Ярый әле фото калган...
1984 елның 16-20 нче гыйнвар көннәрендә ТАССРның Сарман районы мәдәнияте өчен истәлекле вакыйга була: биредә Татар әдәбияты көннәре уза. Әдәбиятыбызның «алтын фонды»на кергән әсәрләр иҗат иткән зур бер төркем татар язучылары район колхозларында (авылларында) балалар һәм өлкәннәр, әдәбият сөючеләр һәм аны пропагандалаучылар, китап укучылар һәм башлап язучылар белән очраша.
Районга килгән төркемдә Гариф Ахунов, Аяз Гыйләҗев, Әмирхан Еники, Ринат Мөхәммәдиев, Туфан Миңнуллин, Мәдинә Маликова, Роберт Миңнуллин, Ринат Харис, Әхәт Гаффар, Рәфкать Кәрами һәм Разил Вәлиев булса, аларны Сарманда үз язучылары Әзһәр Габиди, Хәниф Хәйруллин һәм Дамир Гарифуллин каршы ала. Язучылар Иске Кәшер (Сарман районының «Карамалы» совхозы), Кәүҗияк (Сарман районының «Коммунизмга» колхозы), Рангазар (Сарман районының «Җиңүче» колхозы), Янурыс (Сарман районының Серго исемендәге колхоз), Саклаубаш (Сарман районының «Тукай» совхозы), Азалак (Сарман районының «1 нче май» колхозы), Карашай-Саклау (Сарман районының Ильич исемендәге колхозы), Иске Дөреш (Тукай исемендәге колхоз, хәзер Тукай районына карый), Теләнче Тамак («Мәгариф» колхозы, хәзер Тукай районына карый) авылларында очрашулар үткәрә.
Истәлекле фото Казан кунакларын Сарман аэропортында каршы алганда төшерелгән. Язучылар кайчандыр Чехословакиядә эшләнеп, узган гасырның 80 нче елларында җирле авиалинияләрдә моңа кадәр очкан атаклы Ан-2 очкычын алмаштыра башлаган Л-410 самолетыннан чыкканнар. Хөрмәтле зыялыларыбызны район җитәкчелеге каршы алган. Фотодан (сулдан уңга) алар белән танышып чыгыйк әле: Җәбир Әхмәтзакир улы Кадыйров – КПССның Сарман район комитетының икенче секретаре (бүгенге көндә Казан шәһәрендә яши); Дамир Хәйрулла улы Гарифуллин (05.05.1939) – шагыйрь, галим, ул вакытта КПССның район комитеты бүлек мөдире; Рафыйк Әдһәм улы Нуретдинов (09.08.1938) – Сарман район Советы башкарма комитеты рәисе; Рәфкать Кәрами (Рәфкать Кәраметдин улы Кәрамиев, 18.02.1942) – язучы; Нәкыйф Фатих улы Вәлиев (25.04.1942) – КПССның Сарман район комитеты беренче секретаре; Ренат Харис (Ренат Мәгъсүм улы Харисов, 06.05.1941) – шагыйрь, ул вакытта «Казан утлары» журналының баш редакторы; Люция Мәснәви кызы Зиннурова (28.02.1944) – КПССның Сарман район комитеты секретаре; Кыш Бабай – Фаиз Садыйков, сәнгать мәктәбе гармунчысы; Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев (17.01.1928-14.03.2003) – язучы; Риф Нурмөхәммәт улы Нуриәхмәтов (16.06.1945) – Сарман район мәгариф бүлегенең методик кабинет мөдире; Әхәт Гаффар (Габделәхәт Габдерахман улы Гаффаров, 23.12.1948-01.01.2021) – язучы, ул вакытта ТАССР Язучылар союзының Әлмәт бүлеге җаваплы секретаре; Мәдинә Габделхак кызы Маликова (05.08.1935) – язучы; Хәниф Гыйздулла улы Хәйруллин (12.09.1931-18.06.1998) – язучы, ул вакытта Сарман районының «Ленинчы» газетасында җаваплы секретарь; Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин (01.08.1948-27.03.2020) – шагыйрь; Әзһәр Сәмигулла улы Габиди (23.09.1925-22.08.2001) – шагыйрь.
Фотосурәтне Бөек Ватан сугышы ветераны, 1943-1949 нчы елларда «Кызыл Кырым» крейсеры матросы, укытучы, 1963-1981 нче елларда «Ленинчы» газетасы фотохәбәрчесе, 1981-1986 нчы елларда район көнкүреш комбинаты фотографы Зөбәер Шәехзадә улы Шәехзадин төшерде, ә җәмәгатьчелеккә Рөстәм Зөбәер улы тәкъдим итте. Аңлатмаларны Дамир ага Гарифуллин бирде.
Назыйм Мәхмүтов
"Безнең мирас". - 2023. - №3. - Б. 100-101.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА