Ялтаның җылы хатирәсе
Яза башлаганчы, ягъни утыз яшемәчә, Иҗат йортлары турында ишеткәнем дә булмады минем. Әмма Ялта, Сочи кебек курортларны илдә һәркем белә иде. Бу җирләрнең тарихы миңа, бер яктан, мәгърур Алтын Урданың кыйпылчыгы, бабаларымның Кырымдагы дәүләте буларак якын булса, икенчедән, мин яшәгән Үзбәкстанда Сталин сөргән кырымтатарлар күп иде һәм алар еш кына, мавыктыргыч та, кызыктыргыч та итеп туган яклары – Кырым, Ялта, Күктүбә, Массандра йөземнәре, Карлыгач оясы, Воронцов һәм Ливадия сарайлары, диңгез буе, Бакчасарайдагы хансарай һәм Пушкин мәңгеләштергән фонтан турында сөйләде. Хәзер үк юлга җыенып чыгып китәсе, бу хозурлыкны үз күзләрең белән күрәсе килә иде!
Мәгълүм ки, әлеге шәһәр-портның тарихы бик ерак гасырларга барып тоташа. Риваятьләргә ышансаң, аны I гасырда греклар ача, аннары, дәүләтләре чәчәк аткан чорда, бирегә Венеция, Генуя халыклары килеп урнаша, бервакыт хәтта әрмәннәр дә төпләнергә ниятләп карый. Кырым ярымутравы иң күп вакыт госманлылар кулында була. Аңарчы Кырым ханлыгы мөстәкыйль татар дәүләте сыйфатында яши.
Каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 75 ел тулу кичәсе. Сулдан уңга: шагыйрь Зәки Нури, шагыйрь Мөхәммәт Садри, прозаик Гариф Ахунов, КПСС өлкә комитеты сәркатибе Мирзаһит Вәлиев, калмык шагыйре Давыт Көгелтдинов. 14 февраль, 1981 ел
Без яшь чакта ук: «Сугышка кадәр Ялтада, Кырымда татарлар бик күп яшәгән», – дип сөйлиләр иде. Карт язучылар бәян кылганча, элек биредә духаннар, чәйханәләр, базарлар гөрләп торган, шашлык кыздырганнар, шәраб агызганнар, чибәрәк пешергәннәр (чибәрәк – кырым татарларының иң танылган ризыгы). Ялта, аның шәһәр читендәге беркатлы йортлары шау чәчәк арасында утырган, базар киштәләре сый-нигъмәтләрдән (яшелчә, җиләк-җимеш, шәраб, сыр, сөт ризыклары һ.б.) сыгылып торган. Ялта – узган гасырның беренче чирегендә байлык, муллык сүзенә тиң саналган, бәяләр бик арзан булган, шуңа күрә язучылар бу Иҗат йортын бик нык яраткан.
Сталин каләм әһелләре өчен Ялтаның үзәктәге, тау өстендәге иң матур урынын – вакытында сәнәгатьче һәм меценат Антон Максимович Эрлингер утарына кергән җирләрне бүлеп биргән.
Моннан яр буена ун минут эчендә төшеп җитәргә мөмкин, дөрес, кире менгәндә күбрәк вакыт сарыф ителә. Шәхси бакчалар арасыннан бормаланып аккан сукмак буйлап атлаганда кипарислар, чинар агачы, хуш исле талгөл, зелпе, артыш куаклары хәерле сәфәр теләп кала.
Утарның элекке хуҗасын телгә алмасаң ярамас. Ни дисәң дә, без, язучы халкы, әзергә-бәзер килеп утырдык: гаҗәп матур ике йортка, бакчага, паркка 1934 елда (Язучылар берлеге төзелгән вакыт) нибары утыз алты яшь кенә була әле! Бакчаларның, паркның иң җитешкән, иң гүзәл чагын хәтта хуҗа үзе дә күреп калырга өлгерми, 1910 елда бакыйлыкка күчә. Кем белә, инкыйлабка кадәр үлүе белән, бәлки, бик бәхетледер дә әле ул – күпме көч түгеп тудырылган байлыгының бер мизгелдә чит кулларга күчеп, таланып-таратылып бетәсен белми китә.
Бирегә тәүге кат 1975 елның көзендә аяк бастым мин һәм әүвәлге күрүемдә үк Язучылар йортына да, Ялтаның үзенә дә мәңгегә гашыйк булдым. Төзүче буларак, биналарның шулкадәрле матур һәм табигый рәвештә тирә-юнь мохит куенына кереп утыруы да әсир итте мине. Эрлингерлар милке язучылар кулына тапшырылганчы биредә капиталь ремонт ясалган, бүлмәләр үзгә төрле итеп бүленгән – каләм әһелләренә элеккеге йорттан холлга һәм коридорга нур сипкән люстралар, авыр бронза тоткалы нык имән ишекләр һәм керү юлында каршы алган таш арысланнар гына кала. Мөгаен, эчке байлыкны – мебель, көзгеләр, картиналар, келәмнәр, рояльләрне – дәүләт дачаларына, совет чынбарлыгы оеша башлаганда ук котырып үрчегән «яңа хуҗалар» «кесәсенә» күчергән булганнардыр.
Тау сыртына салынган йортның алгы ягын, мәһабәт холлын һәм киң баскычларын Италия архитекторлары уйлап тапканча кагылгысыз калдырганнар. Холлда да, кайбер бүлмәләрдә дә иске Венеция пыяласыннан ясалган тәрәзәләр дә сакланган иде әле. Аның каруы, эчке мәйданны хәл кадәри гади һәм уңайлы итәргә тырышканнар – коридор буйлап кызыл келәм җәелгән, аның ике як-ягына бүлмәләр тезелгән. Бүлмәләре зур, иркен, әмма юынгычтан кала һичнинди шартлар тудырылмаган: бәдрәф белән душ – коридорның икенче башында. Өстәге каттагы бүлмәләрнең иркен верандалары да бар иде, анда чыгып бассаң, диңгез, яр буе, кипарис бакчасы, чатырлар – уч төбеңдә кебек күренә, бу чатырларны шагыйрьләр аеруча якын итте – анда рәхәтләнеп иҗат итә иде алар. Парк үзенең кипарис аллеялары, мәңге яшел савыр-чинарлары, исемен беркем дә белмәгән башка бик күптөрле кыргый агач-куаклары белән дан тотты. Төп корпусның торак канатын сусыл яфраклы куаклар урап алган иде – лавр агачы белән иң беренче кабат шулай таныштым, һәрнәрсәнең кадерен белгән каләм әһелләре аны кыш өчен җәй кызуында ук җыеп кайталар иде.
Язучыларны шулкадәр ихтирам иткән, аларга кеше ышанмас күләмдә гонорарлар түләгән И.В.Сталин, шулай да, ни өчен Ялтадагы иң яхшы урыннарны актёр һәм киночыларга биргән соң? Әһле каләм бу сорауга җавап эзли-эзли гаҗизләнеп бетте. Дөрес булса, илбашы: «Монда тыныч, күп санлы бакчалар һәм парклар аларны яр буеннан килгән тавышлардан саклар, иҗат итәргә берни дә комачауламас», – дигән ди. Һай шушы сүзләре өчен язучы халкы үпкәле иде аңа! Актерлар йорты чын-чынлап оҗмах бакчасында урнашкан бит, биналары да элеккеге Романовлар утары, өстәвенә, пляжлары да бар. Ә без, «бичаралар», кызу көндә су коеныр, кызынып алыр өчен төчкергән саен ватыла торган автобуска дыңгычланып, «синематографчылар» комлыгына кадәр йөреп «иза чигәргә» мәҗбүр идек. Язучылар тынычлык урынына бик теләп шау-шулы диңгез ярын сайламасмы икән, дигән уй И.В.Сталинның башына да килеп карамаган, ахры.
Янкормалар аркасында шактый тарайган, ә СССР таркалганнан соң гел кадерсезгә әверелгән паркта бер бик үзенчәлекле, зур, кеше буендагы йомры таш бар. Ялтаны Владимир Луговской дигән күренекле шагыйрь дә үз күргән, яраткан. Сугышка кадәр дә, сугыштан соң да бирегә килеп иҗат итә торган булган ул, алай гына да түгел, үзе исән чагында ук шундый (бер карашка сәер) васыять әйтеп калдырган: үлгәннән соң йөрәгем парк уртасындагы зур йомры таш эченә урнаштырылырга тиеш, дигән. Туганнары, дуслары, Язучылар берлеге әлеге васыятьне үтәгән: 1957 елда вафат булган шагыйрьнең йөрәге махсус савытка салынып Иҗат йорты паркындагы ташка урнаштырылган, өсте түгәрәк бронза барельеф (диаметры – 12 сантиметр) белән капланган, анда әдипнең исеме, фамилиясе, туган һәм җан тәслим кылган еллары язылган. Нинди шәп һәйкәл бит, ә! Әле совет заманында ук аны куптарып алырга маташучылар да табыла үзе... Бәхеткә, ниятләрен тормышка ашыра алмыйлар, куәтләре җитми – бераз кырыен гына китәләр.
...Мине, күп язучылардан аермалы буларак, үз комлыгыбыз булмау һич борчымады. Киресенчә, танылган кино һәм театр актерлары белән бергә кояш астында кызынып ятуны бәхет санадым. Биредә мин Сергей Шәкүров белән таныштым, яшь булына карамастан, шактый дәрәҗәле чагы иде инде аның. Леонид Филатов белән урыннарыбыз ике көн рәттән янәшә туры килде. Никадәр генә гаҗәп тоелмасын, татар халкының танылган җырчысы Илһам Шакиров белән дә тәүге кабат шушы комлыкта очраштым. Ул мине Иҗат йортында яшәп тә диңгез ярына йөрергә яратмаган Әмирхан Еники янына алып керде, Ялтада «Ницца» кабаре-варьетесы барлыгын әйтте, анда кордебалетта таныш кызлары бии иде аның (минем «Ранняя печаль» исемле романымда әлеге «Ницца» турында әйтелеп кителә). Әлбәттә, бик аралашучан, сөйләшергә яратучан кеше буларак, тагын да күбрәк шәхесләр белән танышырга, әңгәмәләшергә мөмкинлегем бар иде. Әмма... Ялтада да, башка Иҗат йортларында да мин фәкать... бертуктаусыз эшләдем, эшләдем! Пляжга сирәк йөрдем. Әдәбиятка шактый соң килгәнлектән, миңа, ким дигәндә, яшьтәшләремне куып җитәргә кирәк иде, ә алар бишәр-алтышар китап чыгарырга өлгергән иде инде. Дус-ишләр белән диңгез ярына төшсәк, бер-ике сәгатьтән китү ягын карый идем инде, иң әүвәл, нигездә, җәяүләп, базарга барам, аның янындагы тирән таш подвалда Ялтадагы иң борынгы духаннарның берсе урнашкан иде. Хуҗа кеше – күн жилетлы, башына кызыл төрек фәсе кигән, авызына төребкә капкан (нәкъ кинодагы пират яисә юлбасар инде менә!) карт грек һәрвакыт ачык йөз белән каршы ала. Ул салып биргән бер-ике савыт шәрабны каплап куям да... Иҗат йортына кайтып эшлим.
...Берсендә Ялтада миңа бер үк кешеләр өчен ике атна эчендә ике тапкыр табын җәяргә туры килде. Бу турыда язмый калу ярамый. Киләчәктә иң танылган бәяным булачак «Игълан буенча танышу» дигән әсәремне яза башлаган чагым. Сюжет нигезенә туганым белән чын-чынлап булган вакыйга кереп ятты, шуңа күрә миңа әллә ниләр уйлап чыгарырга туры килмәде, каһарманнар күз алдымда басып торганлыктан, әсәр үзеннән-үзе язылды. Валлаһи, дип әйтәм: нотариусның прототибы булган туганыма караганда, әдәби каһарманым якынрак миңа, әмма тормышта җиңел юллар гына эзләгән туганым һәм ул күргән чып-чын хәл булмаса, кызыклы, үткен, мавыктыргыч әсәр дә иҗат ителмәс иде. Күп кенә укучылар шушы бәяннан чыгып, минем сурәтемне дә төзеп карады, алар фикеренчә, мин дә, һичшиксез, җор телле, шаян, көлеп-уйнап кына йөрүче бер кемсә булырга тиеш идем. Әмма әсәрдә китерелгән игъланда шундый юллар бар: «Гаилә бәхете эзләгән әфәнде, хатын-кызлар артык югары таләпләр куеп, соңрак үкенмәсен өчен, алдан ук кисәтеп куя: бии дә белмим, сөйләшергә дә маһир түгелмен». Мөгаен, бу юллар үземә дә туры киләдер.
Совет заманында язучыларны еш кына һәртөрле очрашуларга йөртәләр иде. Шагыйрьләргә, юмор-сатирачыларга халык алдында чыгыш ясау җиңел, халык әдәбиятчыларны, тәнкыйтьчеләрне, прозаикларны тыңларга бик яратмый, шәхесе кызык булса гына сорауларын яудырырга мөмкин; юк икән, һәммәсенең берьюлы йокыга китәсен көт тә тор. Ташкент язучыларын бик еш Сәмәрканд, Бохара, Фирганәгә очрашуга чакыралар иде, хезмәтенә күрә хөрмәте (матди дә, рухи да) булганга күрә, әдипләр андый очрашулардан читтә калмаска тырышты. Мин дә шул исәптән.
Укучы алдына ни сөйләргә? Бу сорау шактый озак гомер йөдәтте. «Игълан буенча танышу» язылу белән, очрашуымның шәкеле дә туды, аны төзегәндә театр, режиссура белән таныш булуым ярап куйды: бәянның иң уңышлы биш-алты урынын сайлап алып, аларын укыйм, калган өлешенең эчтәлеген генә сөйләп чыгам – һәммәсе дә утыз-кырык минутка җыела, әмма, кирәк булганда, бер сәгатькә дә сузарга мөмкин иде. Укый башлыйм гына – Җванецкий яисә Задорнов концертымыни! – халык егылып көләргә тотына. Чыгыш ясарга тиешле чираттагы кешеләргә шактый кыенга туры килә иде, шуңа күрә, озакламый, минем белән бергә очрашуга йөрергә теләүчеләр саны бермә-бер кимеде.
Инде әлеге бәяным язылган чакка, Ялтага кайтыйк – анда безне кызыклы вакыйгалар һәм алардан да кызыклырак шәхесләр көтә. Ул җәйдә Ялтага бик күп татар-башкорт язучысы килде, араларында күренекле Зәки Нури да бар иде. Кыяфәте гаярь: үзе бик еш искә алырга яраткан Муса Җәлил әйтмешли, киң күкрәкле, тимер бәдәнле... Шул ук вакытта алманнарга тартым чалымнары да бар иде аның: сипкелле, җирәнрәк чәчле, өстәвенә, алман телен дә ярыйсы гына сукалый.
Ул астма чиреннән газап чикте. Әмма шушы күңелсезлеген дә шаяруга бора белә иде, берсендә миңа: «Интектерепләр бетерә шушы Әсмабикә, суларга ирек бирми», – ди бу. Аңламый торам. Астмасын да Әсмабикә дип яратып әйтүе икән лә! Зәки Нури – танылган җәмәгать эшлеклесе иде, озак вакыт Татарстан Язучылар берлеген, «Казан утлары» журналын җитәкләде, Татарстан Югары Советы депутаты булды.
Кичке ашка кадәр дә, кичке аштан соң да татар-башкорт язучылары уратып ала иде аны, шундый вакытларның берсендә мин кыенсынып кына якынлаштым да: «Мөхтәрәм Зәки әфәнде, мин сезне һәм сезнең дусларыгызны иртәгә кунакка чакырырга телим. Ачуланмасагыз, яңа бәянымны да укып китәрмен», – дидем. (Иҗат йортында яңа гына табадан төшкән әсәреңне бер-береңә уку гадәте бар иде.) Дөнья колакларын тырпайтты. Бер мизгелгә сузылган тынлыкны шагыйрь тиз арада, кинәт уянып киткәндәй, өзеп ташлады, утыз ике тешен күрсәтеп елмайды да: «Син, саранланып кына авыз чылата торган үзбәкләр янында йөргән кеше, татар-башкорт әдипләренең тамакка нык икәнен белмисеңдер әле... Азык-төлек мул булса, һичшиксез, килербез», – диде. Ул соңгы сүзләрен әйткәндә якын-тирәдәге әдипләр елмаеша-көлешә башлаган иде инде.
Бүлмәмнең киң верандасына унбишләп кеше сыя, көне җиткәч, шәрабханәдә эшләүче егетләр-кызлар ярдәменнән ташламады – өстәле дә, урындыклары да, эскәтере дә, савыт-сабасы да табылды, калган кирәк-яракны базардан сатып алдым. Кунаклар җыелышып беткәч, Зәки Нури, күзләре балкыган килеш, үзен барыбер җитди тотарга тырышып: «Чын татарча булган бу. Яхшы! Эчемлек җитәргә тиеш», – диде дә, түргә, коньяк янына узды (астмасы аркасында мин аның коньяк кына эчкәнен белә идем). Кунаклар утырышты, яшьрәкләре чәркәләрне тутырышты. Бер эчеп куйдык, ашадык, тагын бер эчеп куйдык. Табын ямьләнеп, җанланып китте. Шулвакыт Зәки Нури янә сүз алды: «Дуслар, онытмыйк әле – без бирегә сыйланыр өчен килмәдек, яшь каләмдәшебезнең яңа иҗат җимешен тыңлар өчен килдек. Тагын бер чәркә капласак, йомшарырбыз да, әсәр кайгысы калмас бит».
Укырга керештем. Бәян озын иде. Кешеләрне нигъмәт тулы табын алдында озак азаплап тотарга ярамый иде. Радиода күптапкыр чыгышлар ясаганга күрә ык-мык килеп тормадым тагы. Әсәремнең язылган кадәрен укып бетергәннән соң бүлмә алкышларга, котлауларга күмелде, табын кабат җанланды, халык аракы-шәрабка үрелде, савытларны тутыра башлады... Әмма түр яктан килгән тавыш шау-шуны тиз бүлде: «Туктагыз әле, туктагыз! Мактауларыгызны баса төшегез. Бу ахырынача язылмаган бит. Без әдәбиятка килеп кенә кергән чакта Кави Нәҗми: «Әсәрне башлау җиңел ул, тәмамлау авыр», – ди торган иде. Яшь кеше... – Аның тавышы тагын усалланды. – Сез ни оятыгыз белән безгә, аксакалларга, соңгы ноктасы куелмаган әсәр укырга җөрьәт иттегез? Мондый хәлнең татар әдәбиятында булганы юк иде әле! Шуңа күрә, ачуыбыз басылсын, гафу итик, дисәгез, калган ике атна эчендә бәяныгызны язып бетерергә һәм тагын бер табын җәеп, янә безне чакырырга киңәш итәм. Ялта белән дә шулай саубуллашырбыз! Хак әйтәмме, әфәнделәр?»
Ул көнне без татарча гына сөйләштек. Зәки Нуриның бу тәкъдимен, әлбәттә, һәрберебез хуплады – бигрәк рәхәт, матур утыра идек шул, мөгаен, бу кичәне озаграк сузарга, мөмкин булса, кабатларга теләүчеләр байтак булгандыр. Янәшәмдә утырган Нәби Дәүли шулвакыт колагыма иелде: «Зәкине мондый күңелле халәттә күптән күргән юк иде инде, бу кичәне оештырып, бик яхшы эшләгәнсең, шәп утырабыз».
Зәки Нуриның сүзләре шаяру булуга карамастан, мин аларны җитди кабул иттем – әйткәне хак иде чөнки, аннары, милләттәшләрең тагын бер җыелып кунакка киләм, дип торганда, кем баш тартсын инде?
Комлыкка йөрүдән гомумән туктадым мин, диңгез ярын ураулар да кими төште, хәтта Эдуард Топольнең «Би-би-си» радиосы тапшырган «Журналист для Брежнева» исемле яңа романын да тыңламый башладым, яздым, яздым һәм... мәҗлес башланырга ике сәгать кала, ниһаять, бәянымны тәмамладым. Аңарчы яңа танышларымның һәр көн саен: «Эшләр ничек бара?» – дип кызыксынуларын онытырлыкмыни! Бу вакыт аралыгында бик күпләрнең илһам һәм уңышлар теләвен сизеп-тоеп тордым. Бәянны яхшы кабул иттеләр, кичә җыр-моң белән үрелеп барды. Без төн уртасы җитмичә аерылыша алмадык.
Әсәрнең язмышы бик бәхетле булды. Ул Совет илендә басыла килгән бихисап газета-журналларда, китапларда, томлыкларымда урын алды. Мине иң куандырганы: 1998 елда, ниһаять, татарчага тәрҗемә ителеп, «Казан утлары»нда дөнья күрде. Соңрак әлеге әсәр буенча Ркаил Зәйдулла пьеса язды. Спектакле бүген дә әти-әниемнең туган яклары булган Оренбургта, Минзәләдә күрсәтелә, дип беләм.
___________________________________________
Редакциядән: Күренекле әдип, журналыбызның авторы, җәмәгать эшлеклесе Рауль Мирсәет улы Мирхәйдәровка 17 ноябрьдә – 75 яшь! Аны шушы күркәм гомер бәйрәме белән ихлас котлыйбыз, сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез!
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА