аның мөрид хәлфәләре, кунакларның кәвешләрен саклау сылтавы белән, аларны: «Барыгыз мәчет капкасына, хәзер хәзрәт өйләгә, җомгага чыга, шунда сезгә садака бирер, монда кунакларга комачаулап йөрмәгез!» – дип, үзләрен куып тора иде. Килгән хатын-кыз кунакны икенче бүлмәгә кертәләр. Хәзрәт килгәнче, алар белән абыстай «заниматься» итеп тора иде. Пристав, полицейский килсә, аны икенче бүлмәгә кертеп, 5-10 сум садака биреп тиз генә озаталар.
Кабинеттагы кунакларга хәлфәләр күбрәк Баһман хәлфә кулындагы кушуч зурлыгы мәгъҗүннән борчак кадәр чеметеп ала да, кунакларга тарата. Ашагач суык су эчмәскә, эссе чәй генә эчәргә кирәклеген әйтә.
«Рәсүлия» мәдрәсәсенең соңгы бинасы
Ишанга күп кенә авырулар да килә иде. Ул аларны ныклап карап, чирләрен алай сорашып тормый, элек кыстыру ташын изеп эчәргә бирә. Аннан тирләргә мәгъҗүн бирә. Килгән авыруларның күбрәге казакълардан йә башкортлардан була иде. Ишан аларны өшкерә, дога укый. Ерак җирләрдән җенләнгән авыруларны китерәләр. Гипноз һәм өшкерү файда бирә, имеш, хәбәре таралган иде. Уфадан берничә бөлгән бай килеп, акылдан язуын җиңеләйтеп кайтканнар, имеш, дигән хәбәрне ишеткәнем бар.
Ишанның эшне үтәдән-үтә күрә алуын шундый әңгәмәләр белән куәтлиләр. Стәрлебаштан бер ахун – Зәйнулла ишан мөрите, сабак алырга, өстәмә зикерләр алырга Троицкига ишанга юнәлә. Чиләбедә ямщик көткәндә бер марҗа квартирына туктый. Юлга алган бавырсак, казылыклары туйдыра. Берәр яңа пешкән нәрсә ашыйсы килә. Ит алып, йә тавык суеп шулпа пешертсә, урыс суйган ит, марҗа караган тавык... Нишләргә? «Әй, күкәйдән бернәрсә булмас. Ул бит кабык эчендә», – дип, ун күкәйне күз алдында юдыртып, пешертеп ашый. Чәй эчкәч, ямщик та килеп житә.
Хәзрәт икенче көн ишанга керсә, ул вәгазендә, китапка карап: «Ашауда китап бик сак булырга куша. Нәфесегез теләгәнне ашый бирмәгез. Ашаган нәрсә үз тәнегезгә таралыр. Аның алама начарлыгы нәселегезгә күчәргә мөмкин», – ди. «Колагым ишеткәч, минем марҗа күкәен ашаганны белгән икән. Шул сүзләрне әйткәндә миңа карап куйды. Эшләрне бетереп Эстәрлебашка кайткач, абыстагызга хәмел иткән идем. Ул, йөкле калып, тугыз айдан бер ул бала дөньяга китерде. Исемен Закир куйдык. Ходаның хикмәте, үскәч, шул Закир гәҗәп бер урыс табигатле булды: чәч үстерә, тәмәке тарта, марҗалар белән йөри...» – дип, чынлап кайгырып сөйли иде.
Текстны басмага Лилия Габдерафикова әзерләде.
"Безнең мирас". - 2023. - №3. - Б. 35-37.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА