Журнал «Безнең мирас»

Юлларыбызга изге капкалар ачылсын!

Татар географик атамалары җыелмасында терминнар бик күп. Аларның күп булуы – халкыбызның югары дәрәҗәдәге мәдәни үсешкә ирешүенең бер чагылышы. Мәгълүм ки, Урта Идел буйларында һәм башка төбәкләрдә дә географик берәмлекләр һәм аларның атамалары алыштыргысыз кыйммәткә ия булып тора. Чөнки алар чал борынгылыктан киләләр.


Капка. «Татар теленең аң­лат­малы сүзлеге»ндә кап­ка лексик берәмлеге исем дип ныгытылган һәм аның мәгънәсе болай аңлатылган: "Корылма, стена, койма һ.б.ш. урыннарда кереп-чыгып йөрү өчен махсус эшләнгән ачыклык һәм шул кереп-чыгып йөрү урынын ябу өчен тупсалы җайланма". Шулвакыт завод капкасыннан бик күп кешеләр күренде. А.Алиш. Бер көтү малай, тупырдашып, басу капкасына таба йөгерә иде. И.Гази. // Күчерелмә мәгънәдә, сөйләмдә. Хуҗалык. Капка рәтеннән көтүгә бер сыер яки алты баш сарык яки ике кәҗә җибәргән кешедә иртә, кич берәр тапкыр ашыйбыз. М.Гали. (1, II т.: 45)


Соңгы очрактагы капканың мәгънәсе географик атама белән дә бәйләнешле булырга мөмкин. Капка – хуҗалыкка мөнәсәбәтле лексик берәмлек.


Филология фәннәре кандидаты, татар теленең диалектларын тәфсилләп өйрәнгән диалектолог-галимә Наҗия Борһанова мәгълүматларына караганда, «капка» лексик берәмлеге җыен атамалары составында да кулланыла. Кушкапка җыенын Сулы һәм Сая (Казансуның уң кушылдыклары) ярына утырган Зур Битаман, Кече Битаман, Йуас, Әсән, Бикнарат, Кодаш, Зур Көек, Олы Рәс, Кече Рәс авыллары халкы, июнь ахырында бергә җыелып, Зур Битаман һәм Кече Рәс авыллары арасындагы түгәрәк аланда үткәргән. Җыелып күңел ачу җыенының атамасы Кушкапка Зур Битаман авылы янындагы Кушкапка исемен йөрткән тауга нисбәтән барлыкка килгән. Халык телендә сакланган риваятьләргә караганда, бу урында ныгытылган җирле үзидарә булган.


Кушкапка җыенының икенче исеме – Кушнарат – шулай ук географик атама исеменнән алынган. (2; 27)


Кушкапка исемендәге җыен Тау ягы төбәгендә дә үткәрелгән. Тау ягы белән Казан арты нык бәйләнгән. Казан арты белән тау ягы төбәгендә бер төрле әйтелешле һәм язылышлы атамалар шактый очрый. Димәк, халык күченеп яшәгән.


Наҗия Борһанова Тау ягындагы Кушкапка җыенының кайчан үткәрелүен һәм аны бәйрәм итүдә нинди авыллар катнашуын ачыклый.


«Кушкапка» – зур җыен исәплән­гән һәм аны арыш чәчәк аткан вакытта, июнь урталарында, Зөя елгасының сул кушылдыклары Бола һәм Чирмешән елгалары бассейнына урнашкан Югары Балтай, Түбән Балтай, Зур Бакырчы, Кече Бакырчы, Кара Борнаш, Чирү, Каратун, Колчык, Көлкәш, Чирмешән, Чәтбаш, Коллар, Шәмәк, Күшем, Тутай, Аксу, Дәүләки, Багыш авыллары халкы үткәргән», – дип яза ул.


Pизаэддин Фәхретдинов мәгъ­лүмат­ла­рына таянып, га­ли­­мә җыен үткәрелә торган урын­да монгол чорларына ка­дәрге вакытларга нисбәтле шак­тый гына археологик ис­тә­­лекләр урнашканлыгын күр­­­­сәтә. Боларга Бигеш, Чир­мешән, Иске Көлкәш, Кызыл Тау авыллыклары керә.


«Җыен» атамасы – Куш­капка-«пар капка» мәгънәсен аңлата һәм ул ниндидер ныгытылган пункт яисә ныгытылган шәһәрлек булып, күрсәтелгән авылларның үзәге булгандыр». (2: 60)


«Капка» лексик берәмлеге Адлер Тимергалин төзегән «Миллият сүз­леге»ндә болай дип бирелгән: «Капка – искечә – «капу, капугъ» (күк капусы ачылу сүзендә сакланган). Чыгышы – каплау сүзеннән. Кап, капкач сүзләре дә шул тамырдан килә. Сөйләшләрдә – кабак (күк кабагы ачылу сүзе шуңардан).


Тагын кара: Җилкапка; Иннек капка; Урыс капка (Кала капка); Орчык; Тимер капка; Казан капкалары» (2: 227).


Җилкапка – такта җитмәү сәбәпле, киртәләрдән оештырып ясалган ачылмалы капка. Капка баганалары өстә киң такта белән тоташтырылган, ләкин капка орчыгы озын булмаган, баганага ике җирдән бәйләп яки коршаулап куелган. Янәшәдәге кече капканың төзелеше дә охшаш булган (диагональ тоташтырмасыз) // Җилкапкалар бетте инде бездә, Урыс капка кордык, өстен ябып. (Чыңгыз Мусин дүртьюллыгыннан.)


Чаг.: Иннек капка.


Иннек капка – «Иннек» дип ке­нә дә йөртелә, арата капка. Берсе өстенә берсе куелган аркылы киртә-торыклардан торган капка. Башкача – киртә капка. Аннан кергәндә торык­ларны оештырып ясалган булса да, орчыклы, ягъни ачылышлы булган.


Кала капкаЗур такта капка, Урыс капкасы.


Орчык – «Авыл капкаларының вертикаль күчәрен дә «орчык» диләр. Капка орчыгының башы (тубыгы яки үкчәсе) кереп утыра торган таш яки агачны «орчык төбәге» яки «орчык тупсасы» дип атаганнар (2: 18, 169, 198, 221).


«Татар теленең зур диалектологик сүзлеге»ндә (2009) Кабак: 1. Мишәр диалек­тында, аерым алганда сергач, ләмбрә, хвалын сөйләшләрендә капка (ворота). 2. Ләмбрә һәм хвалын сөйләшләрендә кабак тагын йорт, өй, хуҗалык (дом) мәгънәсендә дә әйләнештә йөри.


Ач кабак кычкыру – кузнецки сөйләшендә килен төшкәндә егет йортының капкасын ачтыру. Кабак эс(те) – мишәр диалектының ләмбрә, хвалын сөйләшләрендә – капка төбе. Кабаг эстенә чыгу – мишәр диалектының карсун, кузнецки сөйләшләрендә капка төбенә чыгып утыру. Кабак-кура – чистай сөйләшендә капкалар, каралтылар. Кабак – стәрлетамак сөйләшендә – үр (возвышенность).


Кабак эс(те) – мишәр диалектында, аерым алганда хвалын, ләмбрә, темников сөйләшләрендә – капка төбе (место у ворот).


Кабаг эстенә чыгу – Карсун, кузнецки сөйләшләрендә – капка төбенә чыгып утыру (выходить вечером на посиделки у ворот).


Кабак-кура – чистай сөйләшендә – капкалар, каралтылар (ворота и надворные постройки). (4: 265)


«Капка» лексик берәмлеге географик атамалар ясауда шактый актив кулланыла: Такталачык капкасы – Актаныш районы Чалманарат авылы янындагы урын атамасы. Зират басу капкасы – Актаныш районы Семистрау (Өшәр) авылының басу ягындагы капкасы. Бишмунча ягы капкасы –Азнакай районы Әлкәй авылының капка атамасы. Танай капкасы – Азнакай районы Әлкәй авылы янындагы урын атамасы. Бикбау капкасы – Балтач районы Арбаш авылы янындагы урын атамасы. Информант – Гыйбадулла абзый. Ялгалы капкасы – Актаныш районы Чалманарат авылы янындагы элекке атамасы. Йугары оч басу капкасы – Семистрау (Өшәр) авылы (Актаныш районы). Зират капкасы – Әлки районы Иске Чаллы авылы янындагы капка атамасы. Мрәз капкасы – Саба районы Олы Шыңар авылы янындагы урын атамасы. Информант – С.Якупов. Му капкасы – Арча районы иске Му авылы. Бу капка Казанбаш авылыннан югарырак булган. Басу капкасы – Апас районы Иске Йомралы авылы янындагы капка атамасы. Басу капкасы – Апас районы Иске Әнәле авылы янында. Юнәлеш күрсәтә торган атама. Капка имән күле – Майна елгасы бассейны, Спас районы Иске Рәҗәп авылы янындагы күл. Капкалы куак – Буа районы Карлы авылы янындагы урын атамасы. Капкалы тау – Кама Тамагы районы Балчыклы авылы янындагы тау атамасы. Информант – Р.Төхфәтуллина. Капка чокыр тавы – Баулы районы Татар Кандызы авылы янындагы тау атамасы. Информант – Фәрдия апа. Капкалы куак – Буа районы Карлы авылы янындагы урын атамасы.


Кала капкасы – Яшел Үзән районы Мулла Иле авылы янындагы капка атамасы. Югары оч басу капкасы – Актаныш районы Семистрау (Өшәр) авылы янындагы басу капкасы. Камы капкасы – Азнакай районы Әлкәй авылы капкасы.


«Капка» лексик берәмлеге әдиплә­ребез иҗатында да шактый очрый. Гомәр Бәшировның «Җидегән чишмә» романында җил капка лексик берәмлеге бик матур һәм урынлы файдаланыла: «Гайнан зиратның өч кенә араталы җил капкасын сак кына ачып эчкә керде».


Мөхәммәт Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә» повестенда капка лексик берәмлеге еш кабатлана: «Капка төбенә ни арада өч-дүрт хатын-кыз җыелып өлгергән, барысы да, яшь катыш елмаю белән, тыкрыктан чыгып килгән Асафны карап торалар иде». Шул ук автор «Ут чәчәге» исеме алган повестенда җилкапка лексик берәмлегеннән дә файдаланган: «Ат кузгалагын ерып, карт җилкапкага кадәр озата килде».


Фатих Хөснинең «Бер ана балалары» хикәясендә капка лексик берәмлеге болай кулланыла: «Иртән көтү куган чакларда ничек тә булса кеше күзенә чалынмаска тырыша, капкасын ача да чыгарып җибәрә иде теге өч баш вак терлекне».


Шәриф Хөсәеновның «Мәхәббәт сагышы» дип дөнья күргән повестенда мондый юллар очратабыз: «Бар өмете, бөтен хыяллары һәм ниятләре күз ачып йомганчы чәлпәрәмә килгән капка төбеннән Хәбир көчкә кузгалып китте. Елыйсы килде».


Роза Хәбибуллинаның «Мулла килене» романында басу капкасы гыйбарәсе оста сурәтләнгән: «Ирек белән Рәйсә җәяүләп басу капкасына якынлаштылар... Күңеленнән егет малайларның капка ачуларын тели, шуңа өметләнеп, кесәсенә вак акчалар да салган иде. Капка ябык, малайлар юк. «Аларның кайтасыларын ишетмәгәннәр шул ... Ирек, чемоданын җиргә куйды да, кап­ка­­ны киереп – атлы арба үтәрлек итеп ачты. – Әйдә, «килен», төкле ая­­гың белән рәхим ит безнең авылга! – Рәйсәне күтәреп ачык капкадан алып керде. – Бәхет капкасы бу, белеп тор! Без ачып керткән киленнәр бар да безнең авылга гомерлеккә кил­деләр!»


Капу, Капуг, «Татар теленең аңлат­малы сүзлеге»ндә бу лексик берәмлек «исем, искергән», дип бирелгән һәм беренче мәгънәсе – кара: «капка» дип ныгытылган. «Зиндан капусы янында ук бер төнге каравылчы солдат стенага сөялеп гырылдап йокламакта иде». Ш.Мөхәммәдев.


Икенче мәгънәсе – кара: капкач дип җибәрелгән. «Тәрәзәмнең капусына Моңлы кош килеп кунган». Җыр. (1, 2 т: 17).


Төзүче-авторы Адлер Тимергалин булган «Миллият сүзлеге: Аңлатмалы сүзлек»тә: «капу, капуг» – борынгы төрки дип бирелгән һәм беренче мәгънәсе болай аңлатылган: «Капка. Кап/кап – а ябу, каплау фигыленнән». (Р.Әхмәтҗанов) // Күк капусы ачылу (күк кабагы ачылу – метеор яңгыры, йолдыз яңгыры; ләкин электә төньяк балкышының гына күк капусы ачылу дип аталган булуы бик мөмкин, сүзнең бу мәгънәсе 1966 елгы «Татарча-русча сүзлек»тә дә теркәлгән). Шуңа бәйле рәвештә капу сүзе «бәхет капкачы ачылу» мәгънәсен дә белдергән.


Электә ай шикелле түгәрәк итеп ясалган капканы «айкапу» дип атаганнар. «Үзе өчен бер кемсә хәер сорашмактан бер капу ачса, Алла хәзрәтләре ачар аңа фәкыйрьлектән җитмеш капу». Муса Акъегет.


Икенче мәгънәсе. Борынгы төрки­чәдә идарәченең кабул итү бүлмәсе. // Капуг башчысы – борынгы чорда ханның кабул итү эшләрен оештыручы. Аны «капуг башлар» һәм «капуг ил башы» дип тә йөрткәннәр.


Тагын кара: «Кабак». (3: 227)


Капу берәмлеге белән географик атамалар аз. Шулай да берничә генә булса да очрады: Капу – Кама елгасы ярындагы кечерәк кенә калкулык. Чаллы шәһәре янындарак. Капу елгасы – Ширәмәт елгасы бассейнында. Капу күпере – Әтнә районының Ябынчы авылы янындагы элекке күпер.


Бу лексик берәмлек төрки халык­ларда шактый очрый. Төрек телендә – капу; кырым татарлары телендә – капу, хапу «ишек, капка; император сарае ишеге» дигәнне аңлата. (Радлов, II: 414-415, 1693). Татар теле лексик берәмлекләргә бик бай. Бу мәкаләдән күренгәнчә, капканың да әйтелеш вариантлары, мәгънәләренең дә төрлелеге күренә.


008


Биектау районы


Биектау районы


Биектау районы

Биектау районы


Биектау районы

Биектау районы


Биектау районы
Биектау районы



dsc04883


Арча районы, Утар-Аты авылы


Арча районы, Утар-Аты авылы
Әлмәт районы, Габдрахман авылы
Әлмәт районы, Габдрахман авылы
Әлмәт районы, Югары Мактама авылы Әлмәт районы, Югары Мактама авылы
Казан шәһәре, Залесный
Казан шәһәре, Залесный

____________________________________________


Чыганаклар


1. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – II т. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1979.
2. Бурганова Н.Б. О системе народного праздника джиен у казанских татар (исследование и приложение) // Исследования по исторической диалектологии татарского языка. – Казань, 1982. – С.20-67.
3. Миллият сүзлеге: Аңлатмалы сүзлек. Төзүче-авторы Адлер Тимергалин. – Казан: Мәгариф, 2007.
4. Татар теленең зур диалектологик сүзлеге. – Казан: Татар кит. нәшр., 2009.
5. Радлов В.В. Опыт словаря тюркских наречий. Т. II. – СПб., 1899.


Фотолар «Тартарика. Этнография» атласыннан, Ф.Вәлиевнең «Татарский народный орнамент»,  «Народное декоративное искусство Татарстана» китапларыннан һәм КФУ доценты Җәүдәт Миңнуллин җитәкчелегендә Биектау районына оештырылган археографик экспедиция вакытында Л.Гобәйдуллин төшергән материаллардан алынды.

Теги: Фирдәвес Гарипова Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру