Журнал «Безнең мирас»

Зәйтүнә Мәүлүдова мирасы – музейларда

Җир яшәрмәс, гөл ачылмас – төшми яңгыр тамчысы;
Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы.


Габдулла Тукай «Мәхәббәт»


Г.Тукай әдәби музеендагы яңа экспозиция – «Шагыйрь мәхәббәте» дип атала. Габдулла Тукайның мәхәббәт турында утызга якын шигыре бар. «Гыйшык бу, йа!» (1906), «Хур кызына» (1906), «...гә («Очраган юлда...») (1907), «Утырышу» (1907), «Мәхәббәт» (1908), «Кызык гыйшык» (1908), «Бер рәсемгә» (1908) һәм башка шигырьләре аның эчке тирән хисләрен һәм мәхәббәтен чагылдыра. Тукайның илһамчысы (бәлки, илһамчыларның берседер) – яшь кыз Зәйтүнә Мәүлүдова. Шагыйрь белән алар «Әлислах» газетасы редакциясендә таныша. Аннан соң берничә тапкыр очрашалар, әмма хисләрен Тукай да, Зәйтүнә дә бер-берсенә белдерми.


Г.Тукай әдәби музееның яңа экспозициясе – «Шагыйрь мәхәббәте»

З.Мәүлүдова язмышын өйрәнүнең һәм музейда чагылдыруның әһәмияте гаять зур. Беренчедән, самими кызның Г.Тукай турындагы истәлекләре аша бөек шагыйребезнең хиссиятен тирәнрәк аңлый алабыз. Икенчедән, ХХ гасыр башында белем алган һәм соңрак үзе дә бик күп еллар укытучы вазыйфасын башкарганлыктан, З.Мәүлүдованың язмышы мәгариф тарихы өлкәсендәге мәгълүматларны тирәнәйтергә мөмкинлек бирә. Өченчедән, язмаларда аның улы, танылган язучы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Атилла Расихның (1915-1995) тормышы ачыла.


З.Мәүлүдованың документлары һәм шәхси әйберләре (барлыгы 24 предмет) Татарстан Республикасы Милли музеена һәм Г.Тукай әдәби музеена 2002 елда оныгы, язучы Атилла Расихның кызы, шагыйрә Фәридә Рәсүлова тарафыннан тапшырыла. Хәзерге көндә фондта аның белән бәйле предметларны дүрт төркемгә бүлеп карарга мөмкин: 1) шәхси документлар; 2) көндәлекләр; 3) Г.Тукай шигырьләре тупланган блокнотлар һәм бөек шагыйребезгә багышланган истәлекләр; 4) ире Кадыйр Рәсүлов, әтисе Хәйдәр һәм улы Атилла Расих белән бәйле предметлар.


Документлар арасында З.Мәүлүдованың паспорты, Иж-Буби мәдрәсәсен тәмамлау турындагы таныклыгы, Казан Дәүләт педагогика институты дипломы, укытучылык аттестаты, хезмәт кенәгәләре, автобиографиясе һәм ире Кадыйр Рәсүлов белән аерылышу таныклыгы бар.


Зәйтүнәнең автобиографиясе


Зәйтүнә Мәүлүдова

З.Мәүлүдованың 1935 елда язылган, хәзер музейда саклана торган автобиографиясеннән күренгәнчә, ул 1896 елда Чистай шәһәрендәге вак һөнәрче гаиләсендә туа. Башлангыч белемне Чистайда ала. 1907 һәм 1909 нчы елларда Югары Курса авылында укый һәм үзе дә балаларга белем бирә. Шуннан соң бер ел Иж-Буби мәдрәсәсендә укый. 1911-1914 нче елларда Җаек шәһәрендә укытучы булып эшли һәм шунда ук 1914 елда күренекле дин әһеле, ишан Зәйнулла Рәсүловның улы Кадыйр Рәсүловка кияүгә чыга. Яшьләр шул елның июль аенда иренең укый торган җиренә – Төркиянең Истанбул шәһәренә күчеп китәләр. Беренче Бөтендөнья сугышы елларында З.Мәүлүдова Истанбул халык университетында һәм тәрбиячеләр курсында белем ала. 1918-1922 нче елларда Зәйтүнә ханым ире белән берлектә Җаек шәһәрендә укытучы булып эшли, аннан соң, 1929 елда Казанга кайтканчыга кадәр, өйдә хуҗалык эше белән генә шөгыльләнә. Өч ел Питрәч районының Шәле авылы мәктәбендә укытканнан соң, ул Казан шәһәре мәктәпләренә эшкә күчә. Автобиография З.Мәүлүдованың 1932 елда Казан дәүләт педагогика институтына укырга керүе хакындагы мәгълүмат белән тәмамлана.


Мирсәй Гариф: «Ярый әле Зәйтүнә таныклык алырга өлгереп кала»


Алда әйтелгәнчә, З.Мәүлүдова 1909-1910 нчы елларда Иж-Буби мәдрәсәсендә белем ала. 19 нчы йөздә һәм ХХ гасыр башында Иж-Буби мәдрәсәсе татар дөньясында иң алдынгы уку йортларыннан саналган. Аны тәмамлаган шәкертләр дә үзләренең белемлелеге, гыйлемлелеге, дөньяга киң карашлы булулары белән аерылып торган. Язучы Мирсәй Гариф «Мәңгелек мәхәббәт» китабында түбәндәгеләрне бәян итә: «Ул [З.Мәүлүдова] Казанга, абыйларыннан укырга җибәрүләрен үтенеп, тәфсилле озын хат яза. Шакир абыйсы аналарына җавабында: «Без барыбер Чистайга кире кайтмабыз инде. Өйне сат та Зәйтүнәне Бубига илтеп куй. Без үзебез дә укый алмадык, ичмаса, Зәйтүнә белемле булсын», – дип яза. Абыйлары, аналарына фатир хакы түләү өчен, Чистайга ай саен акча җибәреп торырга булалар. Әниләре, улларының сүзен тыңлап, өйне сата, Зәйтүнәгә шул акчадан бер сак (пальто), бер пар ботинка, кәлүш ала, әле укулар башланмаган булса да, кызын Бубига үзе илтә китә. Зәйтүнә, бик нык әзерләнеп, сигез сыйныфлы мәдрәсәнең алтынчы сыйныфына имтихан тота. Монда ул ислам дине, Көнчыгыш гыйльме-фәлсәфәсе, дөньяви фәннәр буенча белем ала. (...) Зәйтүнә, үзенең зирәклеге һәм тырышлыгы аркасында өчьеллык программаны бер кышта үзләштереп, таныклык алуга ирешә һәм аңа мөгаллимә булып эшләргә мөмкинлек туа. Ярый әле Зәйтүнә таныклык алырга өлгереп кала. 1911 елның башында җәдитчелектә гаепләп һәм панисламизм коткысы тараталар дип, мәдрәсә мөгаллимнәрен кулга алалар, ә шәкертләрне куып, уку йортын тараталар».


Атилла Расих: «Бу аерылышу фактик гамәл түгел иде»


З.Мәүлүдованың тормышында авырлыклар да шактый күп була. Кеше язмышы рәсми автобиография юлларына гына сыеп бетми, әлбәттә. Сәяси-иҗтимагый шартлар Рәсүлов-Мәүлүдова гаиләсенә шактый зур кыенлыклар, чикләүләр, хаксыз изелүләр алып килә. Шул гаделсезлекнең бер мисалы гаиләнең аерылышу турындагы таныклыкта чагылыш таба. А.Расих бу хакта болай искә ала: «Аннан соң әниемнең әтидән аерылышуы турындагы ЗАГС таныклыгының күчермәсен алдым. Әлбәттә, бу аерылышу фактик гамәл түгел иде. Ничарадан бичара, дигәндәй, әниемә эшкә урнашу мөмкинлеге бирде».


Г.Тукай әдәби музеенда саклана торган эш кенәгәләре – ачы язмышның тагын бер чагылышы. «Халык дошманы» хатыны саналып, укытучылык эшеннән чыгарсалар да, ул югалып калмый, ничек кенә булса да, авырлыктан котылу чарасын эзли. Атилланы Казанда фатирга урнаштырып, Питрәч районындагы Шәле авылына китеп балалар укыта, аннан Казанда бер мәктәптән икенчесенә күчеп йөрергә мәҗбүр була. Шулай да ул җәмәгать эшләрендә актив катнаша, күңелен төшерми. Укырга, белемгә омтылган яшь хатынга педагогия институтында укырга рөхсәт итмиләр. Соңыннан, укырга мөмкинлек булгач, ул институтның татар теле һәм әдәбияты бүлеген язучы Абдулла Әхмәт, Шәйхи Маннурлар белән бер елда уңышлы тәмамлый һәм аңа татар теле һәм әдәбияты белгечлегенә ия булуы турында диплом бирелә. Әлеге документ та музей фондларында саклана. Шунысын өстәп әйтергә кирәк: башка документлардан аермалы буларак, дипломда З.Мәүлүдованың туу датасы 1897 елның 16 августы дип күрсәтелгән.


Р.Зарипова: «Бу гади генә көндәлек түгел»


Зәйтүнә ханымның көндәлек хатирәләре аеруча җанлы тасвирланган. «Бу гади генә көндәлек түгел, ә билгеле бер дәрәҗәдә үзе яшәгән дәвернең иҗтимагый һәм рухи атмосферасын чагылдыра», – дип яза А.Расих иҗатын өйрәнгән галимә Р.С.Зарипова. Күңел дәфтәрләреннән кайбер юлларны укып китик: «26.09.45. Һавалар шыксыз, көз килүен ачык күрсәтә. Һәркөн берничә мәртәбә яңгыр ява. Кайвакыт кояш та чыккан була. Күп вакыт үткән булса да, Атилла күренми. Кичә күбрәк йөргән идем дә, бүген йөрәк авыртып өйдә генә утырам. Ялгыз утырсам, эч поша, һич чыдар хәл юк. (...) 17.10.45. 13ендә яуган карга өстәлә-өстәлә, җир йөзе ап-ак булып капланган, кичләрен нык катыра, кайсы көнне көндезләрен йомшарта. Эч поша, йөрәк яна, кул бер эшкә дә бармый. Кыш та килеп җитте, ягарга утын юк, пароходлар да туктала. Атилла һаман кайтмый әле, белмим инде нишләргә дә. Барыннан да эч пошуы азаплый. (...)».


Тукай һәм Зәйтүнә мөнәсәбәте татар әдәбияты тарихына үзенчәлекле, ялкынлы мәхәббәт тарихы булып кереп калган. Бары тик берничә тапкыр гына күрешкән яшьләрнең бер-берсенә карата булган җылы хисләре, ихтирамы, хөрмәте күпләрне сокландырган. Тукай мәхәббәтен яулаган кызның бөек шагыйребез турындагы истәлекләре, аның шигырьләре тупланган блокнотлар Г.Тукай әдәби музееның кыйммәтле ядкярләре булып тора. «Кешеләрнең кайсы мине, Тукай хәтле Тукай шулай азапланып сөйгәч, Тукайга бармаган, аның мәхәббәтенә каршы мәхәббәт белән җавап бирмәгән, аңгыра, тупас кыз, аңламады, диләр. Кайсылары, үзенең мәхәббәте белән Тукайның йөрәген чарлап, аны матур сүзләр әйтергә мәҗбүр иткән, диләр. Кайсы сүзләр дөрес? Минем бу юлларны укыгач, укучы үзе хөкем чыгарыр...» – дип башлана Зәйтүнә ханымның Г.Тукай турындагы истәлекләре.


***


ТР Милли музей фондында З.Мәүлүдованың гаиләсе белән бәйле предметлар да саклана. Мәсәлән, «Үрнәк» җир хуҗалыгыннан бирелгән белешмә. Биредә Зәйтүнә ханымның әтисе Хәйдәр Мәүлүдовның пыялачы булуы теркәлгән. Улы – «Ишан оныгы» кебек күренекле әсәрләр авторы, Г.Тукай премиясе лауреаты, дини нәсел дәвамчысы булуда нахакка гаепләнеп, репрессия ачысын татыган, әмма үзенең көчен югалтмаган, рухын сындырмаган Атилла Расихның мандолинасы, пеналы, почта кәгазьләре, каенатасы Зәйнулла Рәсүловның үлеме хакындагы таныклык, Зәйтүнәнең ире Кадыйр Рәсүловның кулъязмасы, пичәтләре бар.


Г.Тукай әдәби музееннан бер күренеш

Гомумән, Зәйтүнә Мәүлүдованың музей фондларында урын алган шәхси әйберләрендә һәм документларында ХХ гасыр татар тарихы чагылыш таба, илдә хөкем сөргән иҗтимагый-сәяси шартларның кеше язмышына тәэсире күренә. Шул ук вакытта аларда Зәйтүнә ханымның самими хисләре, дөньяга карашы, якты өметләре гәүдәләнә.


Гүзәл Төхвәтова


Безнең мирас. - 2021. - №4. - 28-31 б.

Теги: Гүзәл Төхвәтова Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру