"За лай собаки"
Татар дәүләт академия театрында, реквизит цехында бугай, Солтан исемле бик кечкенә, ябык гәүдәле кеше эшләде. Халык телендә андый кешеләрне, җитлекмичә туган, дип йөртәләр. Ул сүзгә юмарт, шаян телле иде. Реквизит эше белән бергә, ул сәхнә артында тавыш эффектлары эшен дә алып бара иде: җил, яңгыр, мылтык ату тавышлары, мәче булып мияулау, эт булып өрү...
Бервакыт Солтан директор Алxановка русча счет язып, акча сорарга керә. Счет болай язылган була: «Следует с вас получить за шум, за лай собаки ... рублей». Алханов счетны укый да, ачуланып: «Бу нинди «собачий счет», бар, счетыңны кеше телендә язып китер!» - дип, аны куып чыгара.
1947 елда без гастрольдә йөргәндә, спектакль барышында сәхнәдә ату тавышы яңгырарга тиеш. Әлеге дә баягы бу эшне Солтан башкара, ләкин һич кенә вакытында эшли алмый. Йә ату соңга кала, йә иртә бирелә. Ачуы кабарган Сәлимҗанов, йодрыкларын күтәреп: «Нигә соңга калдың?» — дип, Солтан өстенә килә. Солтан тиз генә эчен куллары белән тоткан булып:
- Алла, эчем, Алла, эчем авырта! - дип чүгәләгәч, Хәким ага, берни әйтәлми, кулын селтәп, борылып китте. «Эче авырткан» кешегә кул күтәреп булмый бит инде.
Әзәл Яһүдин, Татарстанның атказанган артисты
Мирас. - 1994. - №11-12. - 88 б.
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА