Юмаган алма ашасаң...
Язучы Ибраһим Гази яшь чакта иптәшләре арасында яхшы, матур киенеп йөрүче булып кына түгел, ә бөтен нәрсәдә пакьлекне, пөхтәлекне таләп итүче булып та танылган иде.
Аның бу гадәтенннән кайбер иптәшләре көлә, хәтта урыны туры килгәндә, шаяртып, аны бераз «чеметкәләп» тә алгалый иде.
Берзаман, утызынчы еллар урталарында, яшь тәнкыйтьче Исхуҗин тифтан вафат булды. Моның өчен язучыларның яше-карты бик кайгырды.
Шул уңайдан Мирсәй Әмир Ибраһим Гази турында мәзәк чыгарып өлгерде. Имеш, Мирсәй аңа Исхуҗинның үлгәнен хәбәр иткән икән.
Ибраһим Гази, бу көтелмәгән хәбәрне ишеткәч, бик кайгырып, башын чайкап торган да әйткән:
– Менә шулай була ул, юмаган алма ашагач, – дигән. – Ничә әйттем мин аңа. Тыңламады. Исегездә тотыгыз: беркайчан да юмаган алма ашамагыз! – дигән, имеш.
Афзал Шамов
Безнең мирас. - 2021. - №5. - 112 б.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА